ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафннан Татарстан Республикасы милкендә булган җир кишәрлекләрен сату һәм арендага бирү буенча эш дәвам иттерелә. Республика бюджетына ел башыннан арендалаудан 43,9 мллион табыш керде. Җир кишәрлекләре сатудан бюджетка 82,3 миллион акча керде.
Министрлык тарафыннан җир кишәрекләрен арендалау килешмәләре буенча бурычлар буенча да актив эш алып барыла. Күп очракта бурычлылыар белән дәгъва судка кадәр үк хәл ителә.
2015 елның 14 октябрендә ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы вәкилләре Татарстан делегациясе составында Мәскәү өлкәсенә эшлекле бару кысаларында Мәскәү өлкәсенең Мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында булдылар.
Баруның төп максаты – муниципаль берәмлекләрнең җирле үзидарәләре һәм Мәскәү өлкәсе дәүләт хакимияте органнары арасында вәкаләрләрне билгеләү буенча тәҗрибә уртаклашу.
Чистай шәһәрендәге №7 территориаль иҗтимагый үзидарәсе белән берлектә төзегән “Сәламәтлек территориясен киңәйтеп” дип аталган проект 2015 елда Татарстан Республикасы бюджетыннан субсидия алу хокукына ия булуга оештырылган социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмалар конкурсында җиңүчеләр санына керде.
Проект кысаларында “Сулык бистәсе” чистай сулыклары микрорайонын рэткэ китерү күздә тотыла.
ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы муниципаль берәмлекләр белән төзелгән килешмәләр нигезендә муниципаль милек һәм җир кишәрлекләре белән идарә итүдә сату-алу эшләре буенча мониторинг үткәрү эшен дәвам итә.
2015 елның гыйнвар-сентябрь айларында министрлык тарафыннан ТР 44 муниципаль берәмлегеннән килгән 2232 сату-алу эше буенча 1104 мөрәҗәгать каралды, шуларның 897 сату-алу эше башкару килешенде. 1335 е буенча документлар кимчелекләрне төзәтү өчен кире кайтарылды.
ТР Җир Кодексы 333 маддәсе белән тулылана. Ул юридик шәхесләргә социаль-мәдәни , коммуналь-көнкүреш объектлар төзү өчен аукцион үткәрмичә генә җир кишәрлекләре бирү өчен критерияләр системасы билгели.
Критерияләр:
- эш урыннары санын булдыру яки арттыру;
- инвестиция күләменә таләпләр;
- Татарстан Республикасы территориясендә салымнар керүне арттыру.
Үткән шимбә көнне, агросәнәгать паркында “Казылык” (бездә җитештерелгән ит продуктлары) номинациясе буенча : “ТР Милли сәүдә маркасы” беренче Республикакүләм фестиваль-конкурсы үткәрелде.
Конкурсның жюри эшендә ТР ДУП “Милли сәүдә маркасы”, профильле министрлыклар, банклар, иминият компанияләре вәкилләре, ТР һәм РСФСР ның халык артисты Венера Ганиева, һ.б. күренекле шәхесләр белән беррәттән ТР Бәяләүчеләр Союзы Олег Булгаков та катнашты.
2015 елның 05 октябрендә “Матди тәэмин итү” ДБУ территориясен төзекләндерү эше башланды. Транспорт чаралары өчен мәйдан һәм юл төзү, планлаштыру, инженерлык системалары, ландшафт проектлары төзү, яшел үсентеләр белән эшләү эшләре башкарыла.
Инвестицион кызыксындыручы җир кишәрлекләре мәгълүматлары базасы булдыру максатыннан 37 муниципаль берәмлекнең җирле үзидарәләре биргән 17 468,65 мәйданлы 118 җир кишәрлегенә карата мәгълүмат анализланды. Шуларның 92се транспортка якын, 58 е электр белән, 55 е газ ягулыгы белән, 57 се су белән тәэмин ителә,
Апас, Сарман муниципаль районнары һәм Казан шәһәре муниципаль берәмлегендә инвестицион кызыксындыргыч җир кишәрлекләре юк.
№135 ФЗ “Россия Федерациясендә бәяләү эшчәнлеге турындагы ” Федераль Закон нигезендә ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы хәбәр итә:
05.10.2015 № 1-2015 “Татарстан Республикасы территориясендәурнашкан торак пункт составындагы җир кишәрлекләренең кадастр бәясен билгеләү турындагы” проект исәп-хисабы 09.10.2015 20 эш көненә дәүләт кадастр бәясе мәгълүматлары фондына кертелде.
ДБУ “Республика мөлкәт казнасы” тарафыннан ТР Түбән Кама шәһәрендәге дәүләт милкен тикшерү үткәрелде.
ТР Урман хуҗалыгы карамагындагы ведомстволарны тикшерү нәтиҗәсендә гомуми мәйданы 1537 кв.м. 8 күчемсез милек объекты һәм 13 автотранпорт чарасының файдаланылмавы ачыкланды. 800 кв.м мәйданлы 1 күчемсез милек объекты Дәүләт милке реестрына кертелмәгән. 334 кв.м мәйданлы 4 күчемсез милек объекты юкка чыгарылган.