ЯҢАЛЫКЛАР


18
декабрь, 2015 ел
җомга

       ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы боерыгы буенча "Матди тәэмин итү идарәсе" ДБУ хезмәткәрләр белән  террористик куркынычлык янау вакытындагы гамәлләр кылу буенча инструктаж үткәрде. Оешма территориясендә иминлек кагыйдәләрен бозуның нәтиҗәләре буенча аңлатма бирелде. шулай ук хезмәткәрләргә чит предметларга, кешеләргә игътибарлы булырга тәкъдим ителде. Гадәттән тыш хәлләр килеп чыккан очракта җитәкчеләргә мөрәҗәгать итәргә кушылды.


17
декабрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе

ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында Универсиада 2013 спорт объектларының инженерлык челтәрләрен (тышкы яктырту, канализация агу челтәре, су белән тәэмин итү, су бүлә торган челтәрләр) махсуслашкан оешмаларга тапшыру сораулары буенча киңәшмә үтте.

 «КонсультантПлюс»  хокук системасында Россия Икътисад үсеше министрлыгының  дәүләт яки муниципаль милектә булган җир кишәрлекләре чикләре урынын килешүгә кагылышлы 24.09.2015 N ОГ-Д23-12402 «Мөрәҗәгатьне карау турында» хаты урнаштырылган. Хатта 24 июля 2007 г. № 221-ФЗ  “Күчемсез милекнең дәүләт кадастры” Федераль законының 39 маддәсене. 3 бүлегендә кушылып торган җир кишәрлекләре булган шәхесләрнең җир кишәрлекләре чикләре урынын билгеләүнең кайсы очракларда мөмкин булуы турында әйтелгән.

Дәүләт кадастр исәбе башкарылу кире кагылган очракта Кадастр турындагы законның 27 маддәсенең 13 бүлеге нигезендә судка мөрәҗәгать итү мөмкинлеге турында да хәбәр ителгән.

       15.12.2015 Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсендә кадастр инженерларына закон буенча куелган таләпләргә туры килүгә имтихан үткәрелде. Кадастр инженеры булырга теләк белдергән 18 кешенең имтихан бирүгә 15 е килде.

       Имтихан үтү нәтиҗәләре буенча 9 предентент кына кадастр  инженеры аттестаты алу хокукына ия булды. Алар 80 сорауның 64 енә дөрес җавап бирделәр.

 


16
декабрь, 2015 ел
чәршәмбе

16.12.2015 ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министрның беренче урынбасары Сергей Демидов җитәкчелегендә Синьцзян-Уйгур автоном районы (Кытай Халык Республикасы) делегациясе белән очрашу узды.

      Очрашуда Татарстан Республикасы территориясеендә авыл хуҗалыгы һәм хайван җитештерү зонасы булдыру мөмкинлеге турында сораулар каралды.


15
декабрь, 2015 ел
сишәмбе

Кичә, агымдагы елның 14 декабре көнне, сәгать 12.00 дән 20.00 кадәр Россия Федерациясе Конституциясе көнне ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында Россиякүләм гражданнарны кабул итү көне үтте.

Гражданнарның мөрәҗәгатьләре төрле иде: эшмәкәрлек эшчәнлеген үстерү максатыннан җир кишәрлекләрен һәм күчемсез милек объектларын арендалау, җир кишәрлекләре алу, закон буенча консультацияләр, торак урыннарны хосусыйлаштыру һәм Министрлык эшчәнлегенә кагылышлы башка төрле сораулар.

Кабул итү барышында барлык мөрәҗәгатьләр буенча да Министрлыкның вәкаләтле вәкилләре тиешле аңлатмалар бирделәр. Мөрәҗәгатьчеләр барысы да җылы кабул итүгә һәм сорауларына канәгатьләнерлек җаваплар алуларына сөнеп, Министрлык тарафына рәхмәтле булып киттеләр.

 2015 елның 12 декабрендә ТР дәүләт хезмәткәрләре спартакиадасы кысаларында “КАИ-Олимп” спорт комплексында баскетбол буенча спорт ярышлары үтте.

Министрлык командасы составында Мөбарәков А.Г., Сарыков А.И., Минуллин М.Г., Галиев А.И., Хәбибуллин Т.Р., Нуруллин С.А., Бакирова Р.Р. һәм Проценко Д.И.  катнаштылар. ТР Җир һәм мөлкәт командасы ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы һәм ТР буенча  федераль казначейлыгы идарәсе командалары белән очрашты.


14
декабрь, 2015 ел
дүшәмбе

 10.12.2015 көнне бәяләү эшчәнлегенең җирле үзидарә һәм дәүләт хакимияте органнарының субъектлар белән хезмәттәшлегенә багышланган Хабаровск шәһәрендә үткән түгәрәк өстәлдә ТР Бәяләүчеләр союзы идарәчелеге әгъзасы, “Татарстан бәяләүчеләре җәмгыяте” оешмасы рәисе Дмитрий Захматов чыгыш ясады.  Чыгышында ул регион бәяләүчеләре һәм хөкүмәт өчен билгеле булган иң төп һәм актуаль мәсьәләләр чишү практикасы турында сөйләде.

Тулырак мәгълүмат:

http://sroroo.ru/press_center/news/1354431/?clear_cache=Y

ТР Министрлар  Кабинеты боерыгы нигезендә ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында 1 декабрьдән 10 сына кадәр Халыкара инвалидлар көне кысаларында физик яктан мөмкинлекләре чикләнгән  гражданнар проблемасын чишү буенча чаралар үткәрелде. Бу акция инвалидлар хокукы турындагы Конвенцияне тормышка ашыру максатыннан үткәрелде.  

ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан расланган чара планы буенча  министрлык хезмәткәрләре “Балачак шатлыгы” хәйрия  акциясендә катнаштылар, министрлыкның инвалидлыгы булган хезмәт ветераннарына матди ярдәм күрсәтелде. Ел агымында махс оешмаларга 42 050 сум күләмендә акча җыеп җибәрелде.

10.12.2015 ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы хезмәткәрләре ТР Инвестиция үсеше агентлыгы оештырган дәүләт-шәхси партнерлык буенча укыту семинарында катнаштылар. Семинар “№ 224-ФЗ 13.07.2015 дәүләт-шәхси партнерлык турындагы федераль законнарны куллануда регион аспектлары һәм № 115-ФЗ 21.07.2005 концессион килешмәләр” темасы буенча узды.

Семинарда     дәүләт-шәхси партнерлык буенча   федераль закон   үзенчәлекләре каралды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International