ЯҢАЛЫКЛАР


23
май, 2016 ел
дүшәмбе

"Республика мөлкәт казнасы" ДБУ тарафыннан Татарстан Республикасының Гадәттән тыш хәлләр һәм гражданлык оборонасы эшләре буенча министрлык карамагындагы дәүләт учреждениеләренә оператив идарә итү хокукында беркетелгән дәүләт милкеннән файдалану буенча  тикшерү үткәрелде. 

“Заманча этапта бәяләү эшчәнлеге үсеше практикасы һәм теориясенең актуаль сораулары” темасы буенча IV Россиякүләм фәнни-практик конференция 2016 елның 20 маенда Казанда үтте. Бу конференцияне регоиннарда үткәрүнең беренче тәҗрибәсе. Бу чараны оештыруда ТР Бәяләүчеләр союзы да катнашты.

Конференциядә татарстан Республикасында бәяләүчеләр эшчәнлегендә дәүләт-шәхси партнерлык механизмын тормышка ашыру практикасы буенча ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының Бәяләү бүлеге җитәкчесе Лариса Швецова чыгыш ясады.      


20
май, 2016 ел
җомга

ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министлыгына ел саен үткәрелә торган «Россия - Ислам дөньясы: KazanSummit» 8 нче саммита катнашучы вакытлыча Төньяк Осетия Хөкүмәте рәисе вазифаларын башкаручы Таймураз Тускаев эшлекле сәфәр белән килде. Министр Азат Хамаев һәм минитсрлыкның бүлек җитәкчеләре белән очрашуда җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре сораулары каралды. Өлешчә кадастр мөнәсәбәтләре,  муниципаль берәмлекләр белән хезмәттәшлек итү, дәүләт милке табышын арттыру сораулары турында тәҗрибә уртаклашылды.  


17
май, 2016 ел
сишәмбе

2016 елның 12 маенда ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрының беренче урынбасары Сергей Демидов җитәкчелегендә дәүләт милкен сату буенча ачык аукцион үткәрелде.


16
май, 2016 ел
дүшәмбе

Узган шимбә, 14 нче май көнне, ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы хезмәткәрләре  “Урман утырту көне”дип  игълан ителгән традицион табигатьне саклау акциясе кысаларында үткәрелгән чарада катнашты. Алар Биектау участогы урманчылыгында ылыслы агачлар утыртуда активлык күрсәттеләр.

       ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы мәгълүматлары буенча язгы һәм көзге урман утырту чараларында республикада 30 меңнән артык кеше катнашкан, 350 га мәйданда 1,3  млн. данәдән артык агач утыртылган.

       Гамәлдәге закон буенча хәзерге вакытта Татарстан Республикасы катнашкан өлеше булган һәм аларга карата махсус хокук (“Алтын акция”) файдаланылган акционерлык  җәмгыятьләрендә акционерларның еллык гомум җыелышлары үтә. Агымдагы атнада акционерларның еллык гомум җыелышлары “Нижнекамскнефтехим” ГАҖ, “Зәй ХПП” ААҖ, “Казан оргсинтезы” ГАҖ, “ТР Җир мөнәсәбәтләре үсеше үзәге” ААҖ, “ТКрутушка шифаханәсе” ААҖ,  үтте. Көн тәртибендә җәмгыятьләрнең еллык исәп-хисапларын раслау, 2015 ел эшчәнлекләре буенча бухгалтерлык исәп-хисапларын раслау, дивидентлар түләү, 2016-2017 елга җәмгыятьләрне контрольдә тоту һәм идарә итү органнарын формалаштыру сораулары каралды.

 


13
май, 2016 ел
җомга

Законом РТ от 7 мая 2016 года № 32-ЗРТ «О внесении изменений в Земельный кодекс Республики Татарстан» в целях реализации отдельных положений Федерального закона от 23 июня 2014 года № 171-ФЗ «О внесении изменений в Земельный кодекс Российской Федерации и отдельные законодательные акты Российской Федерации» внесены изменения в Земельный кодекс Республики Татарстан.

