Татарстан Республикасы җитәкчелеге тарафыннан иң түбән эш хакы турында килешмә төзелде.
ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы хәбәр иткәнчә, РФ Хезмәт кодексының 133.1 маддәсе нигезендә Татарстан Республикасында 2015 елның 2 октябрендә ТР профсоюзлар Федерациясе, ТР эш бирүчеләр берләшмәсенең Координациясе советы, ТР Министрлар Кабинеты арасында Татарстан Республикасында минималь эш хакы турында килешмә төзелде.
2015 елның 31 октябрендә Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләре Спартакиадасы кысаларында “Өстәл теннисы һәм бокс үзәгендә” өстәл теннисы буенча ярыш үткәрелде.
Ракетка белән эш итә белү осталыкларын ярышка килгән 28 министрлык һәм ведомство вәкилләре күрсәтте. Шулар арасында ярышларда ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы хезмәткәрләре дә актив катнаштылар.
2015 елның 29 октябре көнне Татарстан Республикасы милкендә булган Түбән Кама автооешмасы акцияләрен сату буенча аукцион үткәрелде.
Сатуда катнашу өчен 2 гариза бирелде. Ике тапкыр сату үткәрелмәгәннән соң җиңүе итеп “Сәнәгать төзелеше”ҖЧҖ билгеләнде.
2015 елның 03 октябрендә ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында ачык рәвештә тәкъдим кертү юлы белән дәүләт милкен сату буенча ачык аукцион үткәрелде. Аукционда сатылган дәүләт милкеннән кергән 1 913,7 мең акча республика бюджетына керәчәк.
01.10.2015 көненә муниципаль районнарның мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палаталары мәгълүматлары буенча татарстан Республикасында гомуми мәйданы 395,3 га булган 73 302 кирәксез җир кишәрлеге исәпләнә. Суд карарлары белән 39 муниципаль районда гомуми мәйданы 225,2 мең га булган җир кишәрлеге муниципаль милек итеп танылды. (2015 елның 2 кварталында -- 217,5 га).
Муниципаль районнарның мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палаталары мәгълүматлары буенча 163,2 мең га җир кишәрлегенә муниципаль берәмлекләр милке хокукы теркәлгән. (2015 елның 2 кварталында – 160,4 га).
Бүген ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында Хуҗалык җәмгыятьләре һәм иптәшлекләрен контрольдә тоту һәм идарә органнарындагы дәүләт вәкилләре белән эш буенча ведомствоара комиссия утырышы узды.
Утырышта ведомствоара комиссия әгъзаләре, ТР Президент Аппараты, министрлыклар, ТР Эшмәкәрлек һәм оешмалар ассоциацияләре вәкилләре катнаштылар.
29.10.2015 ТР һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында ведионконференция режимында күчемсез милекне муниципаль милектән республика милкенә кабул итү, яки республика милкеннән муниципаль милеккә тапшыру сораулары буенча комиссия утырышы булды.
Утырышта комиссия әгъзалары белән берлектә онлайн режимда республика муниципаль районнарының мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре Палаталары вәкилләре күчемсез милекне республика милкеннән муниципаль милеккә тапшыру турындагы 10 тәкъдиме һәм муниципаль милектән республика милкенә кабул итү турындагы 1 тәкъдим каралды.
Җир контроле гражданнарга карата планлаштырылган һәм планнан тыш тикшерүләр рәвешендә башкарыла. Планташтырылган тикшерү өч елга бер тапкырдан да ешрак үткәрелми.
Тикшерүләр документлар буенча һәм җир кишәрлеге урнашкан урынга да чыгып үткәрелә.
Гражданин тикшерү вакытында узе дә катнаша ала, сорауларга җавап бирә, тикшерү белән бәйле мәгълүмат алуга хокуклы. Тикшерү гамәлләре белән килешмәгән очракта судка мөрәҗәгать итә ала.
Утырышта Идарәчелек әгъзасы – ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары Фәрит Мусин ТР Иҗтимагый палатасының коммерциячел булмаган оешмалар белән яңа составы формалашуы турындагы мәгълүмат белән чыгыш ясады. Ул иҗтимагый эшчәнлекнең мөһим булуын исәпкә алып бу эшкә актив катнашу кирәклеге турында искәртте. Утырышта ТР Дәүләт Советына һәм ТР Иҗтимагый палатасына тәкъдимнәр җибәрү турында карар кабул ителде.
РФ Икътисад үсеше министрлыгының № 540 “Җир кишәрлекләренең рөхсәт ителгән файдалану төрләре классификаторларында үзгәрешләр кертү турындагы” боерыгы белән җир кишәрлекләреннән рөхсәтле файдалану төрләренә төзәтмәләр кертелде.