ЯҢАЛЫКЛАР


3
июнь, 2016 ел
җомга

       ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы муниципаль  берәмлекләр белән төзелгән килешмәләр нигезендә муниципаль милек һәм җир кишәрлекләре белән идарә итүдә сату-алу эшләре буенча мониторинг үткәрү эшен дәвам итә.

       2015 елның 1 июнь ена булган мәгълүматлар буенча министрлык тарафыннан ТР муниципаль  берәмлегеннән килгән 966 сату-алу эше буенча 1818 мөрәҗәгать каралды, шуларның 705 сату-алу эше башкару килешенде. 1113  буенча документлар кимчелекләрне төзәтү өчен кире кайтарылды.


1
июнь, 2016 ел
чәршәмбе

"Республика мөлкәт казнасы" ДБУ тарафыннан Татарстан Республикасының Гадәттән тыш хәлләр һәм гражданлык оборонасы эшләре буенча министрлык карамагындагы дәүләт учреждениеләренә оператив идарә итү хокукында беркетелгән дәүләт милкеннән файдалану буенча  тикшерү үткәрелде.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча Ленино-Кокушкино авылындагы гомуми мәйданы 156,3 кв. м булган күбек склады,  302 кв.м янгын куркынычсызлыгы бинасының икенче каты, 4500 кв.м мәйданлы җир кишәрлеге;

Котлы Бүкәш авылындагы 40,9 кв.м мәйданлы гараж;

Шәмәрдән авылындагы 2500 кв.м мәйданлы җир кишәрлегенең кулланылышта булмавы ачыкланды.

Моннан тыш Казан шәһәренең Х. Такташ урамындагы бүлмәләргә оператив идарә хокукы теркәлмәве;

Нурлат авылынындагы 60 кв.м мәйданды склад бинасы дәүләт милке Реестрына кертелмәве ачыкланды. Гомуми мәйданы 1142,4 кв.м 6 күчемсез милек объектының рөхсәтсез кулланышка бирелгән. 8 җир кишәрлегенә даими куллану хокукы теркәлмәгән.


31
май, 2016 ел
сишәмбе

01.04.2016 ел көненә Татарстан Республикасындагы муниципальных район мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палаталары мәгълүматлары буенча республикада гомуми мәйданы 384,3 мең га булган 71 243 кирәк булмаган җир кишәрлеге санала.

Суд карарлары белән 40 муниципальных районда 225,4 мең га мәудандагы җир кишәрлекләре муниципаль милек хокукы итеп танылды ( 01.01.2016 - 222,9 мең га).

Татарстан Республикасындагы муниципальных район мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палаталары мәгълүматлары буенча республикада гомуми мәйданы 168 мең га булган җир кишәрлекләренә муниципаль милек хокукы теркәлде. ( 01.01.2016 - 165,8 мең га).


30
май, 2016 ел
дүшәмбе

Хәзерге вакытта "Матди тәэмин итү идарәсе" ДБУ Казани шәһәренең Космонавтлар урамы, 59 адресы буенча урнашкан бинадагы ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының махсус үзәк лабораториясен үзгәртеп кору буенча эзерлек эшләре алып барыла. Бу эшләрне алып бару өчен ТР Президенты имзасы нигезендә 9,4 млн. сум күләмендә акча бирелде.


27
май, 2016 ел
җомга

01.07.2016 көннән №452-ФЗ "Күчемсез милекнең дәүләт кадастры" Федеральный законына үзгәрешләр кертү турындагы" Федеральный законның кайбер нигезләмәләренең һәм Федеральный законның "РФ белем бирү турындагы" 76 маддәсенең кадастр инженерлары эшчәнлегеикамилләштерү өлешендәге үзгәрешләр гамәлгә керү сәбәпле хәбәр итәбез:

24.07.2007 №221-ФЗ Федеральный законның 29 маддәсенең 1 бүлеге нигезендә кадастр инженерларының үзкөйләнелешле оешмалар әгъзасы булган кадастр инженерлары гына таныла.  Моннан тыш, 01.12.2016 көнгә кадәр кадастр эшчәнлеген 01.07.2016 көнгә кадәр атестат алучылар кадастр эшләрен алып бару хокукына ия булалар.

Шуңа күрә,  кадастр инженерлары аттестациясе буенча документлар 07.06.2016 көнгә кадәр кабул ителә.

 25.05.2016 ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында ТР Финанс министрлыгы вәкилләре  һәм 5 муниципаль район вәкилләре катнашында җир кишәрлекләре һәм мөлкәтне арендалаган өчен муниципаль бюджетлар каршындагы бурычларны киметү буенча киңәшмә үткәрелде. Киңәшмәне министр урынбасары Рөстәм Шәмеев үткәрде.

