ЯҢАЛЫКЛАР


14
декабрь, 2015 ел
дүшәмбе

ТР Бәяләүчеләр союзының Мәгариф һәм һөнәри әзерлек буенча комитеты утырышында бәяләүчеләр әзерләүдә кергән яңарышлар белән бәйле рәвештә эш юнәлешләре турында сөйләшенде, 2016 ел  планына тәкъ димнәр кертелде.

Комитет рәисе Тәнзилә Удод кыскача гына укыту учреждениеләре һәм эш бирүчеләрнең һөнәри фикерләрен чагылдыру кирәк булган эш органнары аспектларына тукталып үтте. Шулай ук бәяләүчеләрне өстәмә укытуның яңа программалары сораулары, һөнәри һәм федераль стандартларга кагылышлы сораулар да кузгатылды.


12
декабрь, 2015 ел
шимбә

ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы карамагындагыКонстантиновка бистәсе, Ясенев урамы, 60 адресы буенча урнашкан "Матди тәэмин итү идарәсе" ДБУ территориясендә җир астыннан газүткәргеч салу эшләре башкарыла. Газүткәргеч газбүлгеч пункттан газ ягу урынына сузыла. 

       14 декабрьдә РФ Президенты кушуы буенча дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарында 12.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр Бердщм гражданнарны кабул итү көне узачак.

       ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында кабул итү Вишнеский ур., 26 адресы буенча үтәчәк. Кабул итү алдан язылмыйча башкарылачак.


11
декабрь, 2015 ел
җомга

Мәҗбүри рәвештә тартып алынган җир кишәрлекләрен бәясен арттырып сату буенча аукцион игълан ителде.

Аукцион 2016 елның 15 гыйнварында 13.00 сәгатьтә  Казан шәһәре, Вишневский урамы, 26  (аукционнар залы) үткәрелә. Сатуга Питрәч районы территориясендәге авыл хуҗалыгы җирләре куелды. Тулырак мәгълүмат ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының рәсми сайтында аукционнар һәм конкурслар бүлегенең җир кишәрлекләрен сату һәм арендалау бүлекчәсендә.

"Республика мөлкәт казнасы" ДБУ тарафыннан ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы йөкләмәсе буенча Казан шәһәре Лебедев урамы, 1 адресы буенча урнашкан гомуми мәйданы 724 кв.м булган 4 катлы дәүләт милке тикшерелде. 

Тикшерү нәтиҗәләре буенча бинаның начар хәлдә булуы. ремонт эшләре таләп ителәү ачыкланды.


10
декабрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе

ТР Бәяләүчеләр союзының муниципалитетларның башкарма хакимияте органнары белән хезмәттәшлеге буенча 9.12.2015 көнне Арча муниципаль районында эш киңәшмәсе узды. Киңәшмәне башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Олег Спичкин алып барды. Ул 2030 Стратегиясе нигезендә районда башкарыла торган инвестиция проектлары киләчәге, ТР Бәяләүчеләр союзының эксперт-консалтинг потенциалын файдалану мөмкинлеге булган проблема һәм бурычлар, партнерлык үсеше тәҗрибәсе турында сөйләде. Мондый хезмәттәшлек күчемсез милек, кадрлар әзерләү, республика һәм федераль оешмалар белән хезмәттәшлек сорауларында нәтиҗәле була.

2015 елның 9 декабрендә, Халыкара коррупция белән көрәш көнендә ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында Казан шәһәре һәм Татарстан Республикасы буенча “Иҗтимагый контрольнең милли комитеты” Коррупциягә каршы көрәш өлкәсендәге программаларны тормышка ашыруны этәрү буенча Регионара иҗтимагый оешма вәкиллекләре җитәкчеләре белән очрашу узды. Очрашу кысаларында Россия Федерациясендә коррупциягә каршы тору буенча актуаль проблемалар каралды.


9
декабрь, 2015 ел
чәршәмбе

Ятим балаларны фатирлар белән тәэмин итү буенча татарстан Республикасы законын тормышка ашыру максатыннан һәм ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы йөкләмәсе буенча “Республика мөлкәт казнасы” ДБУ тарафыннан ТР буенча дәүләт теркәве, кадастры һәм картографиясе Федераль хезмәте идарәсенә тапшырылган 129 фатир документының бүгенге көндә 80 фатиры дәүләт теркәве үтте.


8
декабрь, 2015 ел
сишәмбе

2015 елның 07 декабрендә Татарстан Республикасы Президентының “Татарстан Республикасында халыкка хокукый мәгариф һәм юридик ярдәм күрсәтү системасын үстерү буенча чаралар турында” Указын тормышка ашыру кысаларында Татарстан халыклары дуслыгы йортында I, II, III группа инвалидларга, бала-инвалидларга һәм аларның законлы вәкилләренә бушлай юридик ярдәм күрсәтү буенча чара үткәрелде.

Консультация бирү төркеме составында ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы белгече Анна Ханжина юридик ярдәм күрсәтүдә катнашты.


7
декабрь, 2015 ел
дүшәмбе

       ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев каршында үткән чираттагы оператив киңәшмәдә  2015 елның 11 аенда республика бюджетына кергән салым булмаган табыш буенча нәтиҗә күрсәткечләре бирелде.

       Министрлыкның  икътисад бүлеге белгечләре хәбәр итүенчә, 2015 елның 11 аенда республика бюджетына дәүләт мөлкәте һәм җир кишәрлекләреннән файдаланудан 636 миллион 190 мең сум акча керде. Шулай итеп, 11 айда бюджет йөкләмәсе 99,01 % ка үтәлде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International