2016 елның 4 июленнән Авыл хуҗалыгы җирләре кулланышы турындагы Федераль законга үзгәрешләр керде.
Федераль закон тарафыннан гражданнар һәм юридик шәхесләргә муниципаль һәм дәүләт милкендәге авыл хуҗалыгы җирләрен милеккә һәм арендага бирү үзенчәлекләре билгеләнде.
ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министр урынбасары Фәрит Мусин җитәкчелегендә дәүләт гражданлык хезмәтенең Методология һәм муниципаль мөлкәт мөнәсәбәтләрен формалаштыру бүлеге җитәкчесе вазифасына кадрлар резервы өчен конкурс үткәрү буенча комиссия утырышы булды.
2016 елның 8 сентябре көнне, ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министр урынбасары Фәрит Мусин җитәкчелегендә дәүләт гражданлык хезмәтенең Корпоратив идарә бүлеге җитәкчесе вакантлы вазифасына конкурс үткәрү буенча комиссия утырышы булды.
Министрлыкның икътисад бүлеге белгечләре хәбәр итүенчә, гыйнвар-август айларында республика бюджетына дәүләт мөлкәте һәм җир кишәрлекләреннән файдаланудан 582 миллион сум акча керде. Шулай итеп, бюджет йөкләмәсе 201,47 % ка үтәлде.
Татарстан Республикасында Социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмаларга мөлкәти ярдәм алу хокукы өчен ТР Министрлар Кабинеты карары белән республика конкурсы үткәрелә.
Конкурста Республикасында Социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмалар катнаша ала.
Конкурс нәтиҗәләре буенча Казан шәһәре, 8 март ур., 18 адресы буенча урнашкан административ бинадан мебель, компьютер һәм оештыру техникасы белән җиһәазланган бүлмәләр биреләчәк.
Гаризалар 2016 елның 3 сентябреннән 3 октябренә кадәр кабул ителәчәк.
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның “Химград” технополисына килде. Биредә берьюлы өч югары технологияле производство эшләтеп җибәрелә.
Air Liquide – техник газлар һәм газ кушылмалары җитештерү станциясе – Казан һәм тулаем Татарстан предприятиеләрен үз продукциясе белән тәэмин итәргә җыена. Технополисның Франциядән килгән резиденты сәнәгать газлары җитештерү буенча дөньяда әйдәп баручылардан санала. Җитештерү номенклатурасы республика сәнәгатен һәм, беренче чиратта, технополисның 256 компания-резидентын заманча газлар һәм газ кушылмалары белән тәэмин итү мөмкинлеге бирә. Әлеге продукция предприятиеләрнең энергиягә чыгымнарын һәм атмосферага зарарлы матдәләр чыгуын киметергә булыша.
Татарстан Республикасының биотехнологияләр инжинирингы төбәк үзәге агробиопрепаратлар һәм терлекчелек өчен препаратлар җитештерү белән шөгыльләнгән кече һәм урта бизнеска инжиниринг һәм консалтинг хезмәтләре күрсәтә, шулай ук экология мәсьәләләрен хәл итүдә, нефть суырту һәм нефть химиясе өчен биотехнологияләр буенча хезмәтләр тәкъдим итә. Үзәк сынау-экспериментлар уздыру цехы белән җиһазланган, шулай ук аз тоннажлы партияләр чыгарырга әзер.
Бүген Казанда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында «Энергопрогресс» инженер үзәгенең яңа бинасын (Волгоград ур., 34) ачу тантанасы узды.
«Энергопрогресс» – энергетика өлкәсендә илебездәге беренче инженер үзәкләренең берсе, аңа 1989 елда нигез салынган.
919,26 кв.метр мәйданлы яңа офис бинасын төзү һәм реконструкцияләү – Инженер үзәген төзекләндерүнең беренче этабы. Киләчәктә яңа лаборатор корпус төзү планлаштырыла, анда 15 аккредитацияләнгән лаборатория күчәчәк.
Бинаны караганда кунакларга энергосистемаларның тотрыклы эшчәнлеген тәэмин итү бурычларын хәл итүнең комплекслы алдынгы алымнарын күрсәттеләр.
Тантанада Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, инжинирингны үстерү – эре югары технологияле предприятиеләрне үстерү нигезе.
«Әгәр энергокомпанияләребез барысын да читтән сатып алсалар – бернинди акча да җитмәячәк. Иң мөһиме – бүген без җибәргән хаталарны киләчәктә төзәтүе кыен булырга мөмкин», - диде ул.
“Республика мөлкәт казнасы” ДБУ тарафыннан ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы карамагындагы дәүләт учреждениеләренә оператив идарә хокукында тапшырылган дәүләт милкеннән нәтиҗәле файдалану һәм дәүләт милкенең сакланышы тикшерелде.
25-26 август көннәрне Калининград өлкәсендә “Бәяләү өлкәсендәге актуаль сораулар” регионара бәяләүчеләр конференциясе узды. Эшлекле очрашу барышында ТР бәяләүчеләр союзы эшчәнлеге үрнәгендә дәүләт һәм эшмәкәрлек хезмәттәшлеген үстерү буенча республика тәҗрибәсе презентацияләнде.
ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы муниципаль берәмлекләр белән төзелгән килешмәләр нигезендә муниципаль милек һәм җир кишәрлекләре белән идарә итүдә сату-алу эшләре буенча мониторинг үткәрү эшен дәвам итә.
2016 елның 1 сентябренә министрлык тарафыннан ТР муниципаль берәмлекләреннән килгән 2808 сату-алу эше буенча 1653 мөрәҗәгать каралды, шуларның 1059 сату-алу эше башкару буенча әһәмиятле кисәтүләр ачыкланмады. 1749ы буенча документлар кимчелекләрне төзәтү өчен кире кайтарылды.