Аларны җирнең кадастр кыйммәтеннән чыгып исәплиләр
Җир участокларын законсыз рәвештә үзләштергән физик затларга салына торган штрафның минималь күләме 5 мең сумга җиткән: элек ул 500 сум булган. Вазыйфаи затлар җир законнарын бозган өчен 20 мең сумнан алып, ә юридик затлар исә 100 мең сумнан алып штрафка тартылырга мөмкиннәр.
Җирләрне максатчан файдаланмаган очракта штрафлар күләме физик затларга кимендә 10 мең сумга, вазыйфаи затларга 20 мең сумга, юридик затларга 100 мең сумга төшәчәк.
Җирдән файдалану өлкәсендә хокук бозганнарны административ җаваплылыкка тартуның яңа тәртипләре быелның 20 мартыннан гамәлгә кергән.
ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы ТР тиешле вәкаләтләр нигезендә муниципаль берәмлекләренең территориаль планлаштыру документлары проектын карауда катнаша.
2015 елның 10 августына ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан тиеше тәртиптә ТР муниципаль берәмлекләренең 177 территориаль план проекты документлары каралды. Территориаль планлаштыруның 166 документ проектының 125 е хаталарсыз кабул ителде. 41 авыл генераль планы проекты тиешле төзәтмәләр кертү өчен ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгына җибәрелде.
ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы “Дәүләт тарихи-архитектуралы һәм сәнгатъ музее “Свияжск шәһәр-утравы” ТР дәүләт бюджет мәдәни учреждениесенең мөлкәт комплексын формалаштыру буенча эшне дәвам итә. Свияжск утравы заповеднигының бердәм тарихи-мәдәни ландшафт һәм архитектура ансамблен булдыру өчен бу территориядәге барлык тарихи мирас объектларын да музей комплексына берәштерү мөһим. Шуңа бәйле рәвештә 11.08.2015 көнне ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында Свияжск утравындагы мөлкәтне файдаланучы оешмаларга тапшыру сораулары каралды.
Социаль юнәлештәге коммерциячел булмаган оешмаларга ярдәм күрсәтүгә үткәрелгән Республикакүләм конкурс нәтиҗәләре буенча 19 социаль юнәлештәге коммерциячел булмаган оешмалар белән дәүләт милкеннән бушлай файдалану килешмәләре төзү килешенде. Аларга Казан шәһәре, 8 март ур., 18 адресы буенча урнашкан бинадан мебель һәм башка җиһаз, җайланмалары булган бүлмәләр биреләчәк.
ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев каршында үткән чираттагы оператив киңәшмәдә 2015 елның 7 аенда республика бюджетына кергән салым булмаган табыш буенча нәтиҗә күрсәткечләре бирелде.
Министрлыкның икътисад бүлеге белгечләре хәбәр итүенчә, 2015 елның 7 аенда республика бюджетына дәүләт мөлкәте һәм җир кишәрлекләреннән файдаланудан 555 миллион 60 мең сум акча керде. Шулай итеп, 7 айда бюджет йөкләмәсе 95,97 % ка үтәлде.
ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы йөкләмәсе буенча “Республика мөлкәт казнасы” ДБУ хезмәткәре Татарстан Республикасы буенча Дәүләт теркәве, кадастры һәм картографиясе федераль хезмәтенә 2 сәламәтлек саклау объектын Татарстан Республикасы милкенә теркәү өчен документлар тапшырды.
2015 елның 6 августында гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтү буенча мәгълумати-консультация группасы Сарман муниципаль районының Җәлил шәһәр тибындагы бистәсенең Янурусов авылына барды.
ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы муниципаль берәмлекләр белән төзелгән килешмәләр нигезендә муниципаль милек һәм җир кишәрлекләре белән идарә итүдә сату-алу эшләре буенча мониторинг үткәрү эшен дәвам итә.
2015 елның гыйнвар-июль айларында министрлык тарафыннан ТР 42 муниципаль берәмлегеннән килгән 1823 сату-алу эше буенча 840 мөрәҗәгать каралды, шуларның 809 сату-алу эше башкару килешенде. 1014 е буенча документлар кимчелекләрне төзәтү өчен кире кайтарылды.
06.08.2015 ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министрның беренче урынбасары Сергей Демидов җитәкчелегендә ТР Президенты Рөстәм Миннехановның йөкләмәсен үтәү максатыннан дару үләннәре үстерү өчен Балык Бистәсе районы территориясендәге җир кишәрлекләрен “Виватон” ЯАҖ бирү сораулары буенча киңәшмә үтте.