1. ВАЗ 21053 2006
2. Трактор МТЗ-80 1992
3. ЛАДА 210740 2011
4. ВАЗ 21093 2003
5. ВАЗ 21053 2006
6. ВАЗ 21053 2006
7. ВАЗ 21074 2005
8. ВАЗ 21074 2003
9. ВАЗ 21053 2006
10. ВАЗ 21140 2005
11. ВАЗ 21053 2006
12. ВАЗ 21053 2006
13. ВАЗ 21053 2006 г.в.
14. ВАЗ 21104 2005.
15. ВАЗ 21104 2005
16. Daewoo Nexia 2007
17. Daewoo Nexia 2007
18. ВАЗ 21093 2003
19. Хендэ Соната 2005
20. Хендэ Соната 2007
“Республика мөлкәт казнасы” ДБУ Татарстан Республикасы милкендә булган “Түбән Кама автооешмасы” АҖ акцияләр пакеты аукционга куелды.
Аукцион 2015 елның 17 сентябре көнне сәг. 10.00 да, Казан, Вишневский ур., 26 (аукционнар залы) адресы буенча үтә.
Җәмгыять эшчәнлегенең төп юнәлеше транспорт хезмәте күрсәтү.
100-процентлы пакетны сатуның башлангыч бәясе - 19 297 000 сум.
Тулырак мәгълүмат ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының рәсми сайтында, шулай ук Россия Федерациясенең сату үткәрүләр турындагы мәгълүмат урнаштыру өченwww.torgi.gov.ru рәсми сайтында.
Рөхсәт алынмый гына төзелгән шәхси йортларны теркәү проблемасы турында инде күп тапкырлар сөйләнелде. РФ Шәһәр төзелеше кодексы буенча төзелеш өчен рөхсәт алу таләбе куелган. Ләкин кайберәүләр мондый рөхсәтсез генә төзелешләрен төзиләр һәм дәүләт теркәве үткәрү вакытында проблемаларга юлыгалар. Шундый күңелсезлекләр килеп чыкмасын өчен мондый шартларны үтәү мөһим:
- Төзелеш башланганчы тиешле тәртиптә җир кишәрлеген шәхсиләштерергә;
- Төзелеш өчен җир кишәрлеге өчен рөхсәтле файдаланулы булуда тиеш;
- Төзелеш башлаганчы махсус рөхсәт алу мөһим;
- Төзелеш объекты шәһәр төзелеше нормалары белән башкарылырга тиеш.
“Республика мөлкәт казнасы ” ДБУ тарафыннан 31.07.2015 көнне Татарстан Республикасы учреждениеләренең 6 транспорт чарасын сату буенча ачык аукцион үткәрелде.
Аукционда 85 700 сумга 1 автомобиль сатылды.
ТР Икътисад министрлыгында 30.07.2015 көнне Казан шәһәрендәге җир кишәрлекләренең кадастр бәяләве барышында хокукый практикасын эффекты куллану һәм нәтиҗәләре буенча фикер алышу өчен эксперт группасы утырышы үткәрелде.
ТР Икътисад министрлыгы, ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы, ТР Иҗтимагый палаиасы, ТР Бәяләүчеләр союзы вәкилләре катнашында салым законнарына кергән үзгәрешләрнең йогынтысы сораулары буенча сүз барды.
ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары Рөстәм Мерзакреев массалы бәяләү үзенчәлекләре турында сөйләде.
2015 елның 31 июленә ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан әзерләнгән проектлар буенча Татарстан Республикасы эшмәкәрләре өчен, шул исәптән кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары өчен карьер, элемтә объектлары, юл сервисы, нефть чыгару һәм башка сәнәгать объектлары төзү максатыннан гомуми мәйданы 630 гектардан артык 340 җир кишәрлеге авыл хуҗалыгы җирләреннән төзелеш өчен яраклы категориягә күчерү буенча ТР Министрлар кабинетының 67 карары кабул ителде.
РФ Премьер-министры Дмитрий Медведев кулланышта булмаган авыл хуҗалыгы җирләрен тартып алу срокларын 5 елдан 3 елга кыскартуны тәкъдим итә.
У авыл хуҗалыгы җирләренең 60% ының РФ һәм муниципалитетлар җире булуына игътибар бирде. Медведев хакимиятләрне җирләрне активрак кулланырга таләп итте. “Җир – безгә яңа байлык бирүче безнең байлыгыбыз,” – диде ул.
2015 елның 13 августында видеоконференция режимында Август уртасында министрлык һәм мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палаталары, идарәләре (комитеты) эшчәнлегенә 2015 елның беренче яртыеллыгы нәтиҗәләре турында ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы коллегиясе узачак. Коллегия утырышында дәүләт һәм муниципаль милекнең табышлылыгын тәэмин итү, мөлкәт һәм җир кишәрлекләрен арендалау буенча бурычны киметү, ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы белән хезмәттәшлек итү турындагы килешмәләрнең үтәлеше, күп балалы гаиләләргә җир кишәрлекләре бирү, авыл җирлекләре чикләрен кадастр исәбенә кую, һәм башка төрле сораулар каралачак.
2015 елның 23 июлендә гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтү буенча мәгълумати-консультация группасы Актаныш муниципаль районына барды.
Бу чарада группа составында ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы белгече Рамил Хәбибуллин җир законнары сораулары буенча ярдәм күрсәтте.
ТР Бәяләүчеләр союзы идарәчелеге бу елны башка социаль проектлар белән бергә “Милли сәүдә маркасы” ТР ДУП белән хезмәттәшлек итүне хуплады.
Татарстан Республикасында инде узган елдан бирле ТР Президенты Рөстәм Миннеханов кушуы буенча “Татарстан Ресубликасының милли сәүдә маркасы” бренды астында ашамлык продукциясенең сыйфатын этәрү проекты тормышка ашырылып килә. Бу республикадагы яң яхшы сыйфатлы ашамлык продуктлары җитештерүчеләрне берләштерү макстыннан башкарыла.