2016 елның 29 сентябре көнне Халыкара олылар көне кысаларында Халыклар дуслыгы йортында ТР Юстиция министрлыгы тарафыннан олы яшьтәге гражданнарга бушлай юридик ярдәм күрсәтү буенча чара оештырылды.
29.09.2016 җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары Фәрит Мусин җитәкчелегендә устав капиталында дәүләт өлеше булган Дәүләт унитар оешмаларның һәм акционерлык җәмгыятьләрнең финанс-хуҗалык эшчәнлеген анализлау буенча эш группасының чираттагы утырышы узды. Утырышта 9 оешма: “ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Республика мәгълүмати-исәпләү үзәге” ДУП, “Татарстан фәнни-техник мәгълүмат үзәге” ДУП, Геоүзәк ДУП, “Идел углеводород чималы фәнни-тикшеренү институты” АҖ, “Татарстан Республикасының экспорт корпорациясе” АҖ, “Цифровой технологияләре үзәге” АҖ, “Химик технологияләр өлкәсендә региональ инжиниринг үзәге” АҖ, «КАИ-Лазер» сәнәгать лазер технологияләре төбәк инжиниринг үзәге» АҖ финанс-хуҗалык эшчәнлекләре анализланды.
Эшмәкәрлек үсеше өлкәсендә дәүләт политикасын нәтиҗәле тормышка ашыру һәм ТР дәүләт хакимияте органнары һәм эшмәкәрлек эшчәнлеге субъектларының үзара хезмәттәшлеген көчәйтү максатыннан ТР Президенты Указы белән ТР Президенты каршында Эшмәкәрлек буенча совет булдырылды. Бәяләүчеләрнең Советка юнәлтелгән дәүләт һәм муниципаль милекне бәяләү сыйфатына кагылышлы мөрәҗәгатьләре кысаларында киңәшмә үткәрелде. Киңәшмәдә ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының бәяләү бүлеге хезмәткәрләре, ТР Президенты каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкиле, бәяләүчеләр һәм ТР Бәяләүчеләр союзы җитәкчеләре катнаштылар.
ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы шартлы гадәттән тыш хәлләр булган очракта хезмәткәрләрне һәм министрлыкка килгән гражданнарны эвакуацияләү буенча өйрәнүләр уздырылды. Өйрәнүләр вакытында бинаның 6 катындагы фойеда шартлы шартлаткычка охшаган предмет салынган пакет табылды һәм бинадан кешеләрне чыгару чаралары күрелде.
Куркынычлык турында хәбәр бирүче сиренадан соң ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы хезмәткәрләре тиз генә бинадан имин урынга чыктылар.
2016 елның 27 сентябре көнне ТР җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында ТР Финанслар министрлыгы, Республика клиник онкология диспансеры һәм ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы вәкилләре катнашында Татарстан Республикасы халкына томотерапия хезмәте күрсәтү максатыннан концессия килешмәсе төзү соравы буенча киңәшмә үтте.
ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматлары буенча хезмәт Республика клиник онкология диспансеры кабинетларында күрсәтеләчәк. Киңәшмәдә концессиягә тапшырылырга тиешле кабинетларны тәртипкә китерү сораулары каралды.
Татарстан Республикасы җитәкчеләренең Татарстан Республикасы бюджеты каршында оешмаларның бурычларын азайту турындагы йөкләмәсе буенча бүген ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында баланс комиссиясе утырышы булды. Салым хезмәте мәгълүматлары буенча 01.09.2016 көненә ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы эшчәнлегенә кагылышлы 109 оешманың бурычы бар. Гомуми сумма 100 млн. См тәшкил итә. Комиссия утырышында гомуми суммасы 13 млн. Сум булган 7 оешма каралды.
Оешмалар белән эш нәтиҗәләре буенча август-сентябрь айларында Татарстан Республикасы бюджетына 7 млн. сум күләмендә бурыч түләнелде.
“Республика мөлкәт казнасы” ДБУ тарафыннан ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы карамагындагы дәүләт учреждениеләренә оператив идарә хокукында тапшырылган дәүләт милкеннән нәтиҗәле файдалану һәм дәүләт милкенең сакланышы тикшерелде.
ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы боерыгы нигезендә дәүләт милкеннән нәтиҗәле файдалану сыйфатын арттыру максатыннан “Матди тәэмин итү” ДБУ 19 транспорт чарасы тапшырылды. Транспорт чаралары исәбендә безнең ил һәм чит ил автомобильләре, квадроцикллар, снегоход, гидроцикллар да бар.
Бүгенге көндә “Матди тәэмин итү” ДБУ финанс-икътисад бүлеге тарафыннан оператив идарә хокукы исәбенә кую өчен һәм алда ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгына хнзмәт күрсәтү өчен эксплуаттацияләүгә документлар әзерләнә.
Узган якшәмбе көнне Казан шәһәренең Үзәк стадионы янында Бөтенроссия йөгереш көне “Милләтләр кроссы – 2016” узды. Спорт чарасында барысы 20 меңнән артык шәһәрле – спортсменнар, мәктәп укучылары, студентлар, оешма, ведомство һәм министрлык хезмәткәрләре катнашты.
ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы ТР Хөкүмәте тапшырган эш нигезендә җирле үзидарә органнары тарафыннан газ ягулыгы бирү инфраструктуралары объектларын урнаштыру өчен җир кишәрлекләре бирүне яраклаштыра.
Җирле үзидарә органнары һәм “Газпром газ-мотор ягулыгы” ҖЧҖ бердәм эш нәтиҗәсендә 2016 елның июне ахырында Түбән Кама, Яшел Үзән, Бөгелмә шәһәрләрендә автомат газ бүлү станцияләре эксплуатацияләүгә тапшырылды. Шулай ук 2016 ел ахырына Алабуга, Азнакай, Алексеевск, Лениногорск, Казан шәһәрләрендә шундый станцияләр ачу планлаштырыла. Хәзерге вакытта Әлмәт, Нурлат шәһәрләрендә газ-мотор ягулыгы сату станцияләре астындагы җир кишәрлекләрен кадастр исәбенә кую эшләре төгәлләнде.