С целью приведения ЗК РТ в соответствии с нормами ЗК РФ признаны утратившими силу ряд норм статей 32, 331 и 34 ЗК РТ.

С целью закрепления специалистов бюджетной сферы для работы в муниципальных районах Республики Татарстан пункт 1 статьи 21 ЗК РТ дополняется подпунктом 11, устанавливающим, что земельные участки, находящиеся в государственной или муниципальной собственности, могут быть предоставлены в безвозмездное пользование для индивидуального жилищного строительства или ведения личного подсобного хозяйства гражданам, работающим по основному месту работы в городских и сельских поселениях муниципальных районов на должностях специалистов сферы здравоохранения, образования, сельского хозяйства. Данная норма внесена с учетом предложений, поступивших от органов местного самоуправления.


12
май, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Венага эш сәфәре кысаларында Австрия Икътисад палатасы президенты Кристоф Ляйтл белән очрашты.

Очрашу Австрия Икътисад палатасында узды.

Яклар үзара файдалы хезмәттәшлек мәсьәләләре, кайбер уртак проектларны гамәлгә ашыру турында фикер алышты. Кристоф Ляйтл билгеләп үткәнчә, Татарстанның һәм Австриянең күп кенә уртак мәнфәгатьләре бар, шул исәптән бизнес, кадрлар әзерләү һәм мәгариф мәсьәләләрендә.

Аннары Рөстәм Миңнеханов һәм Кристоф Ляйтл Австрия-Татарстан эшлекле форумында катнаштылар. 

Сәламләү сүзендә Кристоф Ляйтл белдергәнчә, аларның Татарстан Республикасы территориясендәге махсус икътисадый зоналарга инвестицияләр кертү теләге бар. «Без Татарстанны Россиянең икътисадый алга киткән төбәге икәнен беләбез һәм хезмәттәшлек турында махсус килешүгә имза салырга әзербез», – диде ул.

«Санкцияләргә карамастан, без бу диалогка ярдәм күрсәтергә, тынычлык һәм үзара хезмәттәшлеккә өлеш кертергә тиешбез», – диде Кристоф Ляйтл.

Кристоф Ляйтл сүзләренчә, 2017 елга фараз уңай һәм уртак проектларны гамәлгә ашыруга әзер булырга кирәк.   

 


11
май, 2016 ел
чәршәмбе

       11.05.2016 ТР һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында ведионконференция режимында күчемсез милекне муниципаль милектән республика милкенә кабул итү, яки республика милкеннән муниципаль милеккә тапшыру сораулары буенча комиссия утырышы булды.

       Утырышта комиссия әгъзалары белән берлектә онлайн режимда республика муниципаль районнарының мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре Палаталары вәкилләре күчемсез милекне республика милкеннән муниципаль милеккә тапшыру турындагы 7 тәкъдиме һәм муниципаль милектән республика милкенә кабул итү турындагы 2 тәкъдиме каралды.

       Комиссия утырышы нәтиҗәләре буенча барлык тәкъдимнәр дә канәгатьләндерелде.

9 май- Хәтер көне, кайгы уртаклашу көне, Бөек Җиңү көне! Бәйрәм тантанасы Ленин паркында үтте. 7 меңнән артык мизәләле монда үз геройлары турында сөйләргә, аларның батырлыклары турында искә алырга җыелдылар.

Үлемсез полк маршының төп символы булып, җиңү көненә кадәр барып җитә алмаган батырлар да катнашты. 530 дан артык портретны аларның балалары, оныклары күтәреп барды. .

Ветераннар һәм чарада катнашучылар каршындагы чыгышында Тр Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев ТР Президенты р.Н. Миннехановның бәйрәм мөрәҗәгатен җиткерде. Ветераннарга олы рәхмәтен җиткерде, аларга сәламәтлек һәм уңышлар теләде.

- Хөрмәтле ветераанарыбыз! Без сезнең алда түләп бетергесез бурычлы! Без сезне онытмыйбыз! – диде ул.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International