ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре карамагындагы “Республика мөлкәт казнасы” ДБУ тарафыннан Россия Федерациясендә вәкаләтле вәкиленә Мәскәү шәһәре, Котельническая набережная урамы, 29, 4 кат адресы буенча урнашкан дәүләт милкен арендалау килешмәсенә хокук өчен ачык аукцион үткәрелде. Айлык аренда хакы 449 002,40 сум.
ТР Министрлар Кабинетының "Татарстан Республикасы милкендә булган торак фатирларны вакытлыча тору килешмәләрее буенча тапшыру вәкаләтләре бирелгән оешма тарафыннан контрольне башкару тәртибен раслау турында" карары
В актовом зале Министерства земельных и имущественных отношений РТ 9 июня 2016 года состоялся обучающий семинар «Оценка стоимости земельных участков». В семинаре приняли участие представители государственных органов, в первую очередь, Палат земельных и имущественных отношений городов и районов республики, оценщики, юристы, руководители оценочных и экспертных организаций, заинтересованные в вопросах повышения качества подготовки отчетов об оценке.
Россия бәяләүчеләр җәмгыяте оештырган “Евразия икътисад союзы кысаларында бердәм базар хезмәте формалаштыру буенча проблемалы сораулар” Бәяләүчеләрнең I Халыкара форумы кысаларында ТР Бәяләүчеләр союзы белән берлектә ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында Евразия икътисад союзы илләренең дәүләт структуралары һәм бәяләүчеләр берләшмәләре вәкилләре белән очрашу үтте.
Очрашу барышында ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәрит Мусин һәм Бәчләү бүлеге җитәкчесе Лариса Швецова мөлкәт белән идарә итүдә дәүләтнең эшмәкәрлек белән хезмәттәшлеге турында чыгыш ясадылар. Исәпләү, мониторинг һәм мәгълүмати хезмәттәшлек идарәсе җитәкчесе Илдар Рәхмәтуллин . министрлык эшчәнлегенң төп юнәлешләре белән таныштырды. Иннополис, ОЭЗ "Алабуга", Свияжск мультимодаль логистик комплексы, "Москва-Казань" тизйөрешле тимерюл магистрале төзү кебек зур масштаблы логистик и инновацион проектлар турында чыгыш ясады.
ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы шартлы янгын вакытында хезмәткәрләрне һәм министрлыкка килгән гражданнарны эвакуацияләү буенча өйрәнүләр уздырылды. Өйрәнүләр вакытында бинаның 3 катындагы фойеда шартлы янгын чыгу урыны табылды һәм бинадан кешеләрне чыгару һәм “янгынны” сүндерү чаралары күрелде.
Янгын куркынычлыгы турында хәбәр бирүче сиренадан соң ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы хезмәткәрләре тиз генә бинадан куркынычсыз урынга чыктылар.
Эвакуация вакытының 4 минут вакыт эчендә төгәлләнүе хезмәткәрләрнең оешканлыгын һәм мондый гадәттән тыш очракларга яхшы әзерлеген күрсәтте.
Өйрәнүләр вакытында хәбәр итү системаларын, винтиляция, хезмәткәрләрнең гадәттән тыш хәлләргә әзерлеге тикшерелде.
Бүген «Махаон үзәне» торак комплексын төзү проекты архитектурасын Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка тәкъдир иттеләр.
Тәкъдир итү Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.
Проект тәкъдим итүче компаниянең корылыш тәҗрибәсе бар. Республика территориясендә хәзер аның өч эре проекты гамәлгә ашырыла, берсе –Мәскәү астында.
«Махаон үзәне» – Лаеш районы (Кече Кабан авылы) территориясендә башкарыла торган заманча масштаблы проект. Җир кишәрлегенең гомуми мәйданы – 180 га, участок «Ак Барс капитал» идарәче компаниясе милкендә.
Әлеге проектта төзелешне планлаштыруга карата яңа алым кулланыла, диделәр компания вәкилләре, алар проектлауның Европа тәҗрибәсен кертергә җыеналар. Проектка архитектура һәм урбанистика экспертлары җәлеп ителә, ябык конкурста 23 архитектур бюро катнашкан. Казанга үз портфолиосын шәхсән тәкъдир итү өчен унбер иң көчле команда килгән. Levs Architecten (Нидерланд) бюросы корылышның кызыклы концепциясен тәкъдир итте.
Тәкъдир итүдә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы, Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы, Татинвестгражданпроект» ДУП, ТР ДИТУ, ТР ДТФ, «Ак Барс Капитал» ИК вәкилләре һәм башкалар катнашты.
