Министрлыкның Җир ресурслары идарәсе белгечләре хәбәр итүенчә, Татарстан Республикасында барлыгы, Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләрен исәпкә алып, 24 255 җир кишәрлеге бирелгән.
Казанда – 2 647, Яр Чаллыда -2 325 җир кишәрлеге бирелде.
ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы карамагындагы "Республика мөлкәт казнасы" ДБУ тарафыннан 2016 елның гйнвар аенда аукционнар үткәрелде:
- 8 267 060 сум күләмендә күчемсез милек объектларын хосусыйлаштыру буенча;
- гомуми суммасы 181 503 сум күләмендә булган ирексезләп тартып алынган 3 җир кишәрлеген сату буенча;
- мөлкәтне арендага бирү буенча. Аның нәтиҗәләре буенча мөлкәтне арендалау буенча 4 килешмә төзелде.
ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан 2016-2017 елларга Татарстан Республикасының дәүләт өлеше булган акционерлык җәмгыятьләрен контрольдә тоту һәм идарә итү органнарына дәүләт вәкилләре һәм бәйсез директорлар кандидатларын этәрү эше төгәлләнде.
Бүгенге көндә Татарстан Республикасының дәүләт өлеше булган акционерлык җәмгыятьләрен контрольдә тоту һәм идарә итү органнарына 87 акционерлык җәмгыятенә 182 дәүләт вәкиле этәрелде.
Премьер-министр объектларны буш тотмыйча, аларның файдага хезмәт итәргә тиешлеген ассызыклады.
2015 нче елда Татарстан Республикасы Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы алдында торган барлык бурычлар тулысынча үтәлгән, моннан тыш, министрлык тарафыннан күп кенә инициативалар тәкъдим ителгән. Бүген министрлык коллегиясенең киңәйтелгән утырышында ТР Премьер-министры Илдар Халиков шундый бәя бирде.
Хөкүмәт башлыгы ассызыклаганча, җир һәм милек мөнәсәбәтләре республиканың һәр район-шәһәренә кагыла, шуңа күрә коллегия утырышының муниципаль берәмлекләр башлыклары белән видеоконференция режимында үткәрелүе дә очраклы түгел.
Татарстан Республикасының Президенты Р.Н. Миннехановның муниципаль унитар оешмалар эшчәнлеген контрольдә тотуның нәтиҗәсен арттыру турындагы йөкләмәсен тормышка ашыру максатыннан ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре минситрлыгы вәкилләре ТР Финанслар министрлыгының казначылык департаменты тарафыннан үткәрелгән киңәшмәләрдә катнашты. Киңәшмәдә министрлык тармаклары, җирле үзидарә органнары, дәүләт һәм муниципаль унитар оешма вәкилләре катнашты.
Киңәшмәдә югарыда күрсәтелгән оешмаларның 2016 елда эш тәртибе үзгәрүе турында әйтелде, ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы каршына яңа – 195 унитар оешманың финанс-хуҗалык эшчәнлегенең төп күрсәткечләренә мониторинг ясау бурычы куелды. Шуларның 24 е бетерелү, банкротлык процедуралары үтә, 16 сы дәүләт унитар оешмасы.
2016 елның 28 гыйнварында гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтү буенча мәгълумати-консультация группасы Яшел Үзән муниципаль районыны халкына бушлай юридик ярдәм күрсәтергә барды.
Бу чарада группа составында ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы белгече Анна Ханжина җир законнары сораулары буенча ярдәм күрсәтте.
ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан республикадагы газ бирү челтәрләре иминлеген тәэмин итү максатыннан 2014 елдан бирле газбүлгеч челтәр саклык зоналары чикләрен (газүткәргечләр) раслау һәм алар кергән җир кишәрлекләренә чикләүләр кую буенча эш башкара.
2015 елны Министрлык тарафыннан 3,2 мең км озынлыктагы газбүлгеч челтәр саклык зоналары чикләре (газүткәргечләр) расланды һәм Казан шәһәре һәм 11 муниципаль район территориясендә 5,2 кв.км мәйданнан артык җир кишәрлекләренә чикләүләр куелды.
Бу эш башкару буенча вакәләтләр тапшырылганнан бирле Министрлык тарафыннан барлыгы 20,7 мең км озынлыктагы газбүлгеч челтәр саклык зоналары чикләре (газүткәргечләр) расланды һәм Татарстан Республикасының 32 муниципаль районы территориясендә 83 кв.км мәйданнан артык җир кишәрлекләренә чикләүләр куелды.
Федераль законнар нигезендә җир төзелеше эшләрен бары тик квалификацион имтихан биргән кадастр инженерлары гына башкара ала. Татартан Республикасында закон таләрләре буенча кадастр инженерларын аттестацияләү буенча Комиссия булдырылды. Бу комиссия составына Министрлык хезмәткәрләре дә керә.
2015 елда 11 квалификацион имтихан үткәрелде, анда 172 кеше катнашты, ләкин шуларның 83 е генә «кадастр инженеры» исеме алуга лаек булды. (Тагын 13 таныклык гариза бирүчеләрнең персональ мәгълүматларына үзгәрешләр керү нәтиҗәсендә бирелде).
На заседании Правления НП "Союз оценщиков Республики Татарстан" определено, что общее годовое собрание членов Партнерства состоится 22 марта 2016 года, в 10.00 по адресу: г. Казань, ул. Вишневского, 26. Перечень материалов по вопросам повестки дня собрания будет утвержден и направлен членам Партнерства в середине февраля. Список лиц, имеющих право на участие в собрании, составлен по данным Реестра членов Партнерства на 26.01.2016. Правлением принято решение о размере и условиях оплаты членских и вступительных взносов в 2016 году.
Министрлык эшчәнлегенең иң төп юнәлешләренең берсе – дәүләт оешмалары һәм учреждениеләрендәге үзләренең ресурларын эшләп бетереп искергән төп чараларны исәптән төшерү.
2015 елда исәптән төшерү буенча мөрәҗәгатьләр саны 40% ка артты. 680 оешмадан килгән гаризаның 631 енә исәптән төшерүгә рөчсәт бирелде, 7229 объект исәптән төшерелде. Бу узган ел күрсәткечләреннән 2,2 тапкыр артык.
Исәптән төшерелгән объектлар арасында - 127 бина һәм корылма, 21 фельдшер-акушерлык пунктлары.
Министрлыкның исәптән төшерү буенча комиссиясе тарафыннан амортизациясе дөрес исәпләнмәү нәтиҗәсендә 49 оешманың гаризасы кире кагылды.