ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәәтләре министрлыгы карамагындагы "Матди тәэмин итү идарәсе" ДБУ ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының аналитик контрольнең үзәк махсус инспекциясе лабороториясе бинасына техник тикшерү үткәрде.
ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы карамагындагы "Республика мөлкәт казнасы" ДБУ тарафыннан "ат спорты буенча республика бала-яшүсмерләр спорт мәктәбе" ДБУ белән бергәлктә 2016 елның 25 мартында бәясен күтәрү юлы белән ачык формада спорт атларын сату буенча аукцион үткәреләчәк.
Фәрит Мусин рәислегендәге гамәлдән чыгару буенча комиссия 2016 елның гыйнвар-февраль айларында татарстан Республикасы милкендә булган башкарылып белмәгән яки туктатылган төзелеш объектлары буенча төп фондны гамәлдән чыгару буенча учреждениеләрдән килгән гаризалар каралды.
128 оешмадан килгән гариза карады. Гаризалар буенча 35 оешмага гамәлдән чыгару рөхсәте бирелде: 268 мөлкәт объекты, шул исәптән 228 берәмлек җиһаз һәм оргтехника, 40 берәмлек автотранспорт гамәлдән чыгарылды.
2016 елның 18 февралендә ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министр урынбасары Фәрит Мусин җитәкчелегендә дәүләт гражданлык хезмәтенең мөлкәт идарәсенең Аренда, дәүләт мөлкәтен реализацияләү һәм инвестиция проектларын тормышка ашыру бүлегенең 1 разрядлы өлкән белгече вазифасына конкурсның икенче этабы үткәрелде.
21февраль көне ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министр урынбасары Рөстэм Мерзакреев рәислегендә кадастр инженерларын аттестацияләү буенча комиссия утырышы узды. Утырышта кадастр инженерларының квалификацион аттестатларын гамәлдән чыгару яки чыгармау соравы каралды.
2015 елда ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан әзерләнгән проектлар буенча гомуми мәйданы якынча 1 мең га булган 520 авыл хуҗалыгы җирләрен Татарстан Республикасы эшмәкәрләренә, шул исәптән кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына карьерлар, элемтә объектлары, нефть чыгару, юл кырые сервисы һәм башка сәнәгать объектлары төзелеше эшләре алып баруга яраклы категорияләргә күчерү өчен ТР Министрлар Кабинеты 132 карар чыгарды.
17.02.2016 көнне ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы каршындагы Иҗтимагый советы яңа составының утырышы булды. Утырышта ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев, министр урынбасарлары, структур подразделениеләр җитәкчеләре катнаштылар.
2016 елның 14 феврале көнне республиканың барлык шәһәр һәм районнарында “Россия чаңгы юлы - 2016” массакүләм чаңгы ярышлары үтте. ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы хезмәткәрләре Казан шәһәрендә оештырылган өч мәйдандагы чаңгы ярышларында катнаштылар. Министрлык чаңгычыларының төп массасы залесный бистәсендәге “Кояшлы” сәламәтләндерү лагере янындагы мәйданда катнаштылар.
ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының күп кенә хезмәткәрләре Идел буе районының Имәнлек һәм Совет районының Дәрвишләр бистәсендәге Каенлык мәйданнарындагы йөгерештә катнаштылар.
Бу чараның алда республикада чаңгы спортын популярлаштыруга йогынтысы зур.
«Дәүләт мөлкәт казнасы» ДБУ тарафыннан 01.02.2016 көнне ачык формада бәясен күтәрү юлы белән автотранспорт чаралары сату буенча аукцион үткәрелде. Сатуга куелган 3 тарснпорт чарасының 1 се 257 300 сумга сатылды.
11 февраль көнне Тр Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министр урынбасары Рөстәм Шәмиев җитәкчелегендә ТР төзелеш, архитектура, торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы тарафыннан файдалануга тәкъдим ителгән ГИС "Стройкомплекс программа продукты сораулары буенча киңәшмә үткәрелде. Киңәшмәдә ТР Төзелеш минитсрлыгы, АО "БАРС Груп", ГКУ "ГИСУ РТ", ОАО "ICL КПО ВС", министрлык хезмәткәрләре катнаштылар.
Киңәшмә барышында ГИС "Стройкомплекс программа продуктын ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының мәгълүмат системаларын интеграцияләү турында сөйләшенде, шулай ук минситрлык хезмәткәрләре тарафыннан ГИС "Стройкомплекс" ка мәгълүматлар кертү буенча план төзелде.