17.08.2016 "Республика мөлкәт казнасы" ДБУ тарафыннан Татарстан Республикасы учреждениеләренә оператив идарә хокукында беркетелгән автотранспорт чараларын сату буенча аукцион үткәрелде.
2017 елның 1 гыйнварыннан башка сроклар билгеләнгән нигезләмәләрдән кала «Россия Федерациясенең Гражданлык кодексының беренче бүлегенә һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» 03.07.2016 № 315-ФЗ Федераль законы гамәлгә керә.
Федераль закон тарафыннан РФ Гражданлык, Шәһәр төзелеше кодексына, «Кучемсез милекне дәүләт теркәве турындагы " Федераль закон га «машино-место» билгеләмәсе кертелде, бу мөлкәткә карата дәүләт теркәве үзенчәлекләре билгеләнде.
Агымдагы елның 18 августы көнне үткән ТР Бәяләүчеләр союзының Эксперт-консультацион советы утырышында ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы запрослары буенча республиканың муниципаль берәмлекләрендәге җир кишәрлекләренең базар бәясе турындагы җиде исәп-хисабына карата экспертларның һөнәри фикерләре каралды һәм расланды.
ТР Бәяләүчеләр союзының Эксперт-консультацион советы белгечләре фикеренчә, исәп-хисаплардагы төгәлсезлекләр һәм хаталарның кабатлануы сәбәпле бәяләүчеләр буенча үзкөйләнелешле бәяләүчеләр оешмаларга билгеләнгән тәртип буенча шикаятьләр белән мөрәҗәгать итү мөһимлеге бар.
2016 елның 16 августында ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында Республика устав капиталында өлеше булган акционерлык җәмгыятьләрен контрольдә тоту һәм идарә итү органнары вәкилләре һәм Ведомствоара эш төркеме әгъзаләре катнашында Татарстан Республикасында табыш күләменең кимүен комплекслы анализлау буенча киңәйтелгән киңәшмә узды.
Республиканың муниципаль берәмлекләренә методологик ярдәм күрсәтү максатыннан 24 август көнне 10.00 сәгатьтә ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре өлкәсендә идарә итүне камилләштерү сораулары буенча “түгәрәк өстәл” утырышы уздырыла. “Түгәрәк өстәл” утырышында ТР буенча Росреестр, суд хакимияте органнары, республиканың муниципаль берәмлекләре вәкилләре катнаша.
2016 елның 24 августы көнне 9.00 сәг. ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының һәм мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палаталары, идарәләре (комитеты) эшчәнлегенң 2016 елның 1 нче яртыеллыгы нәтиҗәләре буенча коллегия утырышы узачак. Коллегия утырышында дәүләт һәм муниципаль милек табышын тәэмин итү, мөлкәт һәм җир кишәрлекләрен арендалаган өчен бурычны киметү, ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы белән төзелгән үзара хезмәттәшлек турындагы килешмәләрнең башкарылуы, күп балалы гаиләләргә җир кишәрлекләре бирү, авыл чикләрен кадастр исәбенә кую турында һәм башка сораулар каралачак.
12 август көнне эш төркеме республиканың Минзәлә районында булып, максатчан программа кысаларында төзелгән ике социаль объектны ачуда катнашты. Эш төркемен Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин җитәкләде.
Сәфәр Әтрәкле авылыннан башлады. Татарстан парламенты башлыгын әлеге сәфәрдә Минзәлә районы башлыгы Айдар Сәлахов, РФ ФҖ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре озата йөрде.
2016 елның 25 августына дәүләт милкен арендалау килешмәсе төзү хокукы өчен аукцион билгеләнгән иде. Аукционга Казан шәһәре, Авангард ур,. 74 адресы буенча урнашкан бинада банк хезмәте күрсәтү өчен бүлмәләр куелды.
Аукционда катнашуга бердәнбер гариза бирүче “Ак Барс” акционерлык коммерциячел банк кертелде комиссия аукционны үткәрелмәгән итеп танып, бердән-бер катнашучы белән башлангыч бәясе 136 825 сум күләмендә арендалау килешмәсе төзү турында карар кабул итте.
Татарстан Республикасы Президенты тапшырган йөкләмә нигезендә ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгына авыр формадагы хроник авырулар белән авыручы инвалидлар, инвалид балалары булган гаиләләргә фатирлар сатып алу максатыннан акча бирелде. ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы ТР Президенты каршындагы дәүләт торак фондв белән Татарстан Республикасы милкенә инвалидлар өчен фатирлар сатып алу хокукына дәүләт контракты төзелде.
2016 елның 04 августыннан “Дәүләт һәм муниципаль милекне хосусыйлаштыру турындагы” Федераль законга үзгәрешләр кертү турындагы Федераль закон гамәлгә керә.