ЯҢАЛЫКЛАР


19
апрель, 2016 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Кадрлар сәясәте мәсьәләләре буенча совет карары белән Электрон мактау тактасына кертү өчен Татарстан Республикасы дәүләт гражданлык хезмәткәрләре исемлеге расланды. Аны булдыруның төп максаты - Татарстан Республикасында дәүләт хезмәтенең дәрәҗәсен арттыру һәм республика дәүләт хезмәткәрләренең профессиональ хезмәт эшчәнлегенә керткән өлешләрен җәмәгатьчелек тануына ирешү.

Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы коллективы Рахматуллин Илдар Рәфкать улын  - Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының  Исәпләү, мониторингн һәм мәгълүмати хезмәттәшлек идарәсе җитәкчесен һәм Татарстан Республикасының дәүләт гражданлык хезмәткәрләренең беренче Электрон  мактау тактасына кертелгән башка дәүләт хезмәткәрләрен котлый һәм аларга хезмәт урынында алга таба да зур уңышларга ирешүләрен тели.

Татарстан Республикасының дәүләт гражданлык хезмәткәрләренең Электрон  мактау тактасы “Татарстан Республикасының рәсми порталы” ДМС составына кертелгән “Дәүләт гражданлык һәм муниципаль хезмәт”сайтында урнаштырылган http://gossluzhba.tatarstan.ru/doska-pocheta.


18
апрель, 2016 ел
дүшәмбе

2016 елның 16 апреле көнне Татарстан Республикасының дәүләт хезмәткәрләре Спартакиадасы кысаларында “Олимпиец” спорт комплексында волейбол ярышлары узды.

       Ярышларда ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы командасы да актив катнашты.

"Республика мөлкәт казнасы" ДБУ тарафыннан Татарстан Республикасының Гадәттән тыш хәлләр һәм гражданлык оборонасы эшләре буенча министрлык карамагындагы дәүләт учреждениеләренә оператив идарә итү хокукында беркетелгән дәүләт милкеннән файдалану буенча 2 тикшерү үткәрелде. 


15
апрель, 2016 ел
җомга

Бүген җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары Фәрит Мусин ктнашында Лениногрск шәһәренең шәһәр Мәдәният сараенда җирле үзидарә эшчәнлегенә кагылышлы киңәшмә узды. Анда Татарстан муниципаль берәмлекләр Советы рәисе Минсәгыйть Шакиров, Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов, шулай ук республиканың алты районыннан авыл җирлекләре башлыклары катнашты.

Очрашу өйрәтү-укыту семинары рәвешендә узды. Биредә төрле министрлык вәкилләре җирле үзидарәгә кагылышлы мәсьәләләр хакында сөйләде, аңлатты, шулай ук сорауларга җавап бирделәр. Җирле үзидарә органнарында һәрвакыт үзгәрешләр кереп тора, яңа законнар кабул ителә. Менә шулар белән якыннан таныштыру максатында оештырылды да инде семинар.

 GLONASS системасына ялгану максатыннан һәм ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының оператив хезмәт күрсәтү автомобильләрен җиһазландыру өчен Универсиада мирасыннан калган 38 электрон планшет "Матди тәэмин итү идарәсе" ДБУ тапшырылды.

"Республика мөлкәт казнасы" ДБУ тарафыннан Татарстан Республикасының Гадәттән тыш хәлләр һәм гражданлык оборонасы эшләре буенча министрлык карамагындагы дәүләт учреждениеләренә оператив идарә итү хокукында беркетелгән дәүләт милкеннән файдалану буенча 2 тикшерү үткәрелде. Тикшерү нәтиҗәләре буенча гомуми мәйданы 213,4 кв.м булган күчемсез милек объектының оператив идарә хокукы теркәлмәве ачыкланды, дәүләт милкенең учреждениеләргә беркетү турындагы килешмәсе гамәлдән чыккан. .

Татарстанда ачылган инжиниринг үзәкләре сәнәгать предприятиеләренә фәнни тикшеренүләр өчен ныклы нигез булырга тиеш. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов инжиниринг үзәкләре һәм прототиплау үзәкләренең предприятиеләр белән багланышын ныгыту мәсьәләсе буенча семинар-киңәшмәдә белдерде. 

Чара ТР Хөкүмәте йортында бөтен муниципаль районнар белән видеконференцэлемтә режимында үтте. 

Киңәшмәне ачып Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, Татарстан Республикасы региональ инжиниринг үзәкләрен үстерү буенча федераль программаларда катнаша. Россия Икътисадый үсеш министрлыгы ярдәме белән Татарстанда дүрт инжиниринг үзәге һәм ике прототиплау үзәге булдырылган һәм эшләп киләләр. Биредә иң заманча җиһазлар урнаштырылган, үзәкләр Россиядә иң тәэмин ителгәннәрдән санала, һәм алар бүген эшли, шул исәптән шоу-рум кебек эшлиләр, диде Рөстәм Миңнеханов.


14
апрель, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумы базасында алты районнан килгән җирлек башлыклары өчен зона семинар-киңәшмәсе булып үтте.

Аны ТР муниципаль берәмлекләр Советы рәисе Минсәгыйть Шакиров ачып җибәрде.

“Дәүләт, муниципаль хезмәткәрләрне әзерләү һәм укыту кысаларында без шундый семинарлар уздырабыз, – диде ул. – Система буларак җирле үзидарә үзен аклады. Һәркемгә дә 131 Федераль законның уңышлы тормышка ашуы өстендә ныклап эшләргә кирәк, ул сезнең барлык гамәлләрегезне билгели”.

Аннары Минсәгыйть Закир улы авыл җирлекләренә нинди төр респуб­лика ярдәме тиеш булуы турында сөйләде. Акча җитешмәүгә карамастан, җирлекләрдә республика программасы буенча нидер төзелә яисә ремонтлана. Җирлекләр грант отып, бәйгеләрдә җиңеп, ярдәм алалар. Үзара салым программасын финанслауны да бәяләмичә калдырырга ярамый (былтыр республика авылларга ярдәм йөзеннән 488 миллион сум бүлеп бирде һәм инде быелның апрелендә – 90ны). 


13
апрель, 2016 ел
чәршәмбе

2016 елның 28 мартында, сатып алу буенча Татарстан Республиканың Дәүләт комитеты үткәргән аукцион нәтиҗәләре буенча "Матди тәэмин итү идарәсе" ДБУ чит ил һәм безнең ил автомобильләре өчен шиннар сатып алуга дәүләт контракты төзеде. автомобильләр Тр Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы һәм ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы өчен хезмәт күрсәтәләр.


12
апрель, 2016 ел
сишәмбе

       ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры вазифаларын башкаручы Сергей Демидов каршында үткән чираттагы оператив киңәшмәдә  2016 елның беренче кварталында республика бюджетына кергән салым булмаган табыш буенча нәтиҗә күрсәткечләре бирелде.

       Министрлыкның  икътисад бүлеге белгечләре хәбәр итүенчә, гыйнвар-март айларында республика бюджетына дәүләт мөлкәте һәм җир кишәрлекләреннән файдаланудан 191 миллион 130 мең сум акча керде. Шулай итеп, бюджет йөкләмәсе 66,16 % ка үтәлде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International