2015 елның 20 ноябре көнне Икътисад, идарә һәм хокук институтында “Коррупциягә каршы көрәш диалектикасы” V Бөтенроссия конференциясе үтте. Чараны Коррупциягә каршы политика сораулары буенча ТР Президенты Идарәсе, ТР фән һәм мәгариф министрлыгы, Икътисад, идарә һәм хокук институтының Коррупциягә каршы фәнни-тикшеренү институты оештырды.
“Республика мөлкәт казнасы” ДБУ тарафыннан 17.11.2015 көнне бәясен күтәрү юлы белән автотранспорт чараларын сату буенча ачык аукцион үткәрелде. Сатуга куелган 6 транспорт чарасы гомуми суммасы 527 200 сумга сатылды.
19.11.2015 ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында устав капиталында 50% тан күбрәк Татарстан Республикасы өлеше булган 2 ДУП һәм 5 АҖ 2015 елныд 9 ай нәтиҗәләре буенча финанс-хуҗалык эшчәнлеген тикшерү буенча баланс комиссиясе утырышы узды.
Утырышта табышы булмаган 5 җәмгыять һәм бухгалтерлык балансында кимчелекләр булган 2 унитар предприятие тикшерелде:
«Татарстан Республикасы җир асты файдаланылышы һәм геология буенча фәнни-җитештерү берләшмәсе» ДУП;
«Урман транспорт компаниясе» ААҖ;
«Химград» ААҖ;
«РПО «Таткоммунэнерго АҖ
«Таткоммунпромкомплект» АҖ;
«Идел Буе углеводородлы чимал фәнни-тикшеренү институты» ААҖ;
«Татарстан фәнни-техник мәгълүмат үзәге» ТР ДУП.
Бу оешмаларның рентабельлеген арттыру буенча чаралар билгеләү максатыннан җитәкчеләрнең чыгышлары тыңланылды.
Утырыш нәтиҗәләре буенча тиешле рекомендацияләр бирелде.
Бүген ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында “Икмәк ашамлыклары Бөгелмә комбинаты №2” ЯАҖ һәм “Бөгелмә элеваторы” ЯАҖ 75% пакет акцияләрен сатып алучыларны эзләү һәм аннан соң үзгәртеп оештыру максатыннан киңәшмә үткәрелде. ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре бу җәмгыятьтә 25% пакет акциягә ия.
Сорауны карауда ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, ПАО «Группа «Разгуляй» вәкилләре, ПАО «Татагролизинг генераль директоры катнаштылар.
“Россия Федерациясендә бушлай юридик ярдәм күрсәтү турындагы” Федераль законны тормышка ашыру сораулары буенча Хөкүмәт комиссиясе тарафыннан белән һәр елның 20 ноябре көнне Россия Федерациясе субъектларында Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм көне үткәрү турында карар кабул ителде.
ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре тарафыннан муниципаль милеккә 2013-2015 елларда “Юл картасы” программасы буенча 98 яңа төзелгән мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре тапшырылды.
Казанда 2015 елның 12 ноябрендә Россия бәяләүчеләре җәмгыяте оештырган “Заманча шартларда бәяләү” конференциясе үтте. 90 нан артык катнашчы – бәяләүчеләр, аудиторлык һәм бәяләү оешмалары җитәкчеләре, министрлык һәм ведомство вәкилләре LUCIANO Residence Kazan отеленең конференц-залына җыелды.
Конференция эшендә бәяләүчеләр Татарстан Республикасыннан гына түгел, Екатеринбургтан, Кировтан, Курганнан, Ижевсктан, Мәскәү, Самара, Ульяновск, Чебоксар, Йошкар-Оладан да килгәннәр иде.
«Республика мөлкәт казнасы» ДБУ тарафыннан Тәтеш районы территориясендә урнашкан дәүләт милкеннән файдалану тәртипләрен тикшерү үткәрелде.
ТР Урман хуҗалыгы карамагындагы 2 һәм 1 ТР Фән һәм мәгариф министрлыгы карамагындагы учреждениеләрне тикшерү нәтиҗәләре буенчагомуми мәйданы 931,5 кв.м 5 күчемсез милек объекты, шул исәптән 300 кв.м мәйданлы агач кисү цехы, 467,9 кв.м административ бина, 6 траснпорт чарасы, 8651 кв.м мәйдан җир кишәрлеклекләренең файдаланылмаулары ачыкланды
233,5 кв.м мәйдан күчемсез милек һәм 2 автобус ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы рөхсәтеннән башка 3 юридик шәхескә файдалануга тапшырылган.
РФ Икътисад үсеше министрлыгы каршындагы бәяләү эшчәнлеге буенча совет тарафыннан ТР Бәяләүчеләр союзы тәкъдиме буенча түбәндәге Партнерлык әгъзаләре – оешма җитәкчеләре кандидатуралары бәяләү эшчәнлеге буенча совет составына керделәр:
Лисичкин Андрей Виктор улы –Партнерлык Президенты;
Захматов Дмитрий Юрий улы – Идарәчелек рәисе;
Антонова Ирина Илгиз кызы – Казан шәһәрендәге Икътисад, идарщ ёщм хокук институты проректоры;
Удод Тщнзилщ Мансур кызы — директор ООО «ЭКСКО-үзәк «Бәяләүче» ҖЧҖ директоры;
Миннахмәтова Алинә Виллен кызы –ЗАО НКК "СЭНК" ЯАҖ генераль директор.
ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы хезмәткәрләре балаларның мөлкәт хокукын яклау һәм ятим балаларны фатирлар белән тәэмин итү сораулары буенча 11-12 ноябрь көннәрне Мәскәү шәһәрендә үткән Бөтеньроссия киңәшмәдә катнаштылар.
Киңәшмә кысаларында яшүсмер балаларның хокукларын яклауны регламентлаштыручы закон актларына кергән үзгәрешләр каралды.Ятим балаларны фатирлар белән тәэмин итү сораулары буенча Регионнар тәҗрибәләре каралды.