ЯҢАЛЫКЛАР


11
апрель, 2016 ел
дүшәмбе

Бүген Чистай шәһәрендә министр урынбасары Рөстәм Мерзакреев катнашында катнашында муниципаль берәмлекләрнең җитәкчеләре белән семинар- киңәшмәләр үтте. Киңәшмәдә тиешле территория зонасы буенча Чистай, Алексеевск, Аксубай, Алки, Спасс, Яңа Чишмә  муниципаль районнары вәкилләре катнашты.

Министр урынбасары чыгышларында муниципаль дәрәҗәдәге җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре өлкәсендәге актуаль сораулар каралды. Зур игътибар җирле бюджетка керүче резервлардан файдалануның үсешенә, мөлкәтне нәтиҗәле файдалануга бирелде, шулай ук территориаль планлаштыру, торак пунктларны киңәйтү, хуҗасыз мөлкәтне теркәү һәм башка сораулар каралды.


8
апрель, 2016 ел
җомга

2016 елның 7 апреле көнне җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрының беренче урынбасары Сергей Демидов җитәкчелегендә ТР буенча Росреестр белгечләре белән берлектә һәм Татарстан Республикасының муниципаль берәмлекләренең Мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палаталары җитәкчеләре катнашында  видеоконференция режимында киңәшмәдә  җирле үзидарә эшчәнлекләренә электрон дәүләт теркәве эшен кертү буенча 1 кварталга нәтиҗәләр каралды.

Җирле үзидарә органнары эшчәнлегенә хокукларны электрон дәүләт теркәве эшен башкаруда  ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы һәм Росреестр идарәсе тарафыннан төрле яклар ярдәм күрсәтеләчәк.


7
апрель, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Мәдәният сараеның зур залында җирле үзидарәнең актуаль мәсьәләләре буенча зона семинар-киңәшмәсе үтте. Монда республиканың 5 районыннан (Алабуга, Кукмара, Менделеевск, Мамадыш, Әгерҗе) 150дән артык җирлек башлыгы, министр урынбасарлары югарылыгында кайбер министрлыклар вәкилләре, шәһәр учреждениеләре җитәкчеләре катнашты. Чараны Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советы Рәисе Минсәгыйть Шакиров алып барды. 

05.04.2016 Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләренең беренче урынбасары Сергей Демидов җитәкчелегендә КФУ вәкилләре катнашында Университет хастаханәсе булдыру өчен сәламәтлек саклау дәүләт учреждениеләренең мөлкәт комплексларын федераль милеккә күчерү сораулары буенча киңәшмә үтте.

ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре тарафыннан КФУ белән берлектә Росмөлкәткә юнәлтү өчен тиешле документлар әзерләү эшләре башкарыла.


6
апрель, 2016 ел
чәршәмбе

       ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы муниципаль  берәмлекләр белән төзелгән килешмәләр нигезендә муниципаль милек һәм җир кишәрлекләре белән идарә итүдә сату-алу эшләре буенча мониторинг үткәрү эшен дәвам итә.

       2016 елның I кварталында  министрлык тарафыннан  1035 сату-алу эше буенча 536 мөрәҗәгать каралды, шуларның 382 сату-алу эше башкару килешенде. 653 е буенча документлар кимчелекләрне төзәтү өчен кире кайтарылды.


5
апрель, 2016 ел
сишәмбе

04.04.2016 Сарманда министр урынбасары Фәрит Мусин катнашында муниципаль берәмлекләрнең җитәкчеләре белән семинар- киңәшмәләр үтте. Киңәшмәдә тиешле территория зонасы буенча 7 район: Актаныш, Зәй, Минзәлә, Мөслим, Түбән Кама, Сарман, Тукай  муниципаль районнары вәкилләре катнашты.

Министр урынбасары чыгышларында муниципаль дәрәҗәдәге җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре өлкәсендәге актуаль сораулар каралды. Зур игътибар җирле бюджетка керүче резервлардан файдалануның үсешенә, мөлкәтне нәтиҗәле файдалануга бирелде, шулай ук территориаль планлаштыру, торак пунктларны киңәйтү, хуҗасыз мөлкәтне теркәү һәм башка сораулар каралды.


4
апрель, 2016 ел
дүшәмбе

ТР Хөкүмәте утырышында республиканың “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасына кабул ителгән мөрәҗәгатьләрне карау кысаларында кеше һәм граждан хокуклары һәм ирекләрен яклауны тәэмин итү мәсьәләсе каралды. Утырыш ТР Премьер-министры Илдар Халиков рәислегендә үткәрелде.

Анда ТР Президенты Аппараты, ТР Министрлар Кабинеты Аппараты, республиканың министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, муниципаль берәмлекләр башлыклары катнашты.

ТР Премьер-министры билгеләп үткәнчә, “Халык контроле” системасы, эшли башлаганнан бирле, татарстанлыларга үзләрен борчыган проблемалар хакында ирештерергә мөмкинлек биргән нәтиҗәле чарага әверелде. Мөрәҗәгатьләрнең булуы – системаның халык тарафыннан кабул ителгәнлегенең иң яхшы күрсәткече булып тора. Ул китергән мәгълүматларга караганда, узган ел нәтиҗәләре буенча, “Халык контроле” системасына татарстанлылардан барлыгы 29 мең 673 мөрәҗәгать кабул ителгән. Шул рәвешле, мөрәҗәгатьләр саны , 2014 ел белән чагыштырганда, 38 процентка арткан.

29.03.2016 көнне "Республика мөлкәт казанасы" ДБУ 8 автостранспорт чарасын сату буенча ачык аукцион үткәрде. 1 671 386 сум күләмдә 6 автомобиль сатылды.


1
апрель, 2016 ел
җомга

       Министрлыкның Җир ресурслары идарәсе белгечләре хәбәр итүенчә, Татарстан Республикасында барлыгы, Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләрен исәпкә алып, 24 494 җир кишәрлеге бирелгән.

 Казанда – 2 649, Яр Чаллыда -2 329 җир кишәрлеге бирелде.

Бу карар нигезендә Татарстан Республикасы милкендәге җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьләр катнашучысы хокукларын татарстан Республикасы исеменнән ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы башкара. Билгеләнгән тәртип буенча Министрлык гомуми җыелышларның көн тәртибенә сораулар кертүне, җәмгыятьнеж башкарма органына кандидат этәрү, чираттан тыш җыелышлар үткәү турында таләпләр кертүне башкара.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International