ЯҢАЛЫКЛАР


26
апрель, 2016 ел
сишәмбе

Кичә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Әлмәттә "Татнефть" ГАҖ Директорлар советының чираттагы утырышын уздырды. 

Агымдагы елның беренче кварталына йомгаклар ясалды һәм май аена бюджет расланды. 

"Татнефть" ГАҖ нең 2015 елда финанс-хуҗалык эшчәнлегенә нәтиҗәләр чыгарылды. 

Былтыр компаниянең Татарстандагы нефть чыгару урыннарында 26 млн 927 мең тонна нефть табылган, бу 2014 ел белән чагыштырганда, 2,7 % артыграк. Әшәлче ятмасында чыгарылган югары үзле нефть күләме 376 мең тонна тәшкил иткщн, 2016 елның 1 гыйнварына ьылылк алымнарын куллана башлаудан бирле 939 мең тонна югары үзле нефть чыгарылган. "Татнефть" компанияләр төркеме буенча барлыгы 27 млн 249 мең тонна нефть табылган.

352 яңа бораулау скважинасы файдалануга тапшырылган.

Иярчен нефть газы табу күләме 899,5 млн кубометр тәшкил иткән.

Нетто-табыш (өстәмә кыйммәт салымсыз һәм экспорт пошлинасыз) 463 млрд сум тәшкил иткән. Саф табыш 85 млрд сумга җиткән. Түләнгән салымнар һәм барлык дәрәҗә бюжетларга түләүләр 263 млрд сум тәшкил иткән.

"Татнефть" компанияләр төркеме җитештерү эшчәнлегенең барлык төрләре буенча инвестицион программалар үтәлешенә 97 млрд сум акча тотылган, бу узган елгы дәрәҗәдән 28 млрд сумга артыграк. 

Утырышта аудит буенча комитет эше, җәмгыятьнең еллык гомум иакционерлар җыелышы, акцияләр буенча дивидендлар турында мәгълүмат тыңланды, компания эшчәнлегенә кагылышлы башка мәсьәләләр каралды


25
апрель, 2016 ел
дүшәмбе

"Республика мөлкәт казнасы" ДБУ тарафыннан Татарстан Республикасының Гадәттән тыш хәлләр һәм гражданлык оборонасы эшләре буенча министрлык карамагындагы дәүләт учреждениеләренә оператив идарә итү хокукында беркетелгән дәүләт милкеннән файдалану буенча 2 тикшерү үткәрелде. Тикшерү нәтиҗәләре буенча гомуми мәйданы 245,1 кв.м булган 3 күчемсез милек объектының ТР дәүләт милке Реестрына кертелмәве, 2 күчемсез милек объектының оператив идарә хокукы теркәлмәве, гомуми мәйданы 794,4 кв.м бүлмәләр тиешеле килешмәләр төзелмәгән килеш кулланылуы ачыкланды.


23
апрель, 2016 ел
шимбә

Бүген ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының барлык подразделениеләре хезмәткәрләре дә министрлык яны территориясен чистарту буенча шимбә өмәсенә чыктылар. Алар министрлыкның бинасы тирәсен тәртипкә керттеләр, тәрәзәләр юдылар, эш урыннарын җыештырдылар.


22
апрель, 2016 ел
җомга

2016 елда ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан әзерләнгән проектлар буенча гомуми мәйданы якынча 370 га булган 75 авыл хуҗалыгы җирләрен Татарстан Республикасы эшмәкәрләренә, шул исәптән кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына карьерлар, элемтә объектлары, нефть чыгару, юл кырые сервисы һәм башка сәнәгать объектлары төзелеше эшләре алып баруга яраклы категорияләргә күчерү өчен ТР Министрлар Кабинеты 34 карар чыгарды.

80% якын җир кишәрлеге  урта һәм кече эшмәкәрлек өчен нефть чыгаручы оешмалар өчен, карьерлар, юл сервисы, элемтә объектлары урнаштыру өчен сәнәгать һәм башка махсус категорияләргә күчерелде.

