ЯҢАЛЫКЛАР


4
июль, 2016 ел
дүшәмбе

             02.07.2016  “Буревестник” спорт сараенда Татарстан Республикасының дәүләт хезмәткәрләре спартакиадасы кысаларында йөзү буенча ярышлар үтте.

ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы командасын Олег Масленков (режимлы-яшерен хезмәт), Владлен Морозов (кадастр мөнәсәбәтләре бүлеге), Равил Хәсәншин (кадастр мөнәсәбәтләрендә хокукый тәэмин итү бүлеге) һәм Алмаз Мөбәрәкшин (җир сораулары буенча җирле үзидарә органнары белән хезмәттәшлек итүне оештыру бүлеге) якладылар.

 

       ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев каршында үткән чираттагы оператив киңәшмәдә  2016 елның үткән беренче яртыеллыгына республика бюджетына кергән салым булмаган табыш буенча нәтиҗә күрсәткечләре бирелде.

       Министрлыкның  икътисад бүлеге белгечләре хәбәр итүенчә, гыйнвар-июнь айларында республика бюджетына дәүләт мөлкәте һәм җир кишәрлекләреннән файдаланудан 348 миллион 600 мең сум акча керде. Шулай итеп, бюджет йөкләмәсе 120,67 % ка үтәлде.

      

 


1
июль, 2016 ел
җомга

28.06.2016 көнне ачык формада тәкъдимнәр кертеп бәясен күтәрү юлы белән “Татехмедфарм” ДУП хуҗалык алып бару хокукында беркетелгән дәүләт милкен – гомуми мәйданы 143,6 кв.м., Чаллы шәһәрендәге аптеканы сату буенча аукцион үткәрде. Сату бәясе 7 млн. 125 мең тәшкил итте.

 

       2016 елның 30 июне көнне  гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтү буенча мәгълумати-консультация группасы Балык Бистәсе муниципаль районы халкына бушлай юридик ярдәм күрсәтергә барды.

       Бу чарада группа составында ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы белгече Анна Ханжина җир законнары сораулары буенча 5 кешегә ярдәм күрсәтте.

 


30
июнь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Казан шәһәре, Константиновка бистәсе, Корычагачлык урамы, 60 адресы буенча урнашкан “Матди тәэмин итү идарәсе” ДБУ мәйданында 2016 елның 11 июле көнне узачак аукционда сатуга куелган дәүләт автомобильләрен карау башланды.Аукцион 2016 елның 11 июле көнне сәгать 10.00 да Казан шәһәре, Вишневский ур.. 26 адресы буенча узачак. “Матди тәэмин итү идарәсе” ДБУ транспорт бүлеге тарафыннан җаваплы сакланышта булган  LADA SAMARA, DFEWOO NEXIA маркалы 25 транспорт чарасы әзерләнде.


29
июнь, 2016 ел
чәршәмбе

2016 елның 28 июне көнне ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министрның беренче урынбасары Сергей Демидов җитәкчелегендә «IPEK SA» швейцария компаниясе белән берлектә Балалар Республика клиник хастаханәсе территориясендә гаилә тибындагы күп профильле реабилитацияләү үзәге төзү максатыннан яңа җәмгыять булдыру сораулары буенча киңәшмә уздырылды.

Киңәшмәдә ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы хезмәткәрләре, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы, Балалар республика клиник хастаханәсе,  «IPEK SA» швейцария компаниясе вәкилләре катнаштылар.

 

29.06.2016 ТР һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында ведионконференция режимында күчемсез милекне муниципаль милектән республика милкенә кабул итү, яки республика милкеннән муниципаль милеккә тапшыру сораулары буенча комиссия утырышы булды.

    


28
июнь, 2016 ел
сишәмбе

22.06.2016 җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары Фәрит Мусин җитәкчелегендә устав капиталында дәүләт өлеше булган Дәүләт унитар оешмаларның һәм акционерлык җәмгыятьләрнең финанс-хуҗалык эшчәнлеген анализлау буенча эш группасының чираттагы утырышы узды. Утырышта 6 оешма: “Урман транспорт компаниясе” ААҖ, “Татарстан Республикасы корпорациясе үсеше” ААҖ, “Ак Барс основа” ААҖ, “Алгоритм” кунакханәсе” ААҖ, Җылылык һәм энегочелтәрлә” ДУП,  “Милли сәүдә маркасы” ДУП финанс-хуҗалык эшчәнлекләре анализланды.

