26.11.2015 ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында видеоконференция режимында ТР Финанс министрлыгы вәкилләре, 2 шәһәр округы һәм 18 муниципаль район катнашында җир кишәрлекләре һәм мөлкәтне арендалаган өчен муниципаль бюджетлар каршындагы бурычларны киметү буенча киңәшмә үткәрелде. Киңәшмәне министр урынбасары Рөстәм Шәмеев үткәрде.
01.11.2015 көнгә ел башыннан бирле җирле бюджетлар каршында бурыч күләме арта бара. Татарстан Республикасының муниципаль берәмлекләре бюджетлары каршында җир кишәрлекләре һәм мөлкәтне арендалаган өчен түләү бурычы 633 511 мең сум тәшкил итә. Бу ел башындагыга караганда 144 335 меңгә артык (+29,5%).
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә «Татнефть» ГАҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды.
Утырыш Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында барды.
Утырышта 2015 елның тугыз ае эчендә бюджет үтәлеше йомгаклары каралды, агымдагы елның декабрь аена, шулай ук 2016 елга бюджетлар расланды.
2015 елның 26 ноябрендә гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтү буенча мәгълумати-консультация группасы Кама Тамагы муниципаль районы халкына бушлай юридик ярдәм күрсәтергә барды.
Бу чарада группа составында ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы белгече Тимут Канәфиев җир законнары сораулары буенча ярдәм күрсәтте.
ТР Фән һәм мәгариф министрлыгы карамагындагы дәүләт учреждениеләренә беркетелгән 3 дәүләт милке тикшерелде.
Тикшерү вакытында Яр Чаллы шәһәренең Җиңүгә 40 ел урамында урнашкан 116,4 кв.м мәйданлы теплица бинасы, М.Жуков урамы, 36 урнашкан 117,6 кв.м мәйданлы яшелчә саклау бинасы, ПАЗ 32054-70 автобусы һәм Җиңүгә 40 ел урамында урнашкан 1000 кв.м җир кишәрлегенең кулланылмавы ачыкланды. Гомуми мәйданы 1260,9 кв.м. 3 дәүләт мәгариф учреждениесен 5 дәүләт, муниципаль һәм иҗтимагый оешмаларга ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының рөхсәтеннән башка файдалануга тапшырылган.
2015 елның 27 ноябрендә ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында дәүләт милкен сату буенча ачык аукцион үткәрелде. Сатуга куелган 185 технологик һәм функциональ бәйле газ белән тәэмин итү объекты 92,7 миллион сумга сатылды.
Сатудан кергән бу сумма Татарстан Республикасы бюджетына керәчәк.
ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы Татарстан Республикасы бәяләүчеләр ширкәтен Бәяләүчеләр көне белән котлый!
Бәяләүче һөнәре ил икътисады мәнфәгатьләренә җавап булды һәм аның барлыкка килүе базар мөнәсәбәтләре барлыкка килү белән параллель барды. Бүгенге көндә бәяләү хезмәте күрсәтү базары формалашкан һәм ныклы.
26.11.2015 ТР һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында ведионконференция режимында күчемсез милекне муниципаль милектән республика милкенә кабул итү, яки республика милкеннән муниципаль милеккә тапшыру сораулары буенча комиссия утырышы булды.
2015 елның 24 ноябренә ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында, бу сорауда кызыксынучан яклар катнашында республика милкенә мәдәни мирас объекты - элеккеге Прилуцкий табыну храмын тапшыру соравы буенча киңәшмә үтте.
Хәзерге вакытта ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан элеккеге Прилуцкий табыну храмын республика милкенә тапшыру шартлары карала.
РФ Икътисад үсеше министрлыгы каршындагы бәяләү буенча Советның кадастр бәясе буенча эш органының беренче утырышы Мәскәүдә 2015 елның 20 ноябрендә үтте.
Утырышта регламент проекты һәм ведомствоара эксперт-киңәш органыныэ эш планы, профильле закон эшкәртмәсе, кадастр бәясе буенча дәгъваларны карау буенча комиссия эшчәнлеге механизмы һәм башка сораулар каралды.
20.11.2015 Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палаталары, идарәләре җитәкчеләре өчен министр урынбасарлары, министрлык бүлекчәләре җитәкчеләре, шулай ук чакырылган: ТР буенча Росреестрның дәүләт җир күзәтчелеге, геодезия һәм картография бүлеге җитәкчесе Илнур Галиев, ТР буенча ФАХ идарәсенең дәүләт җир күзәтчелеге, геодезия һәм картография бүлеге җитәкчесе Айрат Таҗетдинов катнашында “Түгәрәк өстәл” үткәрелде. “Түгәрәк өстәлдә” федераль законга кергән үзгәрешләр, Министрлык һәм муниципаль берәмлекләр хезмәттәшлеге турындагы Килешмә сораулары каралды.
Шулай ук министр урынбасары Рөстэм Мерзакреевның торак пунк, сулыклар һәм урман зоналары чикләрен кадастр исәбенә кую сораулары буенча чыгышы тыңланылды. Палата җитәкчеләренең күп төрле сорауларына җаваплар бирелде.