“Матди тәэмин итү идарәсе” ДБУ транспорт бүлеге тарафыннан 14.08.2015 көнне “Республика мөлкәт казнасы” ДБУ узачак аукционга әзерлек эшләре алып барыла.
Аукционга “Матди тәэмин итү идарәсе” ДБУ ышанычлы сакланышына тапшырылган 9 транспорт чарасы куелачак:
1. Хендай Соната (2005);
2. Фольксваген Пассат (2004);
3. Ваз-2114 (2006);
4. ВАЗ-2114 (2007);
5. Ниссан Тиана (2006);
6. Фиат Албеа (2008);
7. Фиат Албеа (2008);
8. Тойота Авенсис (2005);
9. Чери А15 (2007).
“Республика мөлкәт казанасы” ДБУ тарафыннан ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы кушуы буенча күчемсез милек объектларыннан файдалану буенча тикшерү үткәрде. Биектау районының Усад авылы, студентлар ур., 5, һәм Казан шәһәре, Чебакса авылының Заводская ур., 1 адресы буенча урнашкан объектлар тикшерелде.
РФ Торак Кодексының 91.14 маддәсе нормалары буенча, Түләүле фатирлар бирүчеләр тарафыннан гражданнарның гаризаларын исәптә тоту тәртибе РФ дәүләт хакимияте субъектлары тарафыннан билгеләнә.
ТР “Торак фондының социаль файдаланышлы фатирларын түләүле тору килешмәләре буенча фатирләр бирү турындагы” 16.03.2015 № 13-ЗРТ 3 маддәсе нормалары нигезендә социаль файдаланышлы фатирларны бирү турындагы гражданнар гаризалары исәбен алып бару вәкаләтләре ТР МК беркетелгән.
Тәртиб белән гражданнарга гаризаларны кабул иткән вакытта консультация бирү процедурасы, документлар исемлеге, гариза кабул иткәндә кире кагу нигезләре билгеләнелгән.
ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы муниципаль берәмлекләр белән төзелгән килешмәләр нигезендә муниципаль милек һәм җир кишәрлекләре белән идарә итүдә сату-алу эшләре буенча мониторинг үткәрү эшен дәвам итә.
2015 елның гыйнвар- июнь айларында министрлык тарафыннан ТР 40 муниципаль берәмлегеннән килгән 1570 сату-алу эше буенча 729 мөрәҗәгать каралды, шуларның 657 сату-алу эше башкару килешенде. 859 ы буенча документлар кимчелекләрне төзәтү өчен кире кайтарылды.
Исегезгә төшерәбез, 1 марттан дәүләт һәм муниципаль милектә булган җирләрне, шәхси милектәге җирләрне яңадан бүлү нәтиҗәсендә алырга мөмкин. Гади генә итеп әйткәндә, бакча яки йорт янындагы беркем тарафыннан да файдаланылмаган җирләрне рәсмиләштерергә мөмкин. Ләкин яңадан җирләрне билгеләү процедуралары күп сораулар тудыра. Мисал өчен, файдалану рөхсәте төрле булган җирләрне яңадан бүлеп алып буламы? Нинди документлар кирәк? Ничек кадастр исәбенә куярга? Эшләрнең башы муниципаль берәмлекләрнең башкарма комитетлары аша булганга күрә, ТР буенча Кадастр палатасы муниципалитет хезмәткәрләре өчен июль аенда укыту семинары үткәрә. Семинар шартлары, анда ничек катнашу турында kadastr.tatarstan.ru сайтында танышырга була.
ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы хәбәр итә, 03.07.2015 көненә билгеләнелгән Тәтеш муниципаль районындагы тиешле срокта кулланылышта булмаганга күрә хуҗасыннан алынган авыл хуҗалыгы җирләре - 16:38:030601:570 кадастр номерлы 30 га җир кишәрлеген сату буенча аукцион алырга теләк белдергән гаризалар булмау сәбәпле уздырылмады.
ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы ТР тиешле вәкаләтләр нигезендә муниципаль берәмлекләренең территориаль планлаштыру документлары проектын карауда катнаша.
2015 елның 6 ае нәтиҗәләре буенча ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан тиеше тәртиптә ТР муниципаль берәмлекләренең 92 генераль план проекты каралды. Территориаль планлаштыруның 85 документ проекты расланды, шул исәптән 5 авыл генераль планы. 7 авыл генераль планы тиешле төзәтмәләр кертү өчен ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгына җибәрелде.
19 һәм 23 июнь көннәрдә ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министр урынбасары Рөстэм Мерзакреев рәислегендә кадастр инженерларын аттестацияләү буенча комиссия утырышы узды. Утырышта кадастр инженерларының квалификацион аттестатларын гамәлдән чыгару яки чыгармау соравы каралды. Бу утырыш ТР буенча Росреестрына кадастр инженерларының закон таләпләрен бозулары хакында килгән мәгълүматлары белән бәйле рәвештә оештырылды.
23.06.2015 Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсендә кадастр инженерларына закон буенча куелган таләпләргә туры килүгә имтихан үткәрелде. Кадастр инженеры булырга леәк белдергән 18 кешенең имтихан бирүгә 13 е генә килде.
ДБУ “Республика мөлкәт казнасы” тарафыннан Модельная урамы, 10 адресы буенча дәүләт милкеннән файдалану тикшерелде.