ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы, Татарстан Республикасы милкендә булган «Түбән Кама автопредприятиесе» АҖ акцияләре пакетын сату буенча 05.08.2015 көнгә сәг. 10.00 билгеләнгән аукционның 1 генә катнашучы булу сәбәпле 20.07.2015 беркетмә нигезендә уздырылмавы хакында хәбәр итә.
Гамәлдән чыгару буенча комиссия 2015 елның елның июль аеның беренче яртысында 58 оешмадан килгән гариза карады. Гаризалар буенча 57 оешмага гамәлдән чыгару рөхсәте бирелде: 511 мөлкәт объекты, шул исәптән 438 берәмлек җиһаз һәм оргтехника, 56 берәмлек автотранспорт, киләчәктә эксплуатацияләүгә яраксыз мораль һәм физик яктан искергән 17 бина һәм корылма гамәлдән чыгарылды.
Укулар “Казан Арена”, “Казансу” һәм “Су полосы өчен арена” кебек өч спорт объекты катнашында иртән башланды. Биредә 3 меңнән артык кеше катнашты.
“Казан Арена” объекты командасы стадионга иртүк – 6.45 сәгатьтә килде. Иртәнге сәгать 8дә күрсәтмә бирү, МВД, МЧС хезмәткәрләре һәм тикшерүче-оештыручы постларын урнаштыру төгәлләнде. Әзерлек эшләре тәмамлануга, объектка спортчылар һәм рәсми вәкилләр килде, допинг-тикшерү пункты эшли башлады, уку кысаларында шаттллар, аеруча “Медиа” клиентлар төркемен йөртү эшчәнлеге тикшерелде.
План буенча тамашачыларны трибуналарга утырту, ярыш һәм бүләкләү тантанасы репетицияләре узды. Укулар эвакуация килеп чыгарга мөмкин булган шартларны үзләштерү эше белән тәмамланды.
Бүген ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министр урынбасары Рөстәм Мерзакреев рәислегендә ТР Президенытының вакытлыча вазифаларын башкаручы Рөстәм Миннехановның Иннополис территориясендә транспорт һәм социаль инфраструктура объектлары өчен җир кишәрлекләре теркәү буенча йөкләмәсен башкару турында киңәшмә үтте.
2015 елның 5 июнендә Казан шәһәре, Вишневский ур., 26 адресы буенча үткән аукцион нәтиҗәләре буенча 9 Daewoo Nexia автомобиленең 7 се сатылды.
Хәзерге вакытта “Матди тәэмин итү идарәсе” ДБУ транспорт бүлеге тарафыннан транспорт чараларын хуҗаларына тапшыру эше башкарыла.
ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы Казан шәһәре, Бутлеров ур., 41 адресы буенча урнашкан бинаны җир кишәрлеге белән бергә ачык формада бәясен күтәреп сату буенча аукцион игълан итте.
Башлангыч бәясе - 39 985 000 сум.
Аукцион адымы – 440 000 сум.
Аукцион үткәрү көне – 2015 елның 21 августында, сәг. 10.00 башлана.
14.07.2015 көнне Татарстан Республикасы учреждениеләренең 5 автотранспорт чарасын сату буенча ачык аукцион үткәрелде.
Узган елны файдаланылмаган 65 мең гектар авыл хуҗалыгы җирләре барлыгы ачыкланган 2014 елны ТР буенча Росреестр идарәсе тарафыннан файдаланылмаган 65 мең гектар авыл хуҗалыгы җирләре барлыгы ачыкланган. Судга кадәр хәлне көйләү нәтиҗәсендә ул 33 мең га кадәр кимеде.
Бу елны ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы ТР буенча авыл хуҗалыгы күзәтчелеге идарәсе белән берлектә авыл хуҗалыгы җирләрен максатчан файдалануны актив рәвештә контрольдә тоту эшен активлаштырды. Закон бозу ачыкланган очракта, Министрлык бу җирләрне хуҗаларыннан тартып алу хокукына ия.
Суд аркылы Питрәч һәм Тәтеш районнарындагы 55 га җир кишәрлеге алынды инде. Алар аукцион аша сатылуга куелып, сатып алырга теләүчеләр булмау сәбәпле, сату уздылырмады.
Бәяләүчеләр оешмалары "Акцепт" һәм “Бәйсез консалтинг фирмасы” ҖЧҖ - ТР бәяләүчеләр союзы әгъзаләре – Россиядәге бәяләү өлкәсендә эшләгән әйдәп баручы компанияләр йөзлегенә керделәр, ә Идел Буе федераль округында 1 һәм 9 урыннарга ия булдылар.
Тулырак мәгълүмат:
http://raexpert.ru/rankingtable/appraising/2014/tab08/
http://www.raexpert.ru/rankingtable/appraising/2014/main/
ДБУ “Республика мөлкәт казнасы” тарафыннан ТР Зәй районындагы дәүләт милкен тикшерү үткәрелде.
Тикшерү нәтиҗәсендә ТР Урман хуҗалыгы карамагындагы 2 учреждениенең гомуми мәйданы 2 489 кв.м 10 бинаның һәм җир кишәрлегенең файдаланылмавы ачыкланды.