ЯҢАЛЫКЛАР


23
март, 2016 ел
чәршәмбе

2016 елның 23 мартында ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында “Мастер” Кама индустриаль паркы үсеше” проектын тормышка ашыру сораулары буенча киңәшмә үтте.  Киңәшмәдә ТР Икътисад министрлыгы, ТР Финанс министрлыгы, «КИП «Мастер» АҖ вәкилләре катнаштылар.

 «Мастер» Камского индустриаль  паркы үсеше” проекты   6,9 млрд. сум күләмдә инвестицияләр җәлеп итү белән алтынчы тармакны булдыруны күздә тота.  Финанслау чыганагы сыйфатында “Моношәһәрләр үсеше фонды” (1,9 млрд.сум), Татарстан Республикасы бюджеты (0,1 млрд. сум), шәхси инвестицияләр (4,9 млрд.сум) коммерциячел булмаган оешмалар ярдәм күрсәтәчәк.

Киңәшмәдә Татарстан Республикасының бу проектка керү механизмнары каралды.

22 март көнне “Түгәрәк өстәл” форматында бакчачылар проблемалары буенча киңәшмә үткәрелде. Анда Дәүләт советы депутатлары, Казан шәһәр Думасы, коммерцияче булмаган бакчачылык җәмгыятьләре, министрлык, ведомство, муниципаль хакимият вәкилләре катнаштылар.

“Түгәрәк өстәл” эшендә ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы вәкилләре - Методология һәм муниципаль мөлкәт мөнәсәбәтләрен формалаштыру бүлеге җитәкчесе Владислав Лукоянов һәм  Дәүләт җирләреннән нәтиҗәле файдалану бүлеге җитәкчесе урынбасары Венера Вафина катнаштылар..

Киңәшмәне Открыл КПРФ фракциясе җитәкчесе Хафиз Миргалимов ачты, ул бакчачылык проблемының халыкның күпчелек өлешенә кагылуын билгеләп үтте. Ул сектор проблемаларын җентекләп сөйләп үтте, аның сүзләре буенча аларны хәл итү республиканың азык-төлек иминлеген тәэмин итүдә зур өлеш кертүгә мөмкинлек бирәчәк.


22
март, 2016 ел
сишәмбе

ТР Бәяләүчеләр союзының еллык гомумҗыелышында Партнерлык эшчәнлеге турында исәп-хисап тыңланылды, перспективага үсеш юнәлешләрен билгеләүче оештыру һәм финанс документлары расланды, идарә органы составы сайланылды. Партнерлык идарәчелеге составына ТР Бәяләүчеләр союзы әгъзаләре -   оешма җитәкчеләре һәм хакимият органнарының һөнәри вәкилләре – бәйсез кандидатлар сайланылды. Алар арасында җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары Фәрит Мусин да бар.  Партнерлык Президенты итеп яңадан бертавыштан Лисичкин Андрей сайланылды.

Партнерлык Президенты Лисичкин Андрей исәп –хисап чыгышында  Эксперт-консультацион  советның, Тариф политикасы буенча комитетның Һөнәри әзерлек һәм мәгариф комитетларның актив эшчәнлеген, бәяләү берләшмәләрендәге мәсьәләләрне чишүгә керткән өлешләрен билгеләп үтте.


21
март, 2016 ел
дүшәмбе

Бүген Казанның Меңьеллык мәйданында Үзәк стадион янында Кырымны һәм Севастополь шәһәрен Россиягә кушуның икееллыгына багышланган “Без бергә” митинг-концерты үткәрелде. Чарада катнашучыларны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев, Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, Казан мэры Илсур Метшин, Татарстан Профсоюзлар федерациясе рәисе Татьяна Водопьянова, Кырым Республикасы Бакчасарай районы башлыгы – Бакчасарай район советы рәисе Рифат Дердаров һәм башкалар тәбрикләде. Митингта Татарстан Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре  министрлыгы хезмәткәрләре, җәмәгать оешмалары, иҗтимагый патриотик оешмалар, политик партияләр вәкилләре, югары уку йортларында укучылар, Татарстанның алдынгы коллективлары һәм башкаручылары һәм башкалар актив катнашты. Татарстан ЭЭМ белешмәләре буенча митинг-концертта 12 меңнән артык кеше катнашкан. Чара халык алдында Татарстанның алдынгы иҗат коллективлары һәм артистлары чыгыш ясау белән төгәлләнде.

Исегезгә төшерәбез, – 2014 елның 16 мартында Кырым халкының 82.71%ы һәм Севастополь халкының 95.6%ы катнашында Россия белән яңадан кушылу өчен тавыш бирелгән иде. Татарстан иң баштан ук ярымутрауны үстерергә булыша, тәҗрибә уртаклаша. Республикабызда яшәүчеләр 2014 елның язында Кырымда референдум үткәрү тәкъдимен һәм Кырымны Россия составына кертү карарын күтәренке кабул итте.


