ЯҢАЛЫКЛАР


12
февраль, 2016 ел
җомга

ТР бәяләүчеләр союзының экспертлары Тр Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы мөрәҗәгате буенча Тр балтач районындагы җир кишәрлеге белән админитсратив бинаны бәяләү турындагы исәп-хисап турында фике алышу һәм рецензияләү үткәрделәр.

Бәяләү заказчиклары Балтач районының Мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы утырышка килмәделәр.

ТР Бәяләүчеләр союзының Эксперт-консультацион советы әгъзаләре Андрей Лисичкин, Дмитрий Захматов, Тәнзиля Удод һәм Марат Сөләйманов исәп-хисап буенча үзләренең принциапиаль санаган кимчелекләрен санап чыктылар. Тр Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы хезмәткәрләренең әйткән кимчелекләрен һәм фикерләрен тыңладылар.


11
февраль, 2016 ел
пәнҗешәмбе
 

Бүген 5 нче чакырылыш ТР Дәүләт Советының 15 нче утырышында “Татарстан Республикасы Җир кодексына үзгәрешләр кертү турында”гы 178-5 нче номерлы ТР закон проекты I укылышта кабул ителде. 

Ул дәүләт һәм муниципаль саналган җир кишәрлекләрен юридик затларга һәм гражданнарга бирү мәсьәләләренә кагыла. 

ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин журналистлар белән аралашу барышында бу үзгәрешләрнең федераль законнарда булган үзгәрешләргә бәйле икәнен ассызыклады. Ул шулай ук закон проектының җирләрне тагын да нәтиҗәлерәк файдалануга юнәлдерелгән булуын билгеләп үтте. 

“Республикадаа, район үзәкләрендә һәм җирлекләрдә моннан 3-5 ел элек хосусыйлаштырылган, әмма файдаланылмаган җирләр күп. Бу — безнең төп фондыбыз, җир ул җитештерү ысулы”, - диде парламент җитәкчесе. Аның сүзләренчә, законда җирне теркәү, хисапка кую һ.б. мәсьәләләр дә карлаган. Бу безгә күп керем дә китермәс, әмма җир “эшләргә” тиеш, диде ул бу уңайдан.

Эш группасын Татарстан Республикасы  Премьер-министры Илдар Халиков җитәкчелегендә үтте.

Минзәлә муниципаль районы Советының “Минзәлә муниципаль районының 2015 елда социаль-икътисади үсеше нәтиҗәләре һәм 2016 елга бурычлары” темасына багышланган утырышы алдынна эш группасы "Мебелев" җиһаз фабрикасында булды, анда җитештерү базасын карадылар, чыгарыла торган продукция белән таныштылар.

 


10
февраль, 2016 ел
чәршәмбе

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы белән «Транснефть» АК» ААҖ арасында үзара хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Имзаларны ТР Президенты Рөстәм Миннеханов һәм  «Транснефть» АК» ААҖ идарәчелеге рәисе Николай Токарев куйды. Рөстәм Миннеханов Николай Токаревка республика күрсәткән ярдәме, стратегик мәсьәләрне хәл итүдә,  социаль проектларда катнашуы өчен рәхмәтен белдерде.Николай Токарев бүген имзаланган  Татарстан Республикасы белән «Транснефть» АК» ААҖ арасында үзара хезмәттәшлек турындагы килешмәне сәнәгать эшчәнлегендә, һәм хәйрия буенча бердәм проктларны хәл итүдәге күп сорауларны хәл итүгә ярдәм итәчәк дип билгеләде.


9
февраль, 2016 ел
сишәмбе

ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы йөкләмәсе буенча 02.02.2016 Казан шәһәре, кленовая. 23 А адресы буенча урнашкан дәүләт милкеннән файдалану тикшерелде. Тикшерү нәтиҗәләре буенча, гомуми мәйданы 687,44 кв.м дәүләт милкенен файдаланылмавы ачыкланды.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты 2016 елда Татарстан дәүләт милкен хосусыйлаштыру буенча фаразланган планына “Түбән Кама нефтехим” ҖАҖ (22%), Шашин исемендәге “Татнефть” ҖЧҖ (4,31%), “ТАНЕКО” АҖ (9%) акцияләре пакетын кертеп үзгәрешләр ясады.

Мондый карарны 2016 елның 2 февралендә Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков имзалады.

Бу карар Татарстан Республикасының ресурсларын нәтиҗәлерәк файдалану кирәк булу сәбәпле кабул ителде.

“Түбән Кама нефтехим” ҖАҖ, “Татнефть” ҖАҖ, “ТАНЕКО” АҖ акцияләре пакетлары «Связьинвестнефтехим» АҖ нә, үзенең бердәнбер акционеры – Татарстан Республикасы Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгына тапшырылачак. Шулай итеп, республика үз активлары белән идарә итү формасын алмаштыра.

Бу предприятиеләрнең акцияләр пакетлары Татарстан Республикасы икътисадының һәм әйдәп баручы предприятиеләре һәм компанияләренең өстенлекле юнәлешләрен үстерү һәм ярдәм итү максатында файдаланылачак, шулай ук Кама нефть химиясе кластерын оештыру кысаларында аларның җитештерү кооперациясен ныгытуга булышачак.

Акцияләр белән нинди дә булса операцияләр турында гамәлдәге закон нигезендә мәгълүматны ачу кирәклеге туган очракта, бу мәгълүмат гамәлдәге закон тәртибендә ачылачак.

 


8
февраль, 2016 ел
дүшәмбе

       ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев каршында үткән чираттагы оператив киңәшмәдә  2016 елның гыйнвар аенда республика бюджетына кергән салым булмаган табыш буенча нәтиҗә күрсәткечләре бирелде.

       Министрлыкның  икътисад бүлеге белгечләре хәбәр итүенчә, гыйнвар аенда республика бюджетына дәүләт мөлкәте һәм җир кишәрлекләреннән файдаланудан 8 миллион 460 мең сум акча керде. Шулай итеп, бюджет йөкләмәсе 2,93 % ка үтәлде.

       ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы муниципаль  берәмлекләр белән төзелгән килешмәләр нигезендә муниципаль милек һәм җир кишәрлекләре белән идарә итүдә сату-алу эшләре буенча мониторинг үткәрү эшен дәвам итә.

       2016 елның гыйнвар аенда министрлык тарафыннан ТР  муниципаль  берәмлекләрдән  килгән 240 сату-алу эше буенча 119 мөрәҗәгать каралды, шуларның 64 сату-алу эше башкару килешенде. 176 сы буенча документлар кимчелекләрне төзәтү өчен кире кайтарылды.

Дәүләт милкеннән нәтиҗәле куллану өчен ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре тарафыннан 29.01.2016 дәүләт милке - Спасс районындагы Болгар шәһәренә керү өчен причал стенасын ышаныч идарә килешмәсе төзү хокукына конкурс игълан ителде. Гаризалар 07.03.2016 кадәр кабул ителә. Конвертлар 09.03.2016 көнне сәг. 14.00 ачыла.


6
февраль, 2016 ел
шимбә

“Матди тәэмин итү идарәсе” ДБУ янгын куркынычсызлыгы буенча җаваплы  хезмәткәрләре эш урыннарында эшчеләрнең янгын куркынычы янаган очракта нинди алымнар куллану буенча белемнәрен арттыру, янгын чыккан очракта сүндерү алымнарын, кеше гомерен, мөлкәтне коткару буенча инструктаж үткәрелде.

Танышу барышында шулай ук янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозган өчен административ һәм җинаять җаваплылык сораулары да каралды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International