ЯҢАЛЫКЛАР


5
сентябрь, 2016 ел
дүшәмбе

2016 елның 4 июленнән  “Гражданнарның коммерциячел булмаган дача, яшелчә бакчасы һәм бакчачылык берләшмәләре турында” 03.07.2016 № 337-ФЗ Федераль закон гамәлгә керде.

Федеральный закон Гражданнарның коммерциячел булмаган дача, яшелчә бакчасы һәм бакчачылык берләшмәләре эшчәнлекләренең хокукый көйләүне камилләштерүгә юнәлтелде.

Федераль закон тарафыннан коммерциячел булмаган дача, яшелчә бакчасы һәм бакчачылык берләшмәләренә әгъзалык  түләүләре, берләшмәләрнең әгъзаләре белән һәм берләшмә территорияләрендә бакчачылык эшләрен башкаручы гражданнар үзара хезмәттәшлек итү тәртибенә төгәллекләр кертелә.


1
сентябрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

2016 елның 1 сентябре көнне “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” акциясе кысаларында ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев Россиякүләм “Белем көне” бәйрәме тантанасында катнашты.

Чара Татарстан Республикасының Минзәлә муниципаль районы К.А. Смирнова исемендәге Татар Мөшеге мәктәбендә үтте.


29
август, 2016 ел
дүшәмбе

2016 елның 26 августы көнне “Матди тәэмин итү идарәсе” ДБУ (сатучы) һәм “Республика мөлкәт казнасы” ДБУ (махсуслашкан оешма) бәясен күтәрүгә ачык формада тәкъдимнәр кертү юлы белән сатучыда оператив идарә хокукында булган транспорт чараларын сату буенча ачык аукцион үткәрде.

 


26
август, 2016 ел
җомга

2016 елның 15 июленнән “Акционерлык җәмгыятьләре турындагы” № 339-ФЗ Федераль законга үзгәрешләр кертү турында” гы Федеральн закон гамәлгә керде.

Федераль закон тарафыннан  акционерларга АҖ милкенә устав капиталын арттырмый һәм ааакцияләрнең номиналь бәясен арттырмый торган кире кайтармый торган вкладлар кертү хокукы бирелә.

 

2016 елның 25 августы көнне “2013-2023 елларга Татарстан Республикасында газ ягулыгы базарын үстерү” Дәүләт программасын тормышка ашыру кысаларында министрның беренче урынбасары С.А. Демидов рәислегендә видеоэлемтә режимында республика территориясендә газ ягулыгы бирү инфраструктуралары объектларын урнаштыру өчен җир кишәрлекләре бирү сораулары буенча киңәшмә үтте.

Киңәшмәдә Арча, Актаныш, Биектау, Югары Ослан, Менделеевск муниципаль районнары җирле үзидарә органнары, Яр Чаллы шәһәре МБ һәм Казан шәһәренең “Газпром газ-мотор ягулыгы” ҖЧҖ вәкилләре катнаштылар.

 


25
август, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Республиканың муниципаль берәмлекләренә методологик ярдәм күрсәтү максатыннан 24 август көнне 10.00 сәгатьтә ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре өлкәсендә идарә итүне камилләштерү сораулары буенча “түгәрәк өстәл” утырышы уздырылды. “Түгәрәк өстәл” утырышында ТР буенча Росреестр, суд хакимияте органнары, республиканың муниципаль берәмлекләре вәкилләре, ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы структур подразделениеләре җитәкчеләре  катнаштылар.

 


24
август, 2016 ел
чәршәмбе

Бүген министр Азат Хамаев җитәкчелегендә Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре палаталары, комитеты, идарәләре җитәкчеләре катнашында ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының 2016 елның 1 яртыеллыгындагы эшчәнлегенә нәтиҗәләр турында коллегия утырышы узды. Коллегия утырышында дәүләт һәм муниципаль милек табышын тәэмин итү, мөлкәт һәм җир кишәрлекләрен арендалаган өчен бурычны киметү, ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы белән төзелгән үзара хезмәттәшлек турындагы килешмәләрнең башкарылуы, күп балалы гаиләләргә җир кишәрлекләре бирү, авыл чикләрен кадастр исәбенә кую турында һәм башка сораулар каралды.


23
август, 2016 ел
сишәмбе

“Матди тәэмин итү идарәсе” ДБУ транспорт бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы белән берлектә оператив төркем составында Казансу елгасы акваториясен тикшерү буенча чаралар үткәрелә. Бу максаттан “Матди тәэмин итү идарәсе” ДБУ тарафыннан «Сибирь - 460» маркалы 2 лодка бирелде. Тикшерүләр 23.08.2016 - 30.08.2016 көннәрне сәгать саен үткәрелеп тора.

2017 елның 1 гыйнварыннан “Акционерлык җәмгыятьләре турындагы” Федераль законга үзгәрешләр кертү турындагы” һәм “Җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьләр турындагы” Федераль законның кызыксынучанлык булганда зур сату-алу эшләрен башкаруны җайга салу өлешендә үзгәрешләр кертү турындагы” № 343-ФЗ 03.07.2016 Федеральный закон гамәлгә керә.

 


22
август, 2016 ел
дүшәмбе

       Министрлыкның Җир ресурслары идарәсе белгечләре хәбәр итүенчә, Татарстан Республикасында барлыгы, Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләрен исәпкә алып, 25 852 җир кишәрлеге бирелгән.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International