 


27
июнь, 2016 ел
дүшәмбе

2015 елда компания 352 яңа скважина файдалануга тапшырган.

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында «Татнефть» ГАҖ акционерларының еллык җыелышы узды. Җыелышта Наил Маһанов 2015 елда компания эшенең төп нәтиҗәләре турында хәбәр итте.

2015 елда «Татнефть» соңгы 20 елда иң күп - 26,9 млн тонна нефть чыгарган, бу, 2014 елдагы белән чагыштырганда, 2,7 процентка күбрәк. Гомумән, "Татнефть" төркеме буенча 27,2 млн тонна нефть чыгарылган. Татарстаннан читтә РФ да - 322 мең тонна нефть (үсеш - 4,9 процент).

Тәүлегенә уртача 10 тонна нефть чыгара торган 352 яңа скважина кулланылышка тапшырылган. Югары үзлекле нефть ятмаларын үзләштерү буенча актив эш алып барыла.

Miller & Lents бәйсез аудитор компаниясе нәтиҗәләре буенча, «Татнефть» 2015 елда нефтьнең исбатланган запасларын 2,1 процентка яки 869,8 млн тоннага кадәр арттырган. Хәзергә компаниянең запаслары 32 елга җитәрлек.

"ТАНЕКО" нефть эшкәртү заводы югары нәтиҗәләргә ирешкән. Анда 2015 елда 8,6 млн тоннадан артык нефть чималы эшкәртелгән. Үтә күренмәле нефть продуктлары чыгару күрсәткече 70 проценттан арткан.

"Татнефть"нең икътисади потенциалы өстенлекле проектларны инвестицияләү, чыгымнарны һәм түләүләрне финанслау (капиталь кертемнәр, озак вакытлы кредитлар һәм девидендларны ябу) мөмкинлеге биргән. 2015 елда инвестицияләрнең гомуми күләме 97,2 млрд сум тәшкил иткән, шул исәптән Татарстанда төп ресурс базасына - 27,7 млрд сум.

Компаниянең түләү мөмкинлеге һәм финанс ныклыгы күрсәткечләре, үз һәм заем капиталлары чагыштырмасы да тиешле дәрәҗәдә. Бер елда саф активлары 12 процентка ягъни 545,3млрд сумга кадәр арткан, ә базар капитализациясе - 716,6 млрд сумга кадәр. 2015 елда "Татнефть"нең салымнарының һәм түләүләренең гомуми күләме 263 млрд сум тәшкил иткән. 2015 ел ахырына валюта кредитлары буенча бурыч 204,6 млн доллардан 49,3 млн долларга кадәр кимегән.

2016 елга һәм якындагы елларга компаниянең төп стратегик бурычы итеп Татарстанда яңа техника һәм технологияләр кертү исәбенә нефть чыгаруны арттыру дип белдерелгән. Әшәлчедә елына 2 млн тонна югары үзлекле нефть чыгару планлаштырыла. Сланец нефте чыгару буенча тәҗрибә-сәнәгать эшләре программасын чынга ашыру дәвам итәчәк.

2015 елда компаниянең табышы 18 процентка - 463 млрд сумга кадәр арткан, салым түләгәнчегә кадәрге табыш - 7,2 процентка - 111,5 млрд сумга кадәр. Керем арту нефть табышы, шулай ук үтә күренмәле нефть продуктларын сату арту белән бәйле, дип билгеләп үтелә компания мәгълүматында.

Директорлар советының 15 кешедән торган яңа составы сайланды. Анда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР финанслар министры Радик Гайзатуллин, ТР Президенты ярдәмчесе Ринат Сабиров, ТР җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев, «Связьинвестнефтехим» генераль директоры Валерий Сорокин, «Татнефть» генераль директоры Наил Маһанов, компаниянең топ-менеджерлары кергән.

Утырышта Директорлар советының рәисе итеп янә Рөстәм Миңнеханов сайланды.


24
июнь, 2016 ел
җомга

«Мәскәү-Казан» тизйөрешле тимерюл магистрален төзү максатыннан ТР Министрла Кабинеты “«Мәскәү-Казан» тизйөрешле тимерюл магистрален төзү өчен татарстан Республикасы  ихтыяҗы белән җир кишәрлекләрен резервлау турында” карар кабул итте.

Хәзерге вакытта ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан ТР Министрлар Кабинеты чыгарган бу карарны ТР буенча Росреестр идарәсендә теркәү эшләре башкарыла.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International