ЯҢАЛЫКЛАР


10
май, 2016 ел
сишәмбе

       2016 елның 27-28 апереле көннәрендә  гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтү буенча мәгълумати-консультация группасы Баулы муниципаль районыны халкына бушлай юридик ярдәм күрсәтергә барды.

       Бу чарада группа составында ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы белгече Анна Ханжина җир законнары сораулары буенча ярдәм күрсәтте.


6
май, 2016 ел
җомга

"Республика мөлкәт казнасы" ДБУ тарафыннан Татарстан Республикасының Гадәттән тыш хәлләр һәм гражданлык оборонасы эшләре буенча министрлык карамагындагы дәүләт учреждениеләренә оператив идарә итү хокукында беркетелгән дәүләт милкеннән файдалану буенча  тикшерү үткәрелде. 

ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы муниципаль  берәмлекләр белән төзелгән килешмәләр нигезендә муниципаль милек һәм җир кишәрлекләре белән идарә итүдә сату-алу эшләре буенча мониторинг үткәрү эшен дәвам итә.

       2016 елның январь-май  айларында министрлык тарафыннан ТР муниципаль  берәмлекләреннән килгән 1611 сату-алу эше буенча 785 мөрәҗәгать каралды, шуларның 582 сату-алу эше башкару килешенде. 1029сы буенча документлар кимчелекләрне төзәтү өчен кире кайтарылды.


5
май, 2016 ел
пәнҗешәмбе

ТР Бәяләүчеләр союзының Мәгариф һәм һөнәри әзерлек буенча комитеты утырышында югары уку йортларының бәяләүчеләр оешмалары белән үзара хезмәттәшлек итү сораулары каралды. Шулай ук Россия Икътисад үсеше каршындагы бәяләү эшчәнлеге Советының эш органнары вәкилләре Тәнзилә Удод, Андрей Лисичкин һәм Дмитрий Захматов катнашында  Россия Икътисад үсеше каршындагы бәяләү эшчәнлеге Советының документ проектлары каралды.

Утырышның модераторы булып Тимирясов исемендәге Казан инновацияләр университеты вәкиле, партнерлык әгъзасе Неля Мөхәммәтханова чыгыш ясады.

   Утырышта бәяләүчеләрнең белемен күтәрү буенча таләрләр, укыту программаларын үзгәртү, стажировка үтү институты һәм бәяләүче статусы алу өен бердәм квалификация имтиханы кертү сораулары каралды.     


4
май, 2016 ел
чәршәмбе

27.04.2016 көнне "Республика мөлкәт казнасы" ДБУ оператив идарә хокукында беркетелгән дәүләт милкен сату буенча ачык формада тәкъдимнәр кертү юлы белән ачык аукцион үткәрелде. Сатучы тарафыннан аукционга куелган лот 152 981 сумга сатылды.

Казан районара табигатьне саклау прокуратурасы йөкләмәсе буенча ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы һәм Экология, технология һәм атом күзәтчелеге федераль хезмәтенең Идел буе идарәсе хезмәткәрләре тарафыннан Яшел үзән шәһәрендә Россия Федерациясенең җир һәм су законнарының үтәлешен тикшерү максатыннан чаралар үткәрелде. Бу чараларны үткәрү өчен "Матди тәэмин итү идарәсе" ДБУ балансында торучы «Сибирь-460» лодкасы бирелде.

 ТР Бәяләүчеләр союзы “Татарстан Республикасының милли сәүдә маркасы” проектында катнашуны, оештыру һәр жюри эшендә катнашуны дәвам итте. II Республика  фестиваль-конкурсының беренче зоналы туры  30.04.2016 Әлмәт шәһәрендә башланып китте. Фестивальнең аерылып тора торган ягы булып куелган азык-төлекнең күп төрле булуы, катнашучылар составының  республиканың 12 районныннан күпләп килүләреннән торды. 

Жюриның игътибарын  «Иман-чәй» һәм чыршы күркәләренннән кайнатма нык җәлеп итте. Шулай ук күчерелеп йөртелә торган урам миченнән кайнар дучмак (Биг-макка безнең җавап), бавырсак, сөт, катык, кымыз, каймак, кәҗә сөтеннән сыр, умартачылык азык- төлеге, Әлмәт, Зәй, Лениногорск, Азнакай һәм республиканың башка районнары фермерларының ит деликатеслары.