ТР Бәяләүчеләр союзының Эксперт-консультацион Советының чираттагы  утырышында Партнерлык әгъзаләренең, хакимият органнарының мөрәҗәгате буенча бәяләү берлеге ихтыяҗына кагылышлы сораулар каралды.  

Утырышта республиканың бер муниципаль районы мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасының аукцион комиссиясе гамәлләре буенча шикаять каралды. Гариза белән мөрәҗәгать итүчегә дәлилләнгән җаваптан тыш һәм мондый   мөрәҗәгатьләрнең булуын исәпкә алып, Тр Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгына аукционнар оештыручыларга аңлату өчен дәүләт заказы документларында бәяләү эшен башкаручыларга карата таләпләр күрсәтелгән рекомендацияләр һәм тәкъдимнәр җибәрү турында карар кабул ителде.

ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы хезмәткәре "Чернобыль АЭС фаҗигасенә 30 ел булуга багышланган чаралар" кысаларында оештырылган түгәрәк өстәл утырышында катнашты. Түгәрәк өстәл утырышы Республика социаль юнщлешле коммерциячел булмаган оешмалар үзәгедә үтте. Утырышта 1986 елда Чернобыль АЭС фаҗигасе нәтиҗәсендә нурнаныш һәм башка авырулар алган, инвалид калган һәм эвакуацияләнгән гражданнарга чираттан тыш җир кишәрлекләре бирү турында аңлатмалар бирелде.

"Матди тәэмин итү идарәсе" ДБУ беркетелгән территорияне тәртипкә китерү, шулай ук шәһәркүләм өмә кысаларында оешма хезмәткәрләре Константиновка бистәсе, Корычагач урамы, 60 бинасы территориясен җыештыру өмәсенә чыктылар. Ведомствога караган территориядәге чүп-чарны җыйдылар, агачлар утырттылар һәм җәйге чорга әзерлек максатыннан матур, чиста шартлар тудыру буенча башка эшләр башкардылар.


21
апрель, 2016 ел
пәнҗешәмбе

       2016 елның 21 апрелендә ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министр урынбасары Фәрит Мусин рәислегендә министрлык белгечләренең Башкорт Республикасы коллегалары белән очрашуы узды. Очрашу барышында ике як та дәүләт милке һәм җир ресурслары белән идарә итү, устав капиталындадәүләт өлеше булган акционерлык җәмгыятьләрендә корпоратив идарә сораулары буенча тәҗрибә уртаклаштылар. Аннан соң Башкортстан Республикасының Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы  делегациясе Татарстан Республикасында предприятеләрнең торышын прогнозлау һәм  анализлау дәүләт мәгълүмат системасы белән таныштылар.

       Очрашу нәтиҗәләре буенча Министрлыклар арасындагы хезмәттәшлек дәвам итәчәк.

ТР МК карары тарафыннан Татарстан Республикасы милкендә булган мөлкәтне арендалау өчен түләү күләме һәм ташламалар билгеләү тәртибе расланды.

Расланган Тәртип су объектлары һәм башка табигый ресурсларны арендалауга кагылмый.

Мөлкәт аукцион нәтиҗәләре буенча арендага бирелгән очракта, Мөлкәтне арендалау бәясе аукцион үткәрү барышында билгеләнә.

20.04.2016 ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы каршындагы Иҗтимагый Советның чираттагы утырышы үткәрелде. Утырышта Совет әгъзаләре Рәшид Әбашев, Роза Әхмадиева, Артур Мостаев,  Нәзгать Мәгърифәтуллин,   Асия Тимирясова,  Олег Булгаков, министр урынбасарлыры, министрлыкның структур подразделениеләре җитәкчеләре катнаштылар. 

Утырышны Совет рәисе Рәшит Әбашев ачты. Ул гаржданнар һәм эшмәкәрләр өчен актуаль булган сораулар буенча чыгышлар тыңларга тәкъдим итте. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International