ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы муниципаль берәмлекләр белән төзелгән килешмәләр нигезендә муниципаль милек һәм җир кишәрлекләре белән идарә итүдә сату-алу эшләре буенча мониторинг үткәрү эшен дәвам итә.
2015 елның январь-ноябрь айларында министрлык тарафыннан ТР муниципаль берәмлекләреннән килгән 2854 сату-алу эше буенча 1437 мөрәҗәгать каралды, шуларның 1039 сату-алу эше башкару килешенде. 1815 е буенча документлар кимчелекләрне төзәтү өчен кире кайтарылды.
2015 елның 3 декабрендә ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министр урынбасары Фәрит Мусин җитәкчелегендә дәүләт гражданлык хезмәтенең Кадастр мөнәсәбәтләрен хокукый тәэмин итү бүлегенең 1 разрядлы белгече вазифасына конкурс үткәрү буенча комиссия утырышы булды. Конкурста катнашучылар тарафыннан эшләнгән практик биремнәр һәм конкурс комиссиясе әгъзалары катнашында үткәрелгән әңгәмә нәтиҗәләре буенча 3 дәгъвачы арасында җиңүче итеп Першиков Кирилл билгеләнде.
Моннан тыш тагын берничә хезмәткәр класслы чиннар алу максатыннан квалификацион имтихан тапшырды.
Аттестация әгъзаларының гомуми фикере буенча, барлык хезмәткәрләр дә норматив документларны, вазифа регламентларын яхшы беләләр һәм барлык сорауларга да төгәл, ышандырырлык җаваплар бирделәр.
Аттестация әгъзаларының бердәм тавышы нәтиҗәләре буенча имтихан биргән хезмәткәрләрнең барысына да тиешле класслы чиннар биреләчәк.
2015 елның 1 декабренә ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан әзерләнгән проектлар буенча гомуми мәйданы 850 га булган 490 авыл хуҗалыгы җирләрен Татарстан Республикасы эшмәкәрләренә, шул исәптән кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына карьерлар, элемтә объектлары, нефть чыгару, юл кырые сервисы һәм башка сәнәгать объектлары төзелеше эшләре алып баруга яраклы категорияләргә күчерү өчен ТР Министрлар Кабинеты 112 карар чыгарды. Шул исәптән гомуми мәйданы 290 га дан артык 84 җир кишәрлеге урта һәм кече эшмәкәрлек өчен нефть чыгаручы оешмалар өчен, карьерлар, юл сервисы, элемтә объектлары урнаштыру өчен сәнәгать һәм башка махсус категорияләргә күчерелде.
2015 елның 1 декабрендә “Бердәм Россия” партия рәисе Д.А.Медведевның Татарстандагы Регионара иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә гражданнарны бердәм кабул итү көне үтте. Тр Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы компетенциясенә кергән сораулар буенча гражданнарга министрлык белгече Тимур Канәфиев юридик ярдәм күрсәтте.
“Матди тәэмин итү идарәсе” ДБУ 2015 елның 15 декабрендә траснпорт чаралары сату буенча ачык аукцион үткәрә.
Аукцион Казан, Вишевский урамы, 26 адресы буенча сәг. 10.00 дә башлана. Тулырак мәгълүмат: http://mzio.tatarstan.ru/rus/file/pub/pub_366975.pdf
ТР Министрлар Кабинеты боерыгы нигезендә ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында 1 декабрьдән 10 сына кадәр Халыкара инвалидлар көне кысаларында физик яктан мөмкинлекләре чикләнгән гражданнар проблемасын чишү буенча чаралар үткәрелә. Бу акция инвалидлар хокукы турындагы Конвенцияне тормышка ашыру максатыннан үткәрелә.
ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан расланган чара планы буенча “Балачак шатлыгы” хәйрия акциясендә катнашу, министрлыкның инвалидлыгы булган хезмәт ветераннарына матди ярдәм күрсәтү каралган.
2015 елның 9 ноябрендә сатып алу буенча ТР Дәүләт комитеты үткәргән аукцион нәтиҗәләре буенча ДБУ "Матди тәэмин итү идарәсе" балансында торган SsangYong Rexton автомобиленә запас частьләр кайтару өчен дәүләт контракты төзелде. Әлеге автомобиль ТР Экология һәм табигый ресурслар минимтрлыгы өчен хезмәт башкаруга беркетелгән.
2015 елның 6 ноябре көнне «ИНФО ПРОСТРАНСТВО» Мәскәү эшмәкәрлек үзәгендә ТР Бәяләүчеләр союзы вәкилләре катнашында Россия Бәяләүчеләре союзы Россиякүләм иҗтимагый оешмасы әгъзаләренең гомуми исәп-хисап, сайлау җыелышы үтте. Россиякүләм иҗтимагый оешма Президенты итеп кабат Партнерлыкның күзәтчелек советы рәисе Светлана Табакова сайланылды. Россиякүләм иҗтимагый оешма составына шулай ук Партнерлык идарәчелеге әгъзасы – ТР җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары Фәрит Мусин керде.
14 декабрьдә РФ Президенты кушуы буенча дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарында 12.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр Бердәм гражданнарны кабул итү көне узачак.
ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында кабул итү Вишнеский ур., 26 адресы буенча үтәчәк. Кабул итү алдан язылмыйча башкарылачак.
Татарстан Республикасы территориясендә торак пунктлар составындагы җир кишәрлекләренең (Казан шәһәре җирләреннән башка) кадастр бәясен билгеләү буенча эш башкарылды. ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының 25.11.2015 № 2846-р боерыгы белән яңа кадастр бәясе расланылды. Моннан алда бу төрдәге җирләрнең кадастр бәяләрен билгеләү эше моннан 5 ел элек -2010 елда башкарылган иде. Яңа кадастр бәяләре белән ссылка буенча таныша аласыз
http://mzio.tatarstan.ru/rus/rezultati-gosudarstvennoy-kadastrovoy-otsenki-676965.html.