ЯҢАЛЫКЛАР


11
март, 2016 ел
җомга

Бу көнне Кулагина, 1 адресы буенча мөрәҗәгать итүчеләр кулланучылар хокукын яклау көненә багышланган акциядә катнаша алалар. ТР буенча кадастрлар палатасында мөрәҗәгать итүчеләр  санаулы җир кишәрлекләре һәм йортларның кадастр бәясен белергә, шулай ук тиз арада кирәкле белешмәләр алырга мөмкин булачак.

ТР Кадастр палатасында бу көнне теләгән кешеләргә борчыган сораулары буенча җавап һәм киңәшләр алырга, диретор урынбасарларына мөрәҗәгать итү мөмкинлеге дә булачак.


10
март, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә ТРда Коррупциягә каршы көрәш эшен җайга салу комиссиясенең чираттагы утырышы узды. Утырышта шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре башлыклары катнашты.   

Татарстан дәүләт хакимияте органнарының коррупциягә каршы эшен кешеләр тарафыннан җитәрлек дәрәҗәдә уңай дип танылган Россия төбәкләре арасына керүгә карамастан, җиңүне бәйрәм итәрлек сәбәпләр юк, дип саный Татарстан Республикасы Президенты. Ул билгеләп үткәнчә, бүген  товарлар сатып алу, эшләр башкару һәм хезмәт күрсәтүләр өлкәсендә  коррупция чалымнары буенча прокуратура органнары тарафыннан ачылган закон бозулар саны арту күзәтелә. Шундый ук хәл дәүләт финанс контроле ораннары тарафыннан да ачыклана.   


9
март, 2016 ел
чәршәмбе

3 март көнне ТР Дәүләт советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты утырышы узды. утырышны комитет рәисе тахир Хадиев алып барды.

Утырышта шулай ук ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова катнашты.

Утырыш барышында ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрының урынбасары Сергей Демидов күп балалы гаиләләрне бушлай җир кишәрлекләре белән тәэмин итү программасын тормышка ашыру турында чыгыш ясады.

 

       ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев каршында үткән чираттагы оператив киңәшмәдә  2016 елның үткән ике аенда республика бюджетына кергән салым булмаган табыш буенча нәтиҗә күрсәткечләре бирелде.

       Министрлыкның  икътисад бүлеге белгечләре хәбәр итүенчә, гыйнвар-февраль айларында республика бюджетына дәүләт мөлкәте һәм җир кишәрлекләреннән файдаланудан 174 миллион 360 мең сум акча керде. Шулай итеп, бюджет йөкләмәсе 60,36 % ка үтәлде.

       Шул исәптән, статьялар буенча:

мөлкәтне арендалаудан – 8,44 миллион сум - план 14,6 % ка үтәлгән;

җирне арендалаудан – 6,37 миллион сум – план 13,4 % ка үтәлгән;

дивидентлардан – 102,94  миллион сум – план 163,2 % ка үтәлгән;

мөлкәтне ышаныч идарәгә тапшырудан  – 47,38 миллион сум табыш кергән– план 84,3 % ка үтәлгән;

мөлкәтне сатудан – 8,60 миллион сум – план 28,7% ка үтәлгән;

җир сатудан – 0,63  миллион сум акча кергән.


4
март, 2016 ел
җомга

2016 елның 4 мартында ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының актлар залында  8 март – Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган тантаналы чара үткәрелде.

      Министр Азат Хамаев министрлыкта эшләүче хатын-кыз хезмәткәрләрне яз бәйрәме белән котлады, министрлык алдына куйган бурычларны уңышлы башкарганнары өчен рәхмәтен белдерде.

      Азат Хамаев хатын-кызларга  бүләкләр тапшырды. Гөлнур Румянцевага «2014 елда Сочи шәһәрендә XXII кышкы олимпия уеннары һәм XI Кышкы паралимпия уеннары» истәлекле медале һәм грамота, Илвира Исхаковага ТР Министрлар Кабинетының Рәхмәт хаты тапшырылды. ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының мактау грамотасы белән Татьяна Дернова, Алинә Ризаева, Алина Мусина; ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының рәхмәт хаты белән Гүзәл Миндубаева һәм Резеда Тимергалиева бүләкләнделәр.


3
март, 2016 ел
пәнҗешәмбе

2016 елның 3 мартында ТР Бәяләүчеләр союзының Эксперт-консультацион Советы утырышы узды. Утырышта ТР буенча ЭЭМ коррупция һәм икътисади иминлек идарәсенең мөлкәтнең базарча бәясен бәяләү турындагы мөрәҗәгате каралды.  

Совет экспертлары документлар буенча рецензия ясаучының кисәтмәләре буенча фикер алыштылар һәм кимчелекләр белән килешүләрен белдерделәр. Гамәлдәге закон нигезендә СРО экспертизасы ясату тәкъдим ителде һәм яңадан бәяләү үткәрү мөмкинлеге булу хакында фикер җиткерелде.       Эксперты Совета обсудили и, в основном, поддержали замечания рецензента по представленным документам.    


1
март, 2016 ел
сишәмбе

       ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы муниципаль  берәмлекләр белән төзелгән килешмәләр нигезендә муниципаль милек һәм җир кишәрлекләре белән идарә итүдә сату-алу эшләре буенча мониторинг үткәрү эшен дәвам итә.

       2016 елның 2 аен дәвамында   айларында министрлык тарафыннан ТР муниципаль  берәмлегеннән килгән 529 сату-алу эше буенча 293 мөрәҗәгать каралды, шуларның 165 сату-алу эше башкару килешенде. 364 сы буенча документлар кимчелекләрне төзәтү өчен кире кайтарылды.


29
февраль, 2016 ел
дүшәмбе

       25.02.2016 ТР һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында истрның беренче урынбасары Сергей Демидов җитәкчелегендә ведиоконференция режимында күчемсез милекне муниципаль милектән республика милкенә кабул итү, яки республика милкеннән муниципаль милеккә тапшыру сораулары буенча комиссия утырышы булды.

       Утырышта комиссия әгъзалары белән берлектә онлайн режимда республика муниципаль районнарының мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре Палаталары вәкилләре катнашында күчемсез милекне республика милкеннән муниципаль милеккә тапшыру турындагы 8 тәкъдим каралды.

       Комиссия утырышы нәтиҗәләре буенча барлык тәкъдимнәр дә канәгатьләндерелде.


26
февраль, 2016 ел
җомга

       2016 елның 25 февралендә гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтү буенча мәгълумати-консультация группасы Кама Тамагы муниципаль районы халкына бушлай юридик ярдәм күрсәтергә барды.

       Бу чарада группа составында ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы белгече Анна Ханжина җир законнары сораулары буенча ярдәм күрсәтте.

 

2016 елның 26 феврале көнне җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрының беренче урынбасары Сергей Демидов җитәкчелегендә ТР буенча Росреестр белгечләре белән берлектә һәм Татарстан Республикасының муниципаль берәмлекләренең Мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палаталары җитәкчеләре катнашында  видеоконференция режимында киңәшмә үткәрелде.

Киңәшмәдә “Җирле үзидарә органнары эшчәнлегенә хокукларны электрон дәүләт теркәве үткәрүне кертү” соравы каралды. Бу эш гражданнарга дәүләт һәм  муниципаль хезмәте алу механизмын электрон формада файдалануны күтәрү максатыннан башкарыла.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International