ЯҢАЛЫКЛАР


22
гыйнвар, 2016 ел
җомга

       ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев каршында үткән чираттагы оператив киңәшмәдә  2015 елда республика бюджетына кергән салым булмаган табыш буенча нәтиҗә күрсәткечләре бирелде.

       Министрлыкның  икътисад бүлеге белгечләре хәбәр итүенчә, 2015 елда республика бюджетына дәүләт мөлкәте һәм җир кишәрлекләреннән файдаланудан 917 миллион 950 мең сум акча керде. Шулай итеп, 2015 елда бюджет йөкләмәсе 102 % ка үтәлде.


21
гыйнвар, 2016 ел
пәнҗешәмбе

       ТР Җир һәм мөлкәт өнәсәбәтләре министрлыгы боерыгы буенча “Республика мөлкәт казнасы” ДБУ хезмәткәре Дини оешма вәкиле белән Питрәч районының теркәү бүлегенә Кулай авылындагы чиркәүне Дини оешма милакенә тапшыру өчен документлар бирелде.

       Константиновка бистәсендәге “Матди тәэмин итү идарәсе” ДБУ траспорт бүлеге трафыннан ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгына төрле чаралар башкару максатыннан 4 автомобиль бтрелде. Чистай, Яшел үзән,  Биектау, Питрәч районнарына барылды. Атна буенча министрлык йомышларын башкару өчен 19 транспорт чарасы бирелде.


20
гыйнвар, 2016 ел
чәршәмбе

ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы боерыгы буенча Дементьев ур, 29а адресы буенча урнашкан 88,1 кв м мәйданлы дәүләт милкеннән файдалану тикшерелде.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча дәүләт милке шәхси эшмәкәр тарафыннан азык-төлек кибете итеп файдалылуы ачыкланды. Ләкин эшмәкәр куллану хокукын раслаучы документларны күрсәтмәде.


19
гыйнвар, 2016 ел
сишәмбе

“220-285 км участокта Миннебаево-Казан газүткәргечен кору” проектын тормышка ашыру максатыннан ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре минситрлыгы бүгенге көндә Биектау районы территориясендәге “Агротакт” ҖЧҖ милкендәге 16:16:040603:108 кадастр номерлы 108,2102 га мәйданлы җир кишәрлеген алу буенча эш башкара.

ТР Министрлар Кабинеты тарафыннан “Җир кишәрлеген дәүләт кирәкләре өчен тартып алу турындагы” карар кабул ителде.


18
гыйнвар, 2016 ел
дүшәмбе

2016 елның 15 гыйнварында ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында бәясен күтәрү юлы белән дәүләт милкен сату буенча ачык  аукцион үткәрелде. Сатуга куелган Бауман урамы, 60 адресы буенча урнашкан гомуми мәйданы 269,1 кв.м дәүләт милке 8,3 миллион сумга сатылды.

Сатудан кергән акча Татарстан Республикасы бюджетына керәчәк.


15
гыйнвар, 2016 ел
җомга

       Министрлыкның Җир ресурслары идарәсе белгечләре хәбәр итүенчә, Татарстан Республикасында барлыгы, Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләрен исәпкә алып, 24 193  җир кишәрлеге бирелгән.

 Казанда – 2 647, Яр Чаллыда -2 325 җир кишәрлеге бирелде.


14
гыйнвар, 2016 ел
пәнҗешәмбе

  14 гыйнвар көне ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министр урынбасары Рөстэм Мерзакреев рәислегендә кадастр инженерларын аттестацияләү буенча комиссия утырышы узды. Утырышта 8 кадастр инженерының квалификацион аттестатларын гамәлдән чыгару яки чыгармау соравы каралды.

       Утырышка чакырылган закон таләпләрен бозган кадастр инженерының  6 сы килде, 2 се төрле сәбәпләр аркасында килмәде.  Кадастр инженерына закон таләпләрен саклауны раслаучы дәлилләр, яки аларны үтәмәүне раслаучы сәбәпләр китерү мөмкинлеге бирелде.

       Комиссия утырышы нәтиҗәләре буенча 7 кадастр инженерының квалификацион аттестатларын гамәлдән чыгармаска дигән карар кабул ителде, 1 сенең  материалларын карау кичектерелде.


13
гыйнвар, 2016 ел
чәршәмбе

   Минземимущество Республики Татарстан относительно предоставления земельного участка юридическим лицам в соответствии с подпунктом 3 пункта 2 статьи 396 Земельного кодекса Российской Федерации, отмечает следующее.

       Подпунктом 3 пункта 2 статьи 396 Земельного кодекса Российской Федерации установлено, что договор аренды земельного участка, находящегося в государственной или муниципальной собственности, заключается без проведения торгов в случае предоставления земельного участка в соответствии с распоряжением высшего должностного лица субъекта Российской Федерации для размещения объектов социально-культурного и коммунально-бытового назначения, реализации масштабных инвестиционных проектов при условии соответствия указанных объектов, инвестиционных проектов критериям, установленным законами субъектов Российской Федерации.


12
гыйнвар, 2016 ел
сишәмбе

       ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы муниципаль  берәмлекләр белән төзелгән килешмәләр нигезендә муниципаль милек һәм җир кишәрлекләре белән идарә итүдә сату-алу эшләре буенча мониторинг үткәрү эшен дәвам итә.

       2015 елда министрлык тарафыннан ТР муниципаль  берәмлекләрдән килгән 3275 сату-алу эше буенча 1654 мөрәҗәгать каралды, шуларның 1126 сату-алу эше башкару килешенде. 2149 ы буенча документлар кимчелекләрне төзәтү өчен кире кайтарылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International