Татарстан Республикасы Җир кодексында Дәүләт милкендәге яисә муниципаль милектәге җир кишәрлекләрен социаль файдаланудагы наем йортлары төзү һәм алардан файдалану максатларында территорияне үзләштерү өчен коммерциягә карамаган оешмаларга бирү тщртибе беркетелде.
2015 елның 09 июлендә гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтү буенча мәгълумати-консультация группасы Алабуга муниципаль районының Яковлев һәм Мортов авылларына барды.
Гамәлдән чыгару буенча комиссия 2015 елның июнендә 61 оешмадан килгән гариза карады. Гаризалар буенча 53 оешмага гамәлдән чыгару рөхсәте бирелде: 674 мөлкәт объекты, шул исәптән 609 берәмлек җиһаз һәм оргтехника, 55 берәмлек автотранспорт, киләчәктә эксплуатацияләүгә яраксыз мораль һәм физик яктан искергән 10 бина һәм корылма гамәлдән чыгарылды.
ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы “Линияле объектлар урнаштыру һәм җир астыннан файдалану үзенчәлекләрен исәпкә алып җир законнары реформасы” темасы буенча семинар узачагы турында хәбәр итә. Семинарны “ТР Җир мөнәсәбәтләре үсеше үзәге” ААҖ үткәрә.
Семинар барышында җир законнарына кергән соңгы үзгәрешләр һәм актуаль юридик сораулар каралачак.
ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы хәбәр итә, 10.07.2015 көненә билгеләнелгән Питрәч муниципаль районындагы тиешле срокта кулланылышта булмаганга күрә хуҗасыннан алынган гомуми мәйданы 25 га авыл хуҗалыгы җирләре сатып алу өчен теләк белдергән гаризалар булмау сәбәпле уздырылмады.
РФ торак төзелеше үсешенә йогынты ясау Федераль фонды белән үзере хезмәттәшлек итүдә Казан шәһәрендәге күп балалы гаиләләргә бирү өчен Биектау районының Дачный бистәсендәге 521,5 га мәйдандагы җир кишәрлекләре белән идарә итү буенча вәкаләтләре Татарстан Республикасына бирелде.
ТР Җир Кодексы нигезендә, күп балалы гаиләләргә җир кишәрлекләре бирү эшен җирле үзидарә органнары башкара.
Хәзерге вакытта ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы Казан шәһәрендәге күп балалы гаиләләргә бирү өчен 521,5 га мәйдандагы җир кишәрлекләре белән идарә итү өчен вәкаләтләрне Казан җирле үзидарәсенә тапшыру эшен башкара.
Бүген, 2015 елның 08 июлендә, ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләрендә министрның беренче урынбасары Сергей Демидов җитәкчелегендә кызыксынучы яклар белән Татарстан Республикасының Идел-Кама бассейнында эчке һәм чыгып йөрү туризмын үстерү проекты кысаларында инвестиция проекты “Нариман” туристик-рекреацион кластеры урнаштыру өчен Югары Ослан муниципаль районы тәкъдим иткән 60 га мәйданлы җир кишәрлеген билгеләү һәм закон буенча тиешле категориягә күчерү тәртибен билгеләү максатыннан киңәшмә үтте.
Су төрләре буенча дөнья чемпионаты алдыннан “Матди тәэмин итү идарәче” БДУ тарафыннан ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы гаризалары буенча Идел һәм Казансу елгалары акваторияләрен тикшерү өчен су төре транспорты белән тәэмин итә.
Җир кишәрлекләре бәясен күтәрү юлы белән сату буенча үткәреләчәк аукционга гаризалар кабул итүне дәвам ителә.
Аукцион 2015 елның “10” июле көнне Казан шәһәре, Вишневский ур., 26 адресы буенча үткәрелә. Аукционда Питрәч районының Крән-Сәрдә авылы территориясендәге авыл хуҗалыгы җирләре сатыла. Сатуга һәрберсе 50 000 кв м мәйдандагы 5 җир кишәрлеге сатыла. Башлангыч бәяләре 937 000,00 сумнан башланып, адым саен 32 795,00 сумга арта бара. Тулырак мәгълъмат Министрлык сайтыныж «Аукционнар һәм конкурслар» бүлегендә.
ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев каршында үткән чираттагы оператив киңәшмәдә 2015 елның 2 кварталында республика бюджетына кергән салым булмаган табыш буенча нәтиҗә күрсәткечләре бирелде.
Министрлыкның икътисад бүлеге белгечләре хәбәр итүенчә, 2015 елның 6 аенда республика бюджетына дәүләт мөлкәте һәм җир кишәрлекләреннән файдаланудан 418 миллион 410 мең сум акча керде. Шулай итеп, 2 кварталда бюджет йөкләмәсе 187,07 % ка үтәлде.