Сабантуй мәйданы быел аеруча матур итеп бизәлгән, ерактан ук халкыбызны бәйрәмгә дәшеп торды. Үзәк трибуна янындагы түбәтәй кигән татар бабае гына үзе ни тора! Ул чын кешегә охшаган, аның янына килеп фотога да төшүчеләр күп булды. Татарстанныкын гына түгел Россияне дә милли бәйрәмебез Сабан туеннан башка күз алдына китереп булмый. Мәйданга хуҗалык җитәкчеләре белән бергә районның язгы кыр эшләре алдынгылары, авыл җирлеге башлыклары,фермерларны Сабан туена җыелган халык кул чабып каршы алды..Сабантуй мәйданында –элеккеге игенче тормышы, җир, су, һава һәм табигатькә багышланган театральләштерелгән музыкаль күренешләр күрсәттеләр, Мәлкән, Тауасты Байлар, Калтак, Каран Азик, Николаевка авылларыннан фольклор төркемнәр, Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры, урта уку йортлары, башка мәктәпләр коллективлары тагын бер кат талантларын ачып салдылар. Сабантуйга әзерлек һәм аны үткәрү буенча комиссия рәисе Илгизәр Шагалиев Сабантуйны ачып, бәйрәм әләмен күтәрү хокукын кыр батыры Зиннур Гыйлфанов һәм узган елгы Сабантуйның Минзәлә районы буенча абсолют батыры Ришат Гайнетдиновка тапшырды.
ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев каршында үткән чираттагы оператив киңәшмәдә 2016 елның үткән 5 аенда республика бюджетына кергән салым булмаган табыш буенча нәтиҗә күрсәткечләре бирелде.
Министрлыкның икътисад бүлеге белгечләре хәбәр итүенчә, гыйнвар-май айларында республика бюджетына дәүләт мөлкәте һәм җир кишәрлекләреннән файдаланудан 295 миллион 840 мең сум акча керде. Шулай итеп, бюджет йөкләмәсе 102,41 % ка үтәлде.
Шул исәптән, статьялар буенча:
мөлкәтне арендалаудан – 33,79 миллион сум - план 58,3 % ка үтәлгән;
җирне арендалаудан – 21,54 миллион сум – план 45,3 % ка үтәлгән;
дивидентлардан – 103,55 миллион сум – план 164,2 % ка үтәлгән;
чиста табыш өлешеннән – 7,81 миллион сум - план 25,1 % ка үтәлгән;
мөлкәтне ышаныч идарәгә тапшырудан – 49,36 миллион сум табыш кергән– план 87,9 % ка үтәлгән;
мөлкәтне сатудан – 78,66 миллион сум – план 262,2% ка үтәлгән;
җир сатудан – 1,06 миллион сум акча кергән.
2016 елның 2 июне көнне, ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министр урынбасары Фәрит Мусин җитәкчелегендә дәүләт гражданлык хезмәтенең Мөлкәт идарәсенең аренда, дәүләт мөлкәтен реализацияләү һәм инвестиция проектларын тормышка ашыру бүлеге нең 1 разрядлы өлкән белгече вакантлы вазифасына конкурс үткәрү буенча комиссия утырышы булды:
Конкурста вакантлы вазифа урыннарына 4 дәгъвачы катнашты. Конкурста катнашучылар тарафыннан эшләнгән практик биремнәр һәм конкурс комиссиясе әгъзалары катнашында үткәрелгән әңгәмә нәтиҗәләре буенча Мухаметханова Илзирә Ирек кызы җиңеп чыкты.
Җиңүчене яңа хезмәт вазифасы белән котлыйбыз һәм уңышлар телибез!
2016 елның 2 июне көнне ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында дәүләт гражданлык хезмәткәрләрен аттестацияләү буенча комиссия утырышы булды. Һөнәри хезмәт эшчәнлеге дәрәҗәсен бәяләү нигезендә үткәрелгән бу чара дәүләт хезмәтен башкаручыларга үз вазифаларына тәңгәл булган класслы чиннар бирү максатыннан башкарылды.
Аттестацияләнүдә 8 дәүләт хезмәткәре катнашты.
Аттестация әгъзаларының гомуми фикере буенча, хезмәткәрләр норматив документларны, вазифа регламентларын яхшы беләләр һәм барлык сорауларга да төгәл, ышандырырлык җаваплар бирәләр.
Аттестация әгъзаларының бердәм тавышы нәтиҗәләре буенча, аттестация үтүче хезмәткәрләрнең барысы да үз вазифаларына тәңгәл киләләр.