2015 елның 20 августы көнне үткән утырышта бәяләүчеләр Союзы коммерцияле булмаган оешмаларының III республикакүләм форумы нәтиҗәләре турында фикер алышынды.
Идарәчелек әгъзаләре партнерлыкның II-III кварталындагы иҗтимагый-һөнәри исап-хисабы тыңланылды, Партнерлыкның үсеш стратегиясе сораулары аралды.
Утырышта шулай ук Партнерлык Уставы проекты яңа редакциясендә каралды.
ТР Бәяләүчеләр союзы президенты Андрей Лисичкин һәм башкарма директоры Олег Булгаков 2015 елның 19 августы көнне коммерцияле булмаган оешмаларының III республикакүләм форумының пленар утырышында катнаштылар. Утырыш вакытлыча ТР Президенты вазифаларын башкаручы Рөстәм Миннеханов катнашында узды. Ул чыгышында коммерцияле булмаган оешмаларының гражданлык җәмгыятендә мөһим роль уйнавын билгеләп үтте. Бәяләүчеләр Союзы коммерцияле булмаган оешмаларының иң яхшы эш күрсәткән вәкилләренә бүләкләр тапшырды.
2015 елның 18 августында ТР Бәяләүчеләр союзының башкарма директоры Олег Булгаков бәяләүчеләр Союзы коммерцияле булмаган оешмаларының III республикакүләм форумы эшендә катнашты. Ул анда “2030 стратегияләрен тормышка ашыруда коммерцияле булмаган оешмаларның эксперт ресурслары” темасына чыгыш ясады. Аның чыгышы һөнәри һәм дәүләт хезмәте күрсәтүнең нәтиҗәсен яхшырту үзенчәлекләре турында булды.
2015 елның 13 августында сайлау алды кампаниясе ксаларында министр Азат Хамаев Минзәлә районының Кәдрәк авылында гражданнар җыелышында катнашты.
Җыелышта Минзәлә муниципаль районы хакимияте башлыгы А. Сәләхов, Кәдрәк авылы җирлеге башлыгы Х. Нәбиуллин катнаштылар.
Халык белән очрашуда Азат Хамаев авыл халкын 2015 елныэ 13 сентябре көнне узучак сайлауларда актив катнашырга чакырды.
РФ Җирнаятьләр кодексына һәм РФ Административ хокук бозулар кодексынына тиешле үзгәрешләр кертелде. Межа планына, техник планга, тикшерү пктына, җир кишәрлекләрен межалау проектына яки территория картасына ялган мәгълуматлар керткән өчен, шулай ук бу документларны ясауга нигез булган сылтау документлары өчен түбәндәге җәза төрләре каралган:
Әгәр бу гамәлләр өчен җинаять эше каралмаган булса, кадастр инженерына 30 меңнән алып 50 меңгә кадәр штраф салына яки 3 елга кадәр квалификациясен югалта;
Әгәр кылган гамәлләр гражданнарга, оешмаларга яки дәүләткә зур зыян китерә икән, кадастр инженерына 100 меңнән алып 300 меңгә кадәр штраф салына;
Бик зур зыян китергән очракта - 200 меңнән алып 500 меңгә кадәр штраф салына яки 3 елга кадәр бу хезмәтен үти алмаячак.
Татарстан Республикасының Министрлар Кабинеты тарафыннан Казан шәһәре, Космонавтлар ур., 59 адресы буенча урнашкан бинаны җылыту урынында төтен торбасын үзгәртеп кору өчен 1 400 000 сумма күләмендә акча бирү турында карар кабул ителде.
Хәзерге вакытта “Матди тәэмин итү идарәсе” ДБУ тарафыннан бу эшне башкаручы өчен аукцион үткәрү буенча әзерлек эшләре алып барыла.
“Республика мөлкәт казнасы” ДБУ тарафыннан Казан шәһәре, Ульянов Ленин ур., 22 йорт, Новопесочный ур., 44 йорт адреслары буенча урнашкан күчемсез милек объектлары тикшерелде.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча, мөлкәт файдаланыла, ләкин биналар иске хәлдә булуы ачыкланды.
“Республика мөлкәт казнасы” ДБУ Татарстан Республикасы милкендә булган “Түбән Кама автооешмасы” АҖ акцияләр пакетын сату өчен гаризалар кабул итүне дәвам итә..
Аукцион 2015 елның 17 сентябре көнне сәг. 10.00 да, Казан, Вишневский ур., 26 (аукционнар залы) адресы буенча үтә.
Җәмгыять эшчәнлегенең төп юнәлеше транспорт хезмәте күрсәтү.
Күп балалы гаиләләргә җир кишәрлекләре бирү эше нәтиҗәләре турында ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре Коллегиясе утырышында бүген министрның беренче урынбасары Сергей Демидов хәбәр итте.
Татарстан Республикасы буенча:
Күп балалы гаиләләр саны – 36 248;
Исемлеккә кертелгән – 31 403;
Җир кишәрлекләре бирелгән – 23 530 (74,93%).
Сергей Демидов, чыгышында, бүгенге көндә күп балалы каиләләрне җир кишәрлекләре белән тәэмин итү процентының кимүен азсызыклады. Ел башына 78,54% гаиләгә җир кишәрлеге бирелгән булса, бүгенге көндә бу күрсәткечләр 74,93% ка кадәр төште, диде. Районнар мәгълүматы буенча, күрсәткечләр кимүнең төп сәбәбе – өстәмә җирләрнең булмавы.
Бу − еллык планның 64 проценты
Республиканың муниципаль милке һәм җирләре белән идарә итүдән Татарстан бюджеты беренче ярты еллыкта 2 млрд 613 млн сумга арткан, бу еллык планның 64 проценты. Керемнең 45 процентын (якынча 1 млрд 174,6 млн сум) җир участокларын арендага бирү, 28 процентын (730,6 млн сум) җир участокларын сатудан кергән акчалар тәшкил итә. Быелгы керем, узган елның беренче яртыеллыгы белән чагыштырганда, 0,5 млрд сумга арткан.
Бу хакта бүген ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының коллегия утырышында министр урынбасы Рөстәм Шәмиев хәбәр итте. Утырыш ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев рәислегендә узды.
Керемнәрнең күп өлеше Казан шәһәренә туры килә. Узган елның шул вакыты белән чагыштырганда, быел Татарстан башкаласы республика бюджетына 431 милн сумга артыграк акча китергән.