"Матди тәэмин итү идарәсе" ДБУ 2016 елның 27 апреле көнне Вишневский ур., 26 адресы буенча сәг. 10.00 да дәүләт милкен сату буенча ачык формада аукцион үткәрә.
ТР МК карары белән расланган Татарстан Республика милке турындагы мәгълүматны ачу турындагы Нигезләмәнең 2.2 пункты нигезендә ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгынң рәсми сайтында (http://mzio.tatarstan.ru/rus/informatsiya-o-gosudarstvennoy-sobstvennosti.htm) Татарстан Республикасының дәүләт унитар оешмалары, дәүләт учреждениеләре, Татарстан Республикасы милкендә булган устав капиталы өлешеле хуҗалык җәмгыятьләре исемлеге урнаштырылды.
"Юл хәрәкәте иминлеге" ДБУ Оренбург тракты, 5 адресы буенча 2016 елның 8 апреле көнне сәг. 10.00 да траспорт чаралары сату буенча аукцион үткәрә. Аукционда Nissan Almera Classik, AUDI A6, һәм 4 ПАЗ автобуслары сатылачак.
Тулырак мәгълүмат : http://gbubdd.tatarstan.ru/rus/index.htm/news/579830.htm
24 март көнне ятим балаларның йорт-коммунал хезмәтләр каршында финанслар өлкәсендә бурычларын башкару өлкәсендәге законнарны камилләштерү буенча тәкъдимнәр әзерләү буенча эш төркеме утырышы узды. Утырышны ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, “Мәрхэмэт” хатын-кыз депутатлар берләшмәсе җитәкчесе Татьяна Ларионова алып барды.
Утырыш башында ук Татьяна Ларионова бу сорауның “Мәрхэмэт” хатын-кыз депутатлар берләшмәсенең даими контролендә булуын һәм Балачак, аналык һәм гаиләне закон буенча яклауны тәэмин итүдә өстен торучы сорау булуынбилгеләп үтте. Анализлардан күренгәнчә, республикада ятим балаларның социаль-көнкүреш мәсьәләләрен хәл итүгә зур игътибар бирелә. Ләкин кайбер шәһәр һәм районнарда бу категориядәге балалар һәм торак-коммунал хуҗалыклар арасындагы мөнәсәбәтләр шактый кискен тора, диде. Һәм тиз арада ситуацияне төзәтү чараларын күрүне таләп итте.
25.03.2016 "Республика мөлкәт казнасы" ДБУ тарафыннан "Ат спорты буенча Республика балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе" ДБУ белән бергәлектә бәясен күтәрү буенча тәкъдимнәр кертү юлы белән чабыш атларын сату буенча аукцион үткәрелде.
Аукционда "Ирбис" кушаматлы ат 37 400 сумга сатылды.
22.03.2016 Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсендә кадастр инженерларына закон буенча куелган таләпләргә туры килүгә имтихан үткәрелде. Кадастр инженеры булырга теләк белдергән 18 кешенең имтихан бирүгә 18 е дә килде.
Имтихан үтү нәтиҗәләре буенча 13 предентент кына кадастр инженеры аттестаты алу хокукына ия булды. Алар 80 сорауның 64 енә дөрес җавап бирделәр.
2016 елның 24 мартында ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министр урынбасары Фәрит Мусин рәислегендә “Татарстан балык хуҗалыгы” ТР ДБУ гидротехник корылмаларына хуҗалык алып бару хокукын тану сораулары буенча киңәшмә узды. Гидротехник корылмаларның социаль мөһимлеген истә тотып муниципаль берәмлекләрнең хокукый позициясе механизмын эшләү каралды. Киңәшмәгә Әтнә, Яшел Үзән, Балык бистәсе муниципаль районнары вәкилләре чакырылды.
Бүген Казанда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә "Татнефть" ГАҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды.
Совет эше барышында 2016 елның ике аенда компания бюджетының үтәлешенә нәтиҗәләр чыгарылды һәм 2016 елның апрель аена һәм икенче кварталына бюджеты расланды.
Утырышта катнашучылар катламнарның нефть бирүен арттыру буенча эшләр торышы һәм скважиналар челтәрен тыгызлауның нәтиҗәлелеге турында сөйләштеләр. "Татнефть" ГАҖ 65 лицензияле кишәрлектә 87 ятмадан нефть чыгара, алардан Татарстан территориясендә 84 ятма һәм 61 лицензияле кишәрлек урнашкан.
Ел саен даими рәвештә нефтьне чыгару коэффициентын арттыру технологияләрен кертү аша хәзерге вакытта компания өстәмә 6,8 млн. тонна нефть чыгара, ягъни гомуми күләмнән 25 %. Нефть чыгару күләмен арттыруда горизонталь технологияләрне куллану уңышлы. Бүгенге көнгә 812 горизонталь скважина, 111 күп забойлы скважина һәм 356 яннан горизонталь скважина борауланган һәм файдаланыла.
2015 елда тулысынча планны үтәп Төньяк Әшәлче, Туймәткә һәм Олы Каменкада горизонталь скважиналар борауланган. Соңгы дистә елларда авыр чыгарыла торган нефть запаслары өлеше артты, әлеге ятмаларны уңышла файдалануны яңа технологияләрне кертү тәэмин итә.
Директорлар советы акционерларның еллык гомуми җыелышына 2016 елга финансларны хисаплауның халыкара стандартлары һәм бухгалтер исәп-хисабының Россия кагыйдәләре буенча аудит хисабын уздыру өчен аудиторлар фирмасын билгеләүгә кагыла торган мәсьәләләрне карадылар.
23.03.2016 ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында Дәүләт милке – Татарстан Республикасының, Спасс районы, Болгар авылы, Мөхәммәдъяр ур., 17а адресы буенча урнашкан причал стенасы белән идарә итү килешмәсе төзү хокукына ачык конкурс үткәрү буенча конкурс комиссиясе утырышы узды.
Килешмә – 5 елга төзелә.
24.03.2016 ТР һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында ведионконференция режимында күчемсез милекне муниципаль милектән республика милкенә кабул итү, яки республика милкеннән муниципаль милеккә тапшыру сораулары буенча комиссия утырышы булды.
Утырышта комиссия әгъзалары белән берлектә онлайн режимда республика муниципаль районнарының мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре Палаталары вәкилләре күчемсез милекне республика милкеннән муниципаль милеккә тапшыру турындагы 5 тәкъдиме каралды.
Комиссия утырышы нәтиҗәләре буенча барлык тәкъдимнәр дә канәгатьләндерелде.