    


29
апрель, 2016 ел
җомга

ТР МК карары белән расланган тәртип буенча Татарстан Республикасы исеменнән акционерлык җәмгыяте идарәсенең иң югары органы вәкаләтләрен башкаручы итеп ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы билгеләнде.

Моннан тыш, Тәртип белән Татарстан Республикасының дәүләт хакимият башкарма органнары тармаклары тарафыннан  хуҗалык җәмгыятьләренең гомуми акционерлык җыелышлары үткәрүнең датасы, вакыты һәм гомуми җыелыш компетенциясенә кергән сораулар буенча тәкъдимнәр җибәрү сроклары да билгеләнгән.


28
апрель, 2016 ел
пәнҗешәмбе

2016 елның 1 кварталында Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетына салым һәм салым булмаган керемнәр 41,2 млрд. сум тәшкил итә. Керемнәрнең бу күләме 2015 елның 1 кварталы белән чагыштырганда 2,2 млрд. сумга ким, ягъни 5%ка.

Бу күрсәткечләрне 2016 елның 1 кварталында Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджеты үтәлеше йомгаклары буенча республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы финанс министры Радик Гайзатуллин хәбәр итте.

Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында видеоконференцэлемтә режимында барлык муниципаль районнар белән узган республика киңәшмәсен Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов алып барды.  

ТР финанс министры сүзләренчә, Татарстан Республикасы бюджеты 32,6 млрд. сумга үтәлгән, үткән ел белән чагыштырганда 2,2 млрд. сумга, ягъни 6%ка ким.


26
апрель, 2016 ел
сишәмбе

Бүген Казанда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ Директорлар Советы утырышы булды.

Республиканың нефть-газ-химия комплексында нефть табу һәм эшкәртү, пластмасса эшләнмәләр җитештерү арта. Химия продукциясе җитештерү узган елгы дәрәҗәдә калган. Бу хакта холдингның генераль директоры Рафинат Яруллин I квартал нәтиҗәләренә багышланган докладында хәбәр итте. Шул ук вакытта, аның мәгълүматы буенча, ягулык секторы компанияләренең табышы, кереме һәм республика бюджетына күчерелә торган акчалары кимегән. Химия һәм нефть химиясе өлкәсендә "Амонний" комплексы эшли башлау сәбәпле, үсеш күзәтелә, төп химия предприятиеләрендә, "Кварт" һәм "Химград"та сату күләме арткан. 

Квартал нәтиҗәләре буенча нефть-газ-химия комплексы буенча тулаем сатылган продукция күләме 7 процентка  - 257 млрд сумга кадәр кимегән.

"Татнефть" бер кварталда нефть табуны 5,4 процентка, 6 млн 847 мең тоннага кадәр арттырган. Кече нефть компанияләрдә үсеш 1 процент тәшкил иткән.  I кварталда нефть продуктлары җитештерү 4,2 процентка арткан, шул исәптән дизель ягулыгы 26 процентка, автомобиль бензины 2 процентка арткан. Шул исәптән "ТАНЕКО"да нефть продуктлары җитештерү 8 процентка, "ТАИФ-НК"да 6,9 процентка үскән. Химия продукциясен җитештерү узган ел дәрәҗәсендә сакланган.

Минераль ашлама, каучук һәм юу чаралары җитештерүне артуны полиэтилен һәм техник углерод чыгару кимү тигезләгән.

"Нижнекамскнефтехим" җитештерү күләмен 1,7 процентка арттырган. Пластиклар чыгару узган ел дәрәҗәсендә сакланган.

«Казаньоргсинтез»да җитештерү 3,5 процентка арткан. Этилен белән тәэмин итү кимү полиэтилен җитештерү 6 процентка кимүгә китергән.

«Нәфис Косметикс» сыек юу чаралары һәм сабын чыгаруны 18 процентка арттыру хисабына җитештерүне 18 процентка күбәйткән. Юу чаралары һәм кер порошоклары сатуда кимү күзәтелә.    


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International