ЯҢАЛЫКЛАР


27
октябрь, 2015 ел
сишәмбе

       2015 елның 22 октябрендә гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтү буенча мәгълумати-консультация группасы Зәй муниципаль районы халкына бушлай юридик ярдәм күрсәтергә барды.

       Бу чарада группа составында ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы белгече Анна Ханжина җир законнары сораулары буенча ярдәм күрсәтте.


26
октябрь, 2015 ел
дүшәмбе

    “Матди тәэмин итү идарәсе” Дәүләт бюджет  учреждениесе территориясендә техника кую урынын асфальт ватыклары белән җәю һәм койма кору буенча эшләр алып барыла. Автоматлаштырылган капка кую эше башкарыла. Шулай ук      “Матди тәэмин итү идарәсе” Дәүләт бюджет  учреждениесе территориясендә хезмәткәрләр автомобильләре өчен дә мәйдан әзерләнә. 

       Дәүләт милке объекты  - Баулы районының Казан-Оренбург автомобиль юлының 349+225 км урнашкан гомуми мәйданы 108,3 кв.м “Баулы” контроль посты тикшерелде.

       Тикшерү вакытында объектның файдаланылмавы, начар хәлдә булуы ачыкланды.


23
октябрь, 2015 ел
җомга

       ТР Президенты Рөстәм Миннеханов биргән йөкләмәне үтәү максатыннан Питрәч районы территориясендә Казан шәһәренең күмү комплексын оештыру сораулары буенча ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан ритуаль объектлар төзү өчен 77,7 га күбрәк авыл хуҗалыгы җирләрен сәнәгать җирләре өчен яраклы категориягә күчерү турындагы ТР Министрлар Кабинеты карары проекты әзерләнелде.

    

      “2006-2015 елларда Россия Федерациясендә физик мәдәният һәм спорт үсеше” Федераль максатчан программасы кысаларында республикада төзелгән спорт корылмаларының нәтиҗәле файдаланылышын контрольдә тоту буенча эш группасы үткәргән чаралар кысаларында ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан республиканың 9 район һәм шәһәрләренә бардылар.



22
октябрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе

             Гамәлдән чыгару буенча комиссия 2015 елның сентябрь аена 400 оешмадан килгән гариза карады. Гаризалар буенча 374 оешмага гамәлдән чыгару рөхсәте бирелде: 4043 мөлкәт объекты, шул исәптән 3607 берәмлек җиһаз һәм оргтехника, 362 берәмлек автотранспорт, киләчәктә эксплуатацияләүгә яраксыз мораль һәм физик яктан искергән 74 бина һәм корылма гамәлдән чыгарылды.

     

       Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы ведомствосына караган дәүләт учреждениеләренә беркетелгән дәүләт милке объектлары тикшерелде.

      


21
октябрь, 2015 ел
чәршәмбе

       Шуның белән бәйле рәвештә дәүләт милкен хосусыйлаштыру турында мәгълүматны мәгълүмат чараларында бастыру турындагы нигезләмә төшеп калды. Хәзер мондый мәгълүмат “Интернет” челтәренең рәсми сайтларында урнаштырылачак.Мондый сайтны билгеләү ТР Министрлар Кабинетына йөкләнелде.


20
октябрь, 2015 ел
сишәмбе

       2013-2015 елларда муниципаль милеккәАвыл клублары” программасы буенча төзелгән 91 төрле функцияле үзәк тапшырылды.

       ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министр урынбасары Фәрит Мусин җитәкчелегендә дәүләт гражданлык хезмәтенең түбәндәге вазифаларына кадрлар резервы өчен конкурс үткәрү буенча комиссия утырышы булды:

·        Җирләрнең категориясен үзгәртү һәм җир кишәрлекләрен торак пунктларның чикләренә кертү бүлеге җитәкчесенә;

·         Корпоратив идарә итү бүлеге җитәкчесенә;

·        Методология һәм муниципаль мөлкәт мөнәсәбәтләрен формалаштыру бүлеге җитәкчесенә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International