ЯҢАЛЫКЛАР


12
октябрь, 2015 ел
дүшәмбе

       ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан ТР, Чистай районы, Болдыр авылы җирлегендә урнашкан “Зәңгәр ялкын” газ җибәрү станциясе һәм газүткәргече – дәүләт милке белән  ышанычлы идарә килешмәсе төзү хокукына ачык аукцион үткәрелде.

      


9
октябрь, 2015 ел
җомга

       Һава шартларының начараюы сәбәпле “Матди тәэмин итү идарәсе” ДБУ транспорт бүлеге тарафыннан  су транспортын күтәрү һәм моторларны кышкы чорга җыеп кую буенча эш алып барыла. Шулай ук ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгына хезмәт күрсәтүче транспорт чараларын яңарту эшләре дәвам ителә.

       Министрлыкның  икътисад бүлеге белгечләре хәбәр итүенчә, 2015 елның III арталында республика бюджетына дәүләт мөлкәте һәм җир кишәрлекләреннән файдаланудан 609 миллион 610 мең сум акча керде. Шулай итеп, 9 айда бюджет йөкләмәсе 105,4 % ка үтәлде.

       Шул исәптән, статьялар буенча:

мөлкәтне арендалаудан – 58,61 миллион сум - план 96,6 % ка үтәлгән;

җирне арендалаудан – 42,19 миллион сум – план 102,4 % ка үтәлгән;

мөлкәтне сатудан – 188,32 миллион сум – план 98 % ка үтәлгән;

җир сатудан – 82,39  миллион сум акча кергән - план 114,43 % ка үтәлгән;;

дивидентлардан – 140,96  миллион сум – план 130 % ка үтәлгән;

чиста табыш өлешеннән – 45,43 миллион сум - план 100 % ка үтәлгән;

мөлкәтне ышаныч идарәгә тапшырудан  – 51,50 миллион сум табыш кергән– план 96,2 % ка үтәлгән.


8
октябрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе

      “Дәүләт һәм муниципаль милек белән нәтиҗәле идарә итү” темасы буенча  ТР муниципаль хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү программасы барышында КФУ Дәүләт һәм муниципаль идарә итү югары мәктәбе тыңлаучылары каршында Бәяләүчеләр союзы башкарма директоры Олег Булгаков чыгыш ясады. 

     


7
октябрь, 2015 ел
чәршәмбе

       ДБУ “Республика мөлкәт казнасы” тарафыннан ТР Нурлат шәһәрендәге дәүләт милкен тикшерү үткәрелде.

       ТР Урман хуҗалыгы карамагындагы  ведомстволарны тикшерү нәтиҗәсендә гомуми мәйданы 828,7  кв.м. 5 күчемсез милек объектының, 3456 кв.м мәйдандагы 3 җир кишәрлеге һәм 3  автотранспорт чарасының файдаланылмавы ачыкланды.   1302,4 кв.м мәйданлы 3 күчемсез милек объекты Дәүләт милке реестрына кертелмәгән. 


6
октябрь, 2015 ел
сишәмбе

       ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы карамагындагы “Матди тәэмин итү идарәсе” ДБУ җылыту чарына әзерлек башланды. “Матди тәэмин итү идарәсе” ДБУ Костмонавтлар ур., 59 адресы буена урнашкан административ бинасында җылыту системасы тикшерелде, Константиновка бистәсенең Ясенево урамындагы бинада җылылык биреп каралды.


5
октябрь, 2015 ел
дүшәмбе

       Узган шимбә, 3 нче октябрь көнне, ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы хезмәткәрләре  “Урман утырту көне”дип  игълан ителгән традицион табигатьне саклау акциясе кысаларында үткәрелгән чарада катнашты. Алар Кадышево бистәсендәге Биектау участогы урманчылыгында ылыслы агачлар утыртуда активлык күрсәттеләр.

      


2
октябрь, 2015 ел
җомга

       2015 елның 2 октябрендә ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министрның беренче урынбасары Сергей Демидов җитәкчелегендә Лаеш һәм Балык Бистәсе районнары территориясендә хәрби атышлар өчен уку үзәге төзелешенә җир кишәрлеге бирү сораулары буенча киңәшмә узды.

       Бу сорау буенча киңәшмәгә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммунал хуҗалык министрлыгы, ТР Урман хуҗалыгы минитсрлыгы, ТР Лаеш һәм Балык Бистәсе муниципаль районнарының җирле үзидарә органнары вәкилләре чакырылды.

       


1
октябрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе

       Бу тәртип Татарстан Республикасы милкендә булган җирләргә карый.

       Тәртип буенча ңир кишәрлекләренә сервитут урнаштыру җир кишәрлегенә аренда бәясенә карап билгеләнә.        

       


30
сентябрь, 2015 ел
чәршәмбе

      Узган атнада  ИТ-паркта Республикасы устав капиталында өлеше булган акционерлык җәмгыятьләрен контрольдә тоту һәм идарә итү органнары вәкилләре, бәйсез директорлар, директорлар советы составына сайланучылар өчен тренинг-семинар үткәрелде. Темалары:

-         “Корпоратив идарә итү эшмәкәрлекнең нәтиҗәлелеген арттыру һәм тотрыклыгын тәэмин итү технологиясе кебек”;

-         “Дәүләт катнашында компанияләр өчен зур сроклы үсеш программалары һәм стратегияләрне актуальләштерү, мониторинглау һәм эшкәртү”.



ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International