2015 елның 12 ноябрендә гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтү буенча мәгълумати-консультация группасы Питрәч муниципаль районы халкына бушлай юридик ярдәм күрсәтергә барды.
Бу чарада группа составында ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы белгече Анна Ханжина җир законнары сораулары буенча ярдәм күрсәтте.
Агымдагы елның 20 ноябрендә ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы җир һәм гражданлык законнары буенча “Түгәрәк өстәл” үткәрә.
Чарага ТР муниципаль берәмлекләренең Мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре җитәкчеләре чакырыла. Чарага килү турында Nasibullina.Guzel@tatar.ru яки (843) 221-40-46 телефоннары аша хәбәр итү мөһим.
10 ноябрь көнне ТР җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев Казан Кремлендә узган ТРда Коррупциягә каршы эшне координацияләү комиссиясе утырышында катнашты.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Президенты каршындагы Коррупциягә каршы советны ТРда Коррупциягә каршы эшне координацияләү комиссиясенә үзгәртү турындагы указны имзалады.
Анда шулай ук ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты. Чара республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, иҗтимагый һәм дини конфессия вәкилләре катнашты.
2015 елның 10 ноябренә ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан әзерләнгән проектлар буенча гомуми мәйданы 810 га булган 470 авыл хуҗалыгы җирләрен Татарстан Республикасы эшмәкәрләренә, шул исәптән кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына карьерлар, элемтә объектлары, нефть чыгару, юл кырые сервисы һәм башка сәнәгать объектлары төзелеше эшләре алып баруга яраклы категорияләргә күчерү өчен ТР Министрлар Кабинеты 108 карар чыгарды. Шуларның гомуми мәйданы 600 га дан артык 390 җир кишәрлеге - нефть чыгаручы оешмалар өчен, гомуми мәйданы 104 га булган 14 җир кишәрлеге карьерлар өчен.
ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы муниципаль берәмлекләр белән төзелгән килешмәләр нигезендә муниципаль милек һәм җир кишәрлекләре белән идарә итүдә сату-алу эшләре буенча мониторинг үткәрү эшен дәвам итә.
2015 елның гыйнвар-октябрь айларында министрлык тарафыннан ТР муниципаль берәмлекләреннән килгән 2481 сату-алу эше буенча 1243 мөрәҗәгать каралды, шуларның 975 сату-алу эше башкару килешенде. 1506 сы буенча документлар кимчелекләрне төзәтү өчен кире кайтарылды.
ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев каршында үткән чираттагы оператив киңәшмәдә 2015 елның 10 аенда республика бюджетына кергән салым булмаган табыш буенча нәтиҗә күрсәткечләре бирелде.
Министрлыкның икътисад бүлеге белгечләре хәбәр итүенчә, 2015 елның 10 аенда республика бюджетына дәүләт мөлкәте һәм җир кишәрлекләреннән файдаланудан 620 миллион 920 мең сум акча керде. Шулай итеп, 10 айда бюджет йөкләмәсе 96,63 % ка үтәлде.
2015 елның 4 ноябре көнне Казан үзәк стадионы янында Халыклар бердәмлеге көненә багышланган митинг-концерт үткәрелде.
Чараны “Ватан” һәм “ТР ирекле үсеш үзәге” иҗтимагый оешмалары оештырдылар.
ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы карамагындагы Казан, Ясенев урамы, 60 адресы буенча урнашкан «Матди тәэмин итү идарәсе” ДБУ транспорт бүлеге тарафыннан транспорт чараларын кышкы чорга әзерлек бара: көпчәкләр алыштырыла, аккумулятор батареяларына диагностика уздырыла, суыткыч сыеклыклар алыштырыла.
2 ноябрь көнне үткән район Советы утырышында район башкарма хакимиятенә ике муниципаль җитәкче сайланылды. Илгизәр Шагалиев һәм Васыйл Гыйләҗетдинов кандидатуралары тәкъдим ителде. Бу вазифаларны күптән башкаручы Илгтзәр Шагалиев чыгышы республиканың 2030 ел стратегиясенә нигезләнгән иде. 2015 ел ахырына район үсешнең бишүеллык программасын кабул итәргә тиеш иде, һәи Илгизәр Тимерхан улының бу чыгышы программаның төп пунктлары итеп кабул ителде.
26.10.2015 Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсендә кадастр инженерларына закон буенча куелган таләпләргә туры килүгә имтихан үткәрелде. Кадастр инженеры булырга теләк белдергән 12 кешенең имтихан бирүгә барысы да килде.
Имтихан үтү нәтиҗәләре буенча 6 предентент кына кадастр инженеры аттестаты алу хокукына ия булды. Алар 80 сорауның 64 енә дөрес җавап бирделәр.