ТР Бәяләүчеләр союзы Партнерлыгының тарифлар политикасы буенча Комитетының бәяләү оешмалары тарифларын мониторинглау нәтиҗәләре буенча 2016 елда бәяләү эшләре өчен тәкъдим ителгән минималь тарифлар расланды.
Тарифлар оценщики-рт.рф сайтының “Документлар” бүлегендә урнаштырылган.
01.01.2016 ТР Законы № 108-ТРЗ, 26.12.2015 Татарстан Республикасында шәһәр, авыл җирлекләренең җирле үзидарә органнары һәм Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары арасында дәүләт милке чикләнмәгән җир кишәрлекләре белән эш итү вәкаләтләрен яңадан бүлү турында һәм ТР Законы № 109-ТРЗ, 26.12.2015Татарстан Республикасы муниципаль районнарының җирле үзидарә органнарына дәүләт милке чикләнмәгән җир кишәрлекләре белән эш итү буенча Татарстан Республикасы дәүләт вәкаләтләрен бирү турындагы Татарстан Республикасы Законнары гамәлгә керәчәк.
Бу ТР Законнары Татарстан Республикасының шәһәр, авыл җирлекләре территорияләрендә булган дәүләт милке чикләнмәгән җир кишәрлекләре белән эш итү буенча вәкаләтләрне җирле үзидарә органнарыннан муниципаль районнарының җирле үзидарә органнарына тапшыру карый.
“Республика мөлкәт казнасы” ДБУ тарафыннан 24.12.2015 тәкъдимнәр кертү формасы буенча ачык аукцион үткәрелде. Аукционга Татарстан Республикасы учреждениеләренең оператив идарәсендә булган 2 автотранспорт чарасы сатуга куелды. Сату нәтиҗәсендә 38 500 сумга 1 автомобиль сатылды.
Һава торышы шартлары начараю сәбәпле ДБУ «Матди тәэмин итү идарәсе» транспорт бүлегенең җаваплы хезмәткәре йөртүчеләрне өстәмә кыенлыкларга әзерләү максатыннан “Начар һава торышы шартларында юл хәрәкәте иминлеге” темасы буенча инструктаж үткәрде. Инструктажга төрле һава шартларында юл хәрәкәте иминлеге һәм автомобильләрне эксплуатацияләү сораулары кертелде.
ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы мөрәҗәгате буенча ТР Бәяләүчеләр советы экспертлары Баулы һәм Аксубай районындагы берничә күчемсез милекнең базар бәясе буенча исәп-хисап буенча рецензия ясадылар.
Экспертлар Андрей Лисичкин, Дмитрий Захматов, Дамир Тимершин, Алсу Гыйләҗева, Марат Сөләйманов якынча анализ яасадылар һәм утырышта ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләренең бәяләү бүлеге белгечләренең фикерен тыңладылар. Министрлык белгечләре һәм экспертлар республика районнарының күпчелегендә бәяләү эшләренең түбән дәрәҗәдә булуын, муниципалитетлардагы хакимият органнары тарафыннан контрольнең җитәрлек дәрәҗәдә булмавын билгеләделәр.
Нәтиҗә буларак – документлар буенча мөлкәтнең базар бәясе 60,5 дан 28 тапкырга киметелеп күрсәтелгән. Гамәлдәге закон буена 3 дисциплинар җәзага тартылган оешма бәяләү эшчәнлеге белән шөгыльләнү тыела.
24.12.2015 ТР һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында ведионконференция режимында күчемсез милекне муниципаль милектән республика милкенә кабул итү, яки республика милкеннән муниципаль милеккә тапшыру сораулары буенча комиссия утырышы булды.
Утырышта комиссия әгъзалары белән берлектә онлайн режимда республика муниципаль районнарының мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре Палаталары вәкилләре катнашында күчемсез милекне республика милкеннән муниципаль милеккә тапшыру турындагы 4 тәкъдим каралды.
Комиссия утырышы нәтиҗәләре буенча барлык тәкъдимнәр дә канәгатьләндерелде.
ТР Бәяләүчеләр слюзының йомгаклау утырышында Партнерлык өчен мөһим булган сораулар каралды.
Идарәчелек әгъзаләре Андрей Лисичкин, Нели Мөхәммәтханова, Алинә Миннәхмәтованың Россия Икътисад үсеше министрлыгы каршындагы бәяләү өлкәсе буенча совет органнарындагы эшчәнлек турында чыгышларын тыңладылар. оценщики-рт.рф рәсми сайтында тәкъдим ителә торган бәяләү тарифлары урнаштырылачак. Алардан куллану һәм файдалану буенча ТР муниципаль берәмлекләренә аңлатмалар җибәрелде.
21декабрь көне ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министр урынбасары Рөстэм Мерзакреев рәислегендә кадастр инженерларын аттестацияләү буенча комиссия утырышы узды. Утырышта кадастр инженерларының квалификацион аттестатларын гамәлдән чыгару яки чыгармау соравы каралды.
Утырышка чакырылган закон таләпләрен бозган 3 кадастр инженерыны 2 се генә килде. Аларга закон таләпләрен саклауны раслаучы дәлилләр китерү, яки аларны үтәмәүне раслаучы сәбәпләр китерү мөмкинлеге бирелде.
Комиссия утырышы нәтиҗәләре буенча 2 кадастр инженерының квалификацион аттестатлары гамәлдән чыгару турында карар кабул ителде, 3 нче кадастр инженерының материалларын карау кичектерелде.
ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан гомуми мәйданы 269,1 кв.м 2 каттагы дәүләт милкен бәясен арттырып сату буенча аукцион игълан ителде. аукцион 2016 елныж 15 гыйнварында сәг. 10.00 да башлана.
Башлангыч бәясе - 8 145 060 сум.
Аукцион адымы - 122 000 сум.
16.12.2015 көнне "Матди тәэмин итү идарәсе" ДБУ оператив идарәсендә булган 19 автотранспорт чарасы сату буенча ачык формада аукцион үткәрелде. Аукционда гомуми бәясе 300 сумга 3 автомобиль сатылды.