ЯҢАЛЫКЛАР


28
июль, 2015 ел
сишәмбе

       ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында күчемсез милекне муниципаль милектән республика милкенә кабул итү, яки республика милкеннән муниципаль милеккә тапшыру сораулары буенча видеоэлемтә режимында комиссия утырышы булды. Утырышта комиссия әгъзалары белән берлектә республика муниципаль районнарның мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре Палаталары вәкилләре күчемсез милекне республика милкеннән муниципаль милеккә тапшыру турындагы 11 тәкъдиме каралды.



27
июль, 2015 ел
дүшәмбе

2013-2015 елларда муниципаль милеккә “Юл картасы” программасы буенча төзелгән 82 яңа балалар бакчасы тапшырылды.

       23.07.2015 видеоконференция режимында ТР 18 мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палаталары һәм идарәләре җитәкчеләре, шулай ук Казан шәһәренең җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре комитеты  катнашында муниципаль берәмлекләренең бюджет алдында җир кишәрлекләре һәм мөткәтне арендалау өчен түләүләр буенча бурычларын киметү сораулары буенча киңәшмә узды. Киңәшмә министр урынбасары Рөстәм Шәмеев рәислегендә үтте.

       Киңәшмә барышында һәр муниципаль берәмлек буенча бурыч җыелуның сәбәбе җентекләп тикшерелде, аларны киметү юллары каралды.

       Бурычларны киметү эше торышы яңадан август аенда үтәчәк коллегия утырышында каралачак.

 


24
июль, 2015 ел
җомга

       ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан халык ярдәмендә кулланылмый торган  яки тиешле файдаланылмый торган җир кишәрлекләре, биналарны табып, аларны кулланылышка кертеп җибәрү чаралары буенча муниципаль берәмлекләр үткәргән «Халык инвентаризациясе» акциягә нәтиҗәләр чыгарды.

   

       ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлоыгы ТР буенча Росреестр идарәсе,  Россия авыл хуҗалыгы күзәтчелеге хезмәтенең ТР буенча идарәсе, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм Алабуга районының җирле үзидарәсе органы вәкилләре белән берлектә 21.07.2015 кадастр номеры 16:18:110501:147, гомуми мәйданы 49,8 га булган, ТР, Алабуга орайоны, Поспелов авылы территориясендә урнашкан Денисов И.Н. милкендәге җир кишәрлеген тикшерделәр. Җир кишәрлеге тиешле максатта кулланылмый, күп еллык үләннәр, агачлар белән үсеп капланган. Россия авыл хуҗалыгы күзәтчелеге хезмәтенең ТР буенча идарәсе җир хуҗасына карата РФ Административ хокук бозулар Кодексының 8.7 маддәсенең 2 п. Буенча административ эш кузгатты. Бу маддә буенча хокук бозучы өчен 20 меңнән 50 меңгә кадәр штраф каралган.

       2015 елның 23 июлендә ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министр урынбасары Фәрит Мусин рәислегендә “Казан” аэропорты янында  Халыкара конгресс-күргәзмә үзәге төзү максатыннан җир кишәрлеге бирү сораулары буенча киңәшмә үтте.

       Киңәшмә барышында кызынсынучы ведомстволар белән берлектә эш планы билгеләнелде.


23
июль, 2015 ел
пәнҗешәмбе

       21.07.2015 Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсендә кадастр инженерларына закон буенча куелган таләпләргә туры килүгә имтихан үткәрелде. Кадастр инженеры булырга теләк белдергән 18 кешенең имтихан бирүгә 15 е генә килде.



22
июль, 2015 ел
чәршәмбе

      2013-2015 елларда ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан  муниципаль милеккә Татарстан Республикасының баш инвестицион-төзелеш идарәсе  учреждениесе төзегән 316 универсаль спорт мәйданчыклары тапшырылды.

       Бүген, “казан гранд отеле” нең конференц-залында “Линияле объектлар урнаштыру һәм җир астыннан файдалану үзенчәлекләрен исәпкә алып җир законнары реформасы” темасы буенча укыту семнары үтте.

       Семинарда республиканың нефть чыгару компанияләре, ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының профильле белгечләре – барлыгы 90 кеше катнашты. Семинар барышында җир законнарына кергән соңгы үзгәрешләр һәм актуаль юридик сораулар каралды.

       “Республика мөлкәт казнасы” ДБУ белгечләре ТР Тукай районының “Түбән Кама” Милли паркы территориясендәге дәүләт милке – “Миләшкәй” ял базасы тикшерелде.

       Тикшерү нәтиҗәләре буенча бу мөлкәр дини оешмалар «Возрождение» Чиркәве” һәм  «Авен-езер» Чиркәве” тарафыннан кулланылуы ачыкланды. База территориясендәге күпчелек корылмалар һәм коммуникацияләр канәгатьләнмәслек торышта.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International