2017 елның 1 гыйнварыннан “Коммециячел булмаган оешмалар турындагы” Федераль законның иҗтимагый файдалы хезмәт башкаручыны –коммециячел булмаган оешманың статусын билгеләү өлешенә үзгәрешләр кертү турындагы” 2016 елның 3 июленнән чыккан Федеральный закон гамәлгә керә.
Федеральный закон иҗтимагый файдалы хезмәт башкаручы - коммециячел булмаган оешманың статусын ныгыта һәм коммециячел булмаган оешманың бу статусы белән төп кретерияләр билгели.
ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев каршында үткән чираттагы оператив киңәшмәдә 2016 елның үткән 7 аенда республика бюджетына кергән салым булмаган табыш буенча нәтиҗә күрсәткечләре бирелде.
Министрлыкның икътисад бүлеге белгечләре хәбәр итүенчә, гыйнвар-июль айларында республика бюджетына дәүләт мөлкәте һәм җир кишәрлекләреннән файдаланудан 591 миллион 410 мең сум акча керде. Шулай итеп, бюджет йөкләмәсе 204,73 % ка үтәлде.
01.08.2016 “Матди тәэмин итү идарәсе” ДБУ транспорт бүлеге җитәкчесе урынбасары тарафыннан 18.09.2016 көнне булачак Россия Дәүләт Думасына сайлаулар турындагы ТР Президенты киңәшмәсе беркетмәсенең 3 пунктын башкару кысаларында учреждение хезмәткәрләре белән аңлату эше башкарылды. Җитәкче чыгышында хезмәткәрләрне сайлауда актив катнашырга чакырды.
04.08.2016 дәүләт милкен арендалау килешмәсе төзү хокукына аукцион үткәрү билгеләнгән иде. Аукционга ТР, Яр Чаллы шәһәренең Низаметдтнов ур, 20 йорт адресы буенча урнашкан бинада офислар урнаштыру өчен 3 каттагы №1 Лот – яшәү өчен булмаган №№ 1000 (бүлмәләр №№ 1а, 7, 7а, 21-25), 1001 (бүлмә № 8), 1002 (бүлмәләр №№ 9, 10, 12-16, 16а, 17, 17а, 18-20) куелды.
2016 елның 4 июленнән 2016 елның 3 июленнән чыккан Федеральный закон «Россия Федерациясендә кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү турындагы» Федеральный законга үзшәрешләр кертү турында” һәм РФ аерым закон актлары” гамәлгә керде.
2016 елның 4 августы көнне ТР Бәяләүчеләр союзының чираттагы утырышында республиканың район һәм шәһәрләрендәге дәүләт һәм муниципаль милекне бәяләү буенча эшнең сыйфатын арттыру турында сүз барды. Партнерлык идарәчелеге әгъзасы, ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары Фәрит Мусин кадастр бәясе үткәрүдәге хаталарның еш кабатлануының дәүләт табышына, бюджет кеременә, шулай ук муниципаль берәмлекләрдә үткәрелә торган социаль программалар үтәлешенә тискәре йогынты ясавын азсызыклады.
ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы муниципаль берәмлекләр белән төзелгән килешмәләр нигезендә муниципаль милек һәм җир кишәрлекләре белән идарә итүдә сату-алу эшләре буенча мониторинг үткәрү эшен дәвам итә.
Бүген, 2016 елның 3 августы көнне ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министрның беренче урынбасары Сергей Демидов җитәкчелегендә Татарстан Республикасында сәнәгать парклары булдыру соравы буенча киңәшмә үткәрелде.
2016 елның 1 августында “Чистай шәһре” муниципаль берәмлеге советы ТР Бәяләүчеләр союзына “Водников бистәсе” №7 территориаль иҗтимагый үзидарәсе микрорайонында балалар спорт-уен мәйданчыгы ясаганы өчен рәхмәт белдерде.
2017 елның 1 гыйнварыннан дәүләт кадастр бәясен үткәрүнең яңа тәртибен билгеләүче Федеральный закон гамәлгә керә.
Россия Федерациясе субъектларында бюджет учреждениеләренә үз субъектларында даими рәвештә дәүләт кадастр бәясе үткәрү буенча вәкаләтләр бирелә.