“Республика мөлкәт казнасы” ДБУ тарафыннан республика министрлыклары һәм ведомстволары карамагындагы дәүләт учрежденеләренә оператив идарә хокукында беркетелгән дәүләт милкеннән файдалануны тикшерү буенча 5 тикшерү үткәрелде.
Бүген Зеленодольскта А.М. Горький ис. Зеленодольск заводы территориясендә Татарстан Республикасында газ-мотор ягулыгы базарын үстерү мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырылды.
Киңәшмәдә «Газпром» ГАҖ Директорлар советы рәисе Виктор Зубков, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, «Газпром газомоторное топливо» ҖЧҖ генераль директоры Михаил Лихачев, «Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖ генераль директоры Рәфкать Кантюков һәм башкалар катншаты.
Киңәшмәдә билгеләп үтелгәнчә, Татарстан компримацияләнгән һәм сыекландырылган табигый газ куллануны киңәйтү чараларын гамәлгә ашыручы сынау төбәге булып тора.
Виктор Зубков хәбәр иткәнчә, бүген табигый газның икътисадтагы һәм ил төбәкләрен үстерүдәге роле гаять зур һәм киләчәктә тагын да артачак.
Транспорт өчен газ-мотор ягулыгын куллану газга өстәмә ихтыяҗ тудыра, шулай ук аның ике җитди өстенлекле ягы бар, диде ул, бу экологик яктан һәм икътисадый яктан файдалы булу. Виктор Зубков белдергәнчә, соңгы биш елда дөньяда компримацияләнгән газ куллану икеләтә арткан, бүген аны транспортта 80нән артык ил куллана.
Татарстан Республикасына килгәндә исә, 2019 елга автомобильләргә газ тутыру станцияләре 25 булырга тиеш, диде Виктор Зубков, һәм республика җитәкчелеге ярдәме белән моны эшләргә мөмкин булачак.
Үз чиратында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Зеленодольскта, Түбән Камада һәм Бөгелмәдә автомобильләргә газ тутыру буенча өч яңа компрессор станциясен файдалануга тапшыру уртак эшнең уңай динамикасын чагылдыра.
Илебез һәм «Газпром» ГАҖ җитәкчелеге дәрәҗәсендә кабул ителгән карарлар нәтиҗәсендә Татарстанда газ ягулыгы базарын үстерү өчен автотехника җитештерүчеләрнең, кулланучыларның һәм газчыларның эше җайга салынган, диде Рөстәм Миңнеханов.
«Бүген безнең бурыч – гамәлдәге станцияләрдә сатуны тиешенчә оештыру, шулай ук газ-мотор ягулыгындагы автопаркны үстерү», - диде Татарстан Президенты.
Аның сүзләренчә, перспективада газ-мотор ягулыгына торак-коммуналь хуҗалык автопаркы, җәмәгать транспорты, авыл хуҗалыгы техникасы нигезләнергә тиеш.
Киңәшмәдә «2013-2023 елларга Татарстан Республикасында газ-мотор ягулыгы базарын үстерү» дәүләт программасын гамәлгә ашыру турында ТР транспорт һәм юллар хуҗалыгы министры Ленар Сафин чыгыш ясады.
Киңәшмә азагында Татарстан Республикасында эчке су транспортында газ-мотор ягулыгы куллану проектын гамәлгә ашыру турында килешү имзаланды.
Бүген Татарстанда "Газпром" челтәренең автомобильләргә газ тутыру буенча өч яңа компрессор станциясен файдалануга тапшыру тантанасы үтте. Станцияләрне "Газпром" ГАҖ Директорлар советы рәисе Виктор Зубков һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эшләтеп җибәрделәр. Чара Зеленодольсктагы АГТКС дә үтте, ә Түбән Кама һәм Бөгелмәдә станцияләр телекүпер режимында файдалануга тапшырылдылар.
Нәтиҗәдә республикадагы АГТКС челтәрендә хәзер 13 объект санала. 2016 ел ахырына кадәр тагын 6 яңа станцияне сафка кертү каралган."Газпром" газмотор инфраструктурасына керткән инвестицияләрнең гомуми күләме - 1,5 млрд. сум.
Ул шулай ук билгеләгәнчә, станцияләрдә тәүлегенә 500-600 машина газ сала ала. АГТКС та кулланыш 8 млн. кубометрга кадәр җитә ала.
Виктор Зубков сүзләренчә, мондый станцияләрне төзү газ файдалану базарын арттырырга ярдәм итә.
Агымдагы елда регионнарда Газпром тагын 35 станция, ә 2017 елда 50дән артык станция ачарга планлаштыра.
