Алтынчы тапкыр инде безнең илдә “Автомобильсез көн” акциясе үткәрелә. Аның ярдәмендә россиялеләргә табигатьне саклау турында искә төшерәләр. Автотранспортның нинди зыян салганын онытырга ярамый. Шул рәвешле кешеләргә бер генә өн булса да фелосипедта яки җәяү йөрергә тәкъдим итәләр. Бу акциядә катнашучылар күп булса, файдасы бик зур булачак.
ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында да “Автомобильсез көн” акциясенә кушылдылар. Күпчелек хезмәткәрләр бу көнне шәхси автомобильләрен калдырып эшкә җәяү, яки иҗтимагый транспортта килделәр.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Федераль дәүләт мөлкәтенә идарә агентлыгы җитәкчесе Дмитрий Пристансков белән очрашты. Очрашуда катнашучылар Росимущество белән Татарстан Республикасы арасында хезмәттәшлек мәсьәләләре турында сөйләштеләр.
Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды, анда ТР вице-премьеры - сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, ТР Президенты ярдәмчесе Ринат Сабиров, ТР Президенты ярдәмчесе Айрат Нурытдинов, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, ТР җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев, ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин, Федераль дәүләт мөлкәтенә идарә агентлыгының ТР буенча территориаль идарәсе җитәкчесе Гөлнара Сергеева һәм башкалар катнашты.
Аерым алганда, Свияжск регионара мультимодаль үзәк төзелеше кысаларындагы мәсьәләләр турында сүз барды. Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, әлеге проектны гамәлгә ашыру автомобиль, тимер юл һәм суда кешеләрне һәм йөк йөртүне берләштерергә һәм Казанны авыр йөк транспортыннан арындырырга мөмкинлек бирәчәк.
2016 елның 29 сентябре көнне Халыкара олылар көне кысаларында Халыклар дуслыгы йортында ТР Юстиция министрлыгы тарафыннан олы яшьтәге гражданнарга бушлай юридик ярдәм күрсәтү буенча чара оештыра.
Олы яшьтәге гражданнарга бушлай юридик ярдәм күрсәтү буенча чарада ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы да катнашачак. Бу чарада Министрлык белгечләре җир законнары кысаларында хокукый ярдәм күрсәтәчәкләр.
2016 елның 15 июленнән авыл хуҗалыгы җирләре кулланышы турындагы Федераль законның 13 һәм 15 мәддәсенә кергән үзгәрешләр гамәлгә керде.
Федераль закон тарафыннан авыл хуҗалыгы җирләрендә гомуми хокук өлеше булган җирләр кулланылышы үзенчәлекләренә төгәллекләр кертелә.
Киләсе елдан башлап, милек хокукын теркәүгә мөрәҗәгать итү алдыннан “Дача амнистиясе законы” буенча, күчемсез милек объектын башта кадастр исәбенә куярга кирәк булачак. Аның өчен кадастр инженерына мөрәҗәгать итү мөһим. Ул турыда, һәм башка үзгәрешләр турында «Эхо Москвы в Казани» радиостанциясенең «Персонально Ваш» тапшыруының туры эирында 21 сентябрь көнне сәг. 13.05 “Дача амнистиясе законы” н тормышка ашыру белән бәйле сорауларга ТР Буенча Росреестрның хокук теркәү бүлеге җитәкчесе Энҗе Мөхәммәтгалиева сөйләячәк.
Студия телефоны 511-99-11
2016 елның 4 июленнән Россия Федерациясе Җир кодексының 72 маддәсенә кергән үзгәрешләр гамәлгә керде.
Федераль закон тарафыннан муниципаль җир контролен башкару тәртибе җайга салына.
Муниципаль районнарның җирле үзидарә органнары муниципаль район территориясендәге җир мөнәсәбәтләре объектларына, шулай ук бу районга кергән район чигендәге җир мөнәсәбәтләре объектларына карата муниципаль җир контролен башкаралар.
Россия Банкының 200 һәм 2000 сумлык ике яңа банкноты өчен символлар сайлауның финал этабы дәвам итә. Россиялеләргә яңа банкнотларда символлары урнаштырыла торган ике шәһәрне/территорияне сайлап алырга кирәк.
Исегезгә төшерәбез, финалга чыгучылар исемлегенә Казан шәһәре дә кергән иде, ә символлар исемлегенәКазан (Идел буе) федераль университеты һәм Казан Кремле кергән иде.
Үз фикереңне берничә юл белән белдерергә була. Иң төп һәм иң гади юл – http://твоя-россия.рф сайтында тавыш бирү. Сайтта тавыш бирү 2016 елның 7 октябрендә 12.00 сәгатьтә тәмамланачак. Шулай ук 1 октябрьдә Россия Банкының теләсә кайсы территориаль учреждениесенә аның Ачык ишекләр көненә килергә һәм, анкета тутырып, үзеңә ошаган символ өчен тавыш бирергә мөмкин.
Тавыш бирүнең йомгаклау этабы 2016 елның 7 октябрендә 18.00 сәгатьтә «Россия 1» телеканалы эфирында узачак, шунда ук сайлап алу йомгаклары ясалачак һәм ике җиңүче игълан ителәчәк.
2016 елның 14 сентябренә булган мәгълүматлар буенча, республикада күп балалы гаиләләрдән кабул ителгән гаризалары буенча җир кишәрлеге алу исемлегенә 37 832 дәгъвачы, шул исәптән Казан шәһәрендә – 8 663, Яр Чаллы шәһәрендә – 4 919 гаилә исемлеккә керде.
Бу елны алтынчы тапкыр үткәрелә торган ТР Бәяләүчеләр союзының чираттагы Эксперт-консультацион советының чираттагы утырышында ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы һәм Партнерлык әгъзаләренең һәм заказ бирүче оешмаларның мөрәҗәгатьләре каралды. Түбән Кама районының Ширеметьево авылындагы җир кишәрлеге, Минзәлә районындагы Яңа мәләкәс авылындагы эшмәкәрләр өчен билгеләнелгән торак булмаган бина, Зәй һәм Васильева бистәсендәге фармация учреждениесе бүлмәләренең аренда түләве бәяләве бурындагы исәп-хисапларга карата экспертларның һөнәри фикерләре расланылды. Бәяләүчеләргә тиешле рекомендацияләр җибәрелде.
“Республика мөлкәт казнасы” ДБУ тарафыннан ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы карамагындагы дәүләт учреждениеләренә оператив идарә хокукында тапшырылган дәүләт милкеннән нәтиҗәле файдалану һәм дәүләт милкенең сакланышы тикшерелде.