Кңәшмә барышында бурыч үсүнең сәбәпләре турында сүз барды һәм аларны киметү буенча күрелергә тиешле чаралар каралды.


26
май, 2016 ел
пәнҗешәмбе

ТР Бәяләүчеләр союзының  "Сәламәтлек территориясен киңәйтеп" социаль-юнәлешле проекты кысаларында Чистай шәһәрендәге "Водников бистәсе" ТОС территориясендәге балалр спорт-уен мәйдансыгын төзү эшләре төгәлләнде. ТР Бәяләүчеләр Союзының №7 "Водников бистәсе" территориаль иҗтимагый үзидарә белән хезмәттәшлек итүне үстерүгә юнәлтелгән әлеге проект2015 елда Татарстан РЕспубликасы бюджетыннан субсидия алу хокукы бирүче социаль-юнәлешле коммерциячел булмаган оешмалар арасында уздырылган конкурста җиҗү яулаган иде.


25
май, 2016 ел
чәршәмбе

үген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә "Татнефть" ГАҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды. 

Утырыш ТР Хөкүмәте Йортында үткәрелде. 

Утырышта 2016 елның беренче дүрт аенда бюджет үтәлеше нәтиҗәләре каралды, агымдагы елның июнь аена бюджет расланды, агымдагы елның беренче кварталында финанс-хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәләре турында сүз барды. 

2016 елның беренче өч аенда "Татнефть" ГАҖ ятмаларыннан 6 млн. 846 мең тонна нефть чыгарылды, бу узган елның шул ук чорына карата 5,4 % артык. Әшәлче ятмасында югары үзле нефть 119 мең тонна күләмендә чыгарылды. Барлыгы җылыту алымнарын кулланып 2016 елның 1 апреленә 1058 мең тонна югары үзле нефть чыгарылды. 

Хисап чорының финанс-хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча 20 миллиард сумлык чиста табыш алынды. 

Утырышта катнашучылар битум нефтен чыгаруда әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә мониторинг торышы турында сөйләштеләр. 

Куркыныч янавын аңлап, "Татнефть" зур күләмле табигать саклау программасын гамәлгә ашыра. Шул исәптән һава, су, туфрак торышын даими рәвештә тикшереп тора, спутник, нивелир һәм сейсмологик тикшерүләр үткәрә. 

Утырышта үткән елда эшчәнлек нәтиҗәләре турында мәгълүмат хәбәр ителде, еллык бухгалтер хисабы тыңланды, 2015 елда финанс-хуҗалык эшчәнлеген тикшергән аудит компаниясе - «ПрайсвотерхаусКуперс Аудит» ЯАҖ отчетын тыңланды. 

Директорлар советында башка мәсьәләләр дә каралды. 

       ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев каршында үткән чираттагы оператив киңәшмәдә  2016 елның үткән ике аенда республика бюджетына кергән салым булмаган табыш буенча нәтиҗә күрсәткечләре бирелде.

       Министрлыкның  икътисад бүлеге белгечләре хәбәр итүенчә, гыйнвар-апрель айларында республика бюджетына дәүләт мөлкәте һәм җир кишәрлекләреннән файдаланудан 253 миллион 790 мең сум акча керде. Шулай итеп, бюджет йөкләмәсе 87,85 % ка үтәлде.

       Шул исәптән, статьялар буенча:

мөлкәтне арендалаудан – 29,28 миллион сум - план 50,5 % ка үтәлгән;

җирне арендалаудан – 16,27 миллион сум – план 34,2 % ка үтәлгән;

дивидентлардан – 103,34  миллион сум – план 163,8 % ка үтәлгән;

чиста табыш өлешеннән – 7,36 миллион сум - план 23,7 % ка үтәлгән;

мөлкәтне ышаныч идарәгә тапшырудан  – 49,36 миллион сум табыш кергән– план 87,9 % ка үтәлгән;

мөлкәтне сатудан – 47,41 миллион сум – план 158% ка үтәлгән;

җир сатудан – 0,78  миллион сум акча кергән.


23
май, 2016 ел
дүшәмбе

2016 елның 21 май көнне республикада “Татарстанның чиста урманнары” дип аталган табигать саклау акциясе үткәрелде.

Столбище урман хуҗалыгы территориясендәге урманны чүпләрдән арындыру эшендә Татарстан Республикасының Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы хезмәткәрләре дә активлык күрсәтте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International