Татарстан Республикасында исә, Зубков сүзләренчә, 2019 елга 25 АГТКС булырга тиеш.
Виктор Зубков шулай ук Рөстәм Миңнехановка ярдәме өчен рәхмәт белдерде.
Рөстәм Миңнеханов та Газпром компаниясенә әлеге проект өчен, ә федераль хөкүмәткә автомобильләрне газга күчерүне субсидияләүгә рәхмәт белдерде. ТР Президенты сүзләренчә, республикада газда йөрүче 700 автомобиль сатып алынган, тагын 300 не алу планлашытырыла. Бу экология ягыннан да, экономия ягыннан да файдалы, диде ул.
Ышанам, Татарстан һәм газпромның бөтен планнары чынга ашачак, диде Рөстәм Миңнеханов.
Газ белән тәэмин итү объектларын тиешле тәртиптә эксплуатацияләү максатыннан җир кишәрлекләре белән махсус оешмаларга тапшырылды. ТР Росреестр идарәсенә 149 объектка һәм 55 җир кишәрлегенә милек хокукын теркәү максатыннан документлар тапшырылды.
2016 елның 22 июне көнне «Ревьева» шәһәр күңел ачу комплексының “Лазурный берег” залында ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре өлкәсендә эшләүче белгечләр өчен “Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре өлкәсендәге законнар үзәнчәлекләре” темасына укыту семинары үтте.
Семинарда җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре өлкәсендәге законнардагы үзгәрешләр һәм суд практикасы үзенчәлекләре, күчемсез милеккә хокукны теркәү һәм аны сату-алу эшләренә кагылышлы федераль законнардагы новацияләр. Дәүләт теркәве, кадастры һәм картографиясе федераль хезмәте белән электрон хезмәттәшлек итү үзенчәлекләре, муниципаль һәм дәүләт милкендәге җир кишәрекләрен арендалау өчен аренда бәясен билгеләүнең төп принциплары. Муниципаль һәм дәүләт милкендәге җир кишәрекләрен бирү процедураларын башкаруга кагылышлы сораулар каралды.
2016 елның 22 июне көнне ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре өлкәсендә эшләүче белгечләр өчен “Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре өлкәсендәге законнар үзәнчәлекләре” темасына укыту семинары үткәрә.
ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев үзенең күзәтү карамагында булган Минзәлә районының иҗтимагый оешмаларына газеталар яздырып "Якыннарыңны газеталарга яздыр" дип аталган акциядә катнашты.
Акция барышында "Республика Татарстан", «Сельская жизнь», «Выбор», «Моя газета», татар һәм рус телләрендә чыгарылышлы "Минзәлә"район газеталарына - барысы 36 данә газета яздырды.
ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы йөкләмәсе буенча “Республика мөлкәт казнасы” ДБУ “Рус Православия чикәвенең Казан Епархиясе” Дини оешмасы вәкилләре белән берлектә ТР буенча Росреестр идарәсенә Казан шәһәренең Луковский, 21 адресы буенча урнашкан дәүләт милкен җир кишәрлеге белән Казан Епархиясе милкенә хокук тапшыру өчен документлар тапшырылды.
14.06.2016 – 17.06.2016 көннәрдә “Матди тәэмин итү идарәсе” ДБУ транспорт бүлеге тарафыннан ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы гаризасы буенча тикшерүләр һәм тиешле чаралар үткәрү өчен 19 автомобиль бирелде. Аларның 8 е алдан планлаштырылган тикшерүләр өчен кулланылды.
Тикшерүләр һәм чаралар Яшел Үзән, Лаеш, Биектау һәм Югары Ослан районнарында үтте.
"Кече һәм урта эшмәкәрлек өчен бирелергә тиешле, өченче як кешеләр хокукыннан буш булган, Татарстан Республикасы милкендә булган милек исемлеген мәҗбүри бастыру, алып бару һәм формалаштыру тәртибен раслау турында" 2016 ел, 25 май, № 353 ТР МК карары чыкты. бу карар нигезендә кече һәм урта эшмәкәрлеккә милек белән ярдәм итү максатыннан Кече һәм урта эшмәкәрлек өчен бирелергә тиешле, өченче як кешеләр хокукыннан буш булган, Татарстан Республикасы милкендә булган милек исемлеген мәҗбүри бастыру, алып бару һәм формалаштыру тәртибе расланды. Исемлеккә кертелгән милек бары тик урта һәм кече эшмәкәрлеккә ярдәм иитүче инфраструктураны булдыручы урта һәм кече эшмәкәрлек субъектларына һәм оешмаларына гына бирелергә тиеш.