ЯҢАЛЫКЛАР


29
июль, 2016 ел
җомга

       Татарстан Республикасының ятим балаларны фатирлар белән тәэмин итү турындагы законын үтәү максатыннан "Республика мөлкәт казнасы" ДБУ  тарафыннан әти-әни тәрбиясеннән мәхрүм калган ятим балалар бирү өчен республика милке хокукы теркәү өчен 51 фатир документы дәүләт теркәвенә тапшырылды.

Автотранспорт чараларын юлда бозлавык шартларында  иминлекне тәэмин итү максатыннан "Матди тәэмин итү идарәсе" ДБУ  белгечләре тарафыннан НШЗ «Кама – 505» кышкы автомобиль шиналары сатып алу контракта төзү өчен техник бирем әзерләү эше башкарыла.

2017 елның 1 гыйнварыннан Россия Федерациясенең аерым законнарына үзгәрешләр кертү турында закон гамәлгә керә.

Федераль закон "Күчемсез милек дәүләт теркәве турындагы" Федераль законны тиешле дәрәҗәдә башкару өчен механизмнар булдыруга юнәлтелгән.


27
июль, 2016 ел
чәршәмбе

       2016 елның 27 июленә булган мәгълүматлар буенча, республикада күп балалы гаиләләрдән кабул ителгән гаризалары буенча җир кишәрлеге алу исемлегенә 37 105 дәгъвачы, шул исәптән Казан шәһәрендә – 8 443, Яр Чаллы шәһәрендә – 4 919 гаилә исемлеккә керде.

      


25
июль, 2016 ел
дүшәмбе

2017 елның 1 гыйнварыннан Концессия килешмәләре турындагы Федераль законга кертелгән  үзгәрешләр гамәлгә керә.


22
июль, 2016 ел
җомга

Министрлыкның Җир ресурслары идарәсе белгечләре хәбәр итүенчә, 20.07.2016 көнгә Татарстан Республикасында җир кишәрлеге алуга 37 087 гаилә чиратка куелды.б

шул исәптән  Казанда – 8 425, Яр Чаллыда - 4 919 гаилә гариза бирде. 

"Республика мөлкәт казнасы" ДБУ тарафыннан Татарстан Республикасында законсыз рәвештә киң таралган казылмалар чыгару белән шөгыльләнүче карьерларны ачыклау максатыннан кайбер районнардагы җир кишәрлекләре тикшерелде.

2016 елның 4 июлендә Акционерлык җәмгыятьләре турындагы № 338-ФЗ 41 һәм 84.8 маддәләренә үзгәрешләр кертү турындагы Федераль закон гамәлгә керә. 


21
июль, 2016 ел
пәнҗешәмбе

01.07.2016 көнгә Татарстан Республикасы муниципаль районнарының җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре палаталары мәгълүматлары буенча гомуми мәйданы 382,8 мең.га булган 70 631 кирәк булмаган җир өлешләре исәпләнә.


20
июль, 2016 ел
чәршәмбе

2016 елның 6 ае нәтиҗәләре буенча  ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан әзерләнгән проектлар буенча гомуми мәйданы 570 га булган 200 авыл хуҗалыгы җирләрен Татарстан Республикасы эшмәкәрләренә, шул исәптән кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына карьерлар, элемтә объектлары, нефть чыгару, юл кырые сервисы һәм башка сәнәгать объектлары төзелеше эшләре алып баруга яраклы категорияләргә күчерү өчен ТР Министрлар Кабинеты 66 карар чыгарды. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International