18
март, 2016 ел
җомга

ТР Бәяләүчеләр союзы утырышында  17.03.2016 Партнерлык белән идарә итү органына кандидатлар составы, смета, 2016 елга финанс исәп-хисабы проекты расланды.

     Партнерлык  Президенты Андрей Лисичкин чыгышында “Татарстан Республикасында гражданлык җәмгыятенең үсеше” фәнни-практик конференциясенең пленар утырышы  нәтиҗәләре турында сөйләде.  Идарәчелек коммерциячел булмаган социаль мөһим оешмалар га ярдәм күрсәтү программалрын әзерләүдә тәкъдимнәр кертүгә катнашу турында карар кабул итте.


17
март, 2016 ел
пәнҗешәмбе

2016 елның 17 мартында ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министрның беренче урынбасары Сергей Демидов җитәкчелегендә автотранспорт чаралары сату буенча аукцион үткәрелде.

Сатуга куелган 18 автотранспорт чарасының аукционда 9 ы сатылды. 

Сатуга куйган башлангыч бәясе 487,6 мең күләмендәге дәүләт милке 768,7 меңгә сатылды. Бу башлангыч бәядән 1,6 артык. Сатудан кергән акча Татарстн Республикасы бюджетына керәчәк.


16
март, 2016 ел
чәршәмбе

ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы карамагындагы "Республика мөлкәт казнасы" ДБУ тарафыннан ТР Фән һәм мәгариф министрлыгы карамагындагы дәүләт учреждениеләренең оператив идарә хокукында булган дәүләт милкеннән файдалану тикшерелде. Тикшерү нәтиҗәсендә  гомуми мәйданы 60507,6  кв.м. 6 күчемсез милек объекты һәм 7 796 кв.м 3 җир кишәрлегенң  файдаланылмавы ачыкланды.  

Җирле үзидарә турындагы закон нигезләренә төгәллек кертелде.

Татарстан Республикасында җирле үзидарә турындагы ТР Законы Федераль закон белщн тәңгәл китерелде.

РФ Хөкүмәте тарафыннан Россия муниципаль берәмлекләре дәүләт реестрын алып бару РФ юстиция министрылыгына тапшырылган. Реестрга кертелгән мәгълүматлар һәркемгә ачык булырга тиеш. Шуның нигезендә Татарстан  муниципаль берәмлекләренең реестрын алып баруның кирәге калмады.

Моннан тыш, ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгына өстәмә вазифалар тапшырылды. Министрлык муниципаль берәмлекләрнең чикләрен үзгәртү турындагы ТР законнарын кабул иткән очракта кадастр исәбе органына җир төзелеше объектлары карталарын (планнарын) җибәрәчәк.


15
март, 2016 ел
сишәмбе

ТР Бәяләүчеләр союзының башкарма директоры Олег Булгаков   10.03.2016 ТР Иҗтимагый палатасының 10-еллыгына багышланган чаралар кысаларында «Коммерциячел булмаган сектор һәм дәүләт. Коммерциячел булмаган оешмаларның юл картасы» секциясе эшендә катнашты.  ТР Президенты Аппаратының актлар залында видеоконференция режимында узган секция эшендә  бәяләү өлкәсендәге әйдәп баручы эксперт Владимир Болдырев (Мәскәү шәһәре), социаль – юнәлешле  коммерциячел булмаган оешмалар (СО НКО), министрлык һәм ведомство, ТР Иҗтимагый Палатасы җитәкчеләре катнаштылар.

    Олег Булгаков чыгышында кыскача гына Партнерлык эшчәнлегенә тукталып үтте, дәүләти-шәхси партнерлык өлкәсендәге эшчәнлекнең нәтиҗәле булуын билгеләп үтте. Шулай ук Эксперт-консультацион  совет, Мәгариф буенча комитет эше практикасын куллану , ТР Бәяләүчеләр союзының  социаль  проектлары турында фикерен эйтте. Ул социаль – юнәлешле  коммерциячел булмаган социаль-икътисади проектларның нәтиҗәлелеген бәяләгәндә   Партнерлык тәҗрибәсен кулланырга тәкъдим итте.


14
март, 2016 ел
дүшәмбе

ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы йөкләмәсе буенча 09.03.2016 көнне "Республика мөлкәт казнасы" ДБУ тарафыннан Казан, Ибраһимов проспекты, 27 адресы буенча урнашкан гомуми мәйданы 320,6 кв.м дәүләт милке тикшерелде.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча 1963 елда төзелгән бу бина стеналарында ярыклар булуы һәм ремонт таләп ителүе ачыкланды. Дәүләт милке файдаланылмый.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International