2016 елның 12 июле көнне "Республика мөлкәт казнасы" ДБУ тарафынннан Казан, Дементьев урамы, 29а адресы буенча урнашкан гомуми мәйданы 88,1 кв.м бинаны арендалауга килешмә төзү хокукына аукцион үткәрелде.
ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы карамагындагы "Матди тәэмин итү идарәсе" ДБУ территорияләрнең санитар һәм экологик торышын яхшырту чаралары үткәрү буенча эш дәвам итә. Ландшафт проекты төзү, администртив бинага капиталь төзекләндерү, агачлар утырту эшләре башкарылды.
2016 елныд 13 июле көнне ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының корпоратив идарә бүлеге җитәкчесе һәм Хокук идарәсенең Дәүләтнең мөлкәти мәнфәгатьләрен яклау бүлегенә әйдәп баручы консультант дәүләт гражданлык хезмәте вакантлы вазифаларына, Хокук идарәсенең Методология һәм муниципаль мөлкәт мөнәсәбәтләрен формалаштыру бүлеге җитәкчесе вазифасына кадрлар резервы кертү конкурслары игълан ителде.
2016 едның 3 июлендә Президент Владимир Путин "Дәүләт кадастры бәясе турындагы" № 237 ФЗ имзалады.
Закон кадастр бәясен билгеләү процедурасын камилләштерүгә юнәлтелде. закон дәүләт кадастр бәяләүчеләре институтын кертүне һәм кадастр бәясен билгеләү вәкаләтләрен дәүләт бюджет учреждениеләренә тапшыруны күздә тота.
Карабашка килүгә үк Тсеминарда катнашучылар кайбер предприятиеләрнең, шул исәптән «Татнефть» ГАҖ, Казан федераль университетының (КФУ), «РИТЭК» АҖнең һәм башкаларның мәгълүмат стендларын карап чыктылар. Монда предприятиеләрнең нефть чыгару тармагында файдаланылучы алдынгы технологияләре, шулай ук скважиналарны эксплуатацияләүдәге, яңа ятмаларны эшкәртүдәге, шул исәптән үзлелеге югары нефть чыгарудагы, яңа эшләнмәләр тәкъдим ителгән иде.
Пленар утырышта Татарстан Республикасы Президентының нефть тармагы мәсьәләләре буенча консультанты Ренат Мөслимов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, «Татнефть» ГАҖ генераль директоры Наил Маһанов һәм башкалар чыгыш ясады.
Аерым алганда, Наил Маһанов белдергәнчә, «Татнефть» төркемен капитализацияү 2025 елга икеләтә артачак.
Нефть саммиты-2016да Россия Табигать байлыклары һәм экология министры урынбасары – Җир асты байлыкларыннан файдалану буенча федераль агентлык җитәкчесе Евгений Киселев, Россия Энергетика министры урынбасары Кирилл Молодцов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм башкалар катнаша.
2016 елның 11 июле көнне ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы карамагындагы "Республика мөлкәт казнасы" ДБУ автотраспорт чаралары сату буенча аукцион үткәрде.
Россия Федерациясе Конституцион суды "Россия Федерациясендә дәяләү эшчәнлеге турындагы" № 135 Федераль Законның 24,18 мадәсенең 1 бүлегендәге РФ Конституциясенә туры килми дип таныды. Ул муниципалитетларгаҗир китшәрлекләренең кадастр бәясен билгеләү нәтиҗәләре буенча чыккан дәгъваны комиссия каршында тулы дәлилләр китерүгә мөмкинлек бирми һәм аны суд тәртибе буенча чишүгә комачау итә дип табылды.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында ТР Премьер-министры Илдар Халиков рәислегендә “Татспиртпром” ААҖ директорлар советы утырышы узды. Анда компаниянең финанс-хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәләре, салымнар түләү һәм бюджетка җыемнар кертү һәм башка мәсьәләләр турында фикер алыштылар.
2016 елның беренче ярты елында “Татспиртпром” 12,5 млрд. сум акцизлар һәм салымнар түләгән, бу узган елның шул вакытына караганда 3,6 млрд. сумга артыграк. Шул исәптән, 8,2 млрд. сум Россия Федерациясе бюджетына, 4,3 млрд. сум Татарстан Республикасының консолидацияләнгән бюджетына күчерелгән.
ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы муниципаль берәмлекләр белән төзелгән килешмәләр нигезендә муниципаль милек һәм җир кишәрлекләре белән идарә итүдә сату-алу эшләре буенча мониторинг үткәрү эшен дәвам итә.
2016 елның 1 июленә министрлык тарафыннан ТР муниципаль берәмлекләреннән килгән 2183 сату-алу эше буенча 1205 мөрәҗәгать каралды, шуларның 826 сату-алу эше башкару буенча әһәмиятле кисәтүләр ачыкланмады. 1357 сы буенча документлар кимчелекләрне төзәтү өчен кире кайтарылды.
Бүгенге көндә Россиядә бөтен махсус икътисадый зоналар табышының 66 % "Алабуга" МИЗ га туры килә. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов"Алабуга" махсус икътисадый зонасына 10 ел тулуга багышланган киңәшмәдәге чыгышында хәбәр итте.
Киңәшмә "Алабуга" административ-эшлекле үзәк бинасында үтте.
Киңәшмәдә Мәскәү шәһәре мэры Сергей Собянин, Россия Федераль салым хезмәте башлыгы Михаил Мишустин, Мәскәү мэрының шәһәр төзелеше сәясәте буенча урынбасары Марат Хөснуллин, РФ Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе (РАНХиГС) ректоры Владимир Мау һәм башкалар катнашты.
Татарстан Респбуликасында урнашкан "Алабуга" махсус икътисадый зонасының ун еллыгы белән котлау сүзендә Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, вакыт тиз үтте. Ул искәрткәнчә, махсус икътисадый зона булдыру идеологы Герман Греф булды, дөнья тәҗрибәсен өйрәнү һәм производстволар оештыру турында карар кылынды.