ЯҢАЛЫКЛАР


7
октябрь, 2016 ел
җомга

6 һәм 7 октябрь көннәрне ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгына Башкортстан Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы белгечләре килде.

       ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы муниципаль  берәмлекләр белән төзелгән килешмәләр нигезендә муниципаль милек һәм җир кишәрлекләре белән идарә итүдә сату-алу эшләре буенча мониторинг үткәрү эшен дәвам итә.

       2016 елның гыйнвар-октябрь айларында министрлык тарафыннан ТР муниципаль  берәмлекләреннән килгән 3157 сату-алу эше буенча 1859 мөрәҗәгать каралды, шуларның 1245 сату-алу эше башкару килешенде. 1912 се буенча документлар кимчелекләрне төзәтү өчен кире кайтарылды


6
октябрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Билгеле булганча, Татарстан 2016 елда күчемсез милек объектларына салымны кадастр бәясеннән чыгып исәпләү буенча 28 пилот регионнар рәтенә керде. Кадастр бәясен ТР буенча Росреестр идарәсендә белергә мөмкин. Моның берничә юлы бар.

Әгәр сезгә юридик яктан мөһим булган документ кирәк икән, сез Кадастр палатасына яки күп функцияле үзәкләргә белешмә алу өчен мөрәҗәгать итә аласыз. Мондый белешмә бушлай бирелә. Ләкин белешмәне rosreestr.ru сайты аша алу иң җайлы ысуллардан санала. Кадастр бәясе турындагы мәгълүматлар 5 көн дәвамында бирелә. Азсызыклап үтәбез, ТР буенча Росреестр идарәсе кадастр бәясен үзе билгеләми, ләкин аның бәясенә төзәтмәләр кертергә ярдәм итә ала. Аның өчен ТР буенча Росреестр идарәсенә кадастр бәясен яңадан карау турында гариза язарга кирәк.


5
октябрь, 2016 ел
чәршәмбе

2016 елның 4 июленнән Россия Федерациясенең Җир Кодексына һәм аерым законнарына кергән үзгәрешләр гамәлгә керде. Федераль закон тарафыннан радиоак4тив һәм химик матдәләр белән пычрануга дучар була торган җирләрнең сакланышын һәм файлалануны тәэмин итүне регламентлаштыручы үзгәрешләр кертелде. 


4
октябрь, 2016 ел
сишәмбе

Узган шимбәдә, 2016 елның 1 октябре көнне,  Татарстан Республикасының дәүләт хезмәткәрләре Спартакиадасы кысаларында “ОЛИМПИЕЦ” спорт комплексында футбол буенча ярыш үткәрелде. ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы командасы ярышта актив катнашты.

“Республика мөлкәт казнасы” ДБУ тарафыннан ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы карамагындагы дәүләт учреждениеләренә оператив идарә хокукында тапшырылган дәүләт милкеннән нәтиҗәле файдалану һәм дәүләт милкенең сакланышы буенча 3 тикшерү, һәм тагын бер Чүпрәле муниципаль районы Башкарма комитетына гражданлык торышы актларын теркәү вәкаләтләрен башкару өчен бирелгән дәүләт милке  тикшерелде.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча түбәндәге кагыйдә бозулар ачыкланды:

I. ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы ризалыгыннан башка һәм килешмә төзелмичә 518,7 кв.м  бина, 2000 кв.м җир кишәрлеге юридик шәхесләргә файдаланышка бирелгән.

II. гомуми мәйданы 664,7 кв.м 5 күчемсез милек объекты, Лада-Калина автомобиле  файдаланылмый .

III. Самосыров бистәсендәге 1 күчемсез милек объектына оператив идарә хокукы теркәлмәгән

Тикшерү нәтиҗәләре буенча тикшерү актлары төзелде. Учреждениеләр актта күрсәтелгән кимчелекләрне бетерү турында ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгына 1 ай вакыт дәверендә хәбәр итәргә тиеш.

  Министр һәм барлык коллектив исеменнән хезмәт ветераннарын министр урынбасары Фәрит Мусин котлады. Ул аларның республика икътисады реформалашуы, идарә итүнең яңа алымнары һәм формаларына күчү чоры вакытында министрлык каршына куелган бурычларны уңышлы башкаруларын һәм бүгенге көндә дә яшь кадрларны үстерүдә күрсәткән зур хезмәтләрен азсызыклап үтте. Ветераннарның барысына да озын һәм бәхетле мул тормыш, сәламәтлек күңел күтәренкелеге теләде, олы рәхмәтен белдерде.

  


3
октябрь, 2016 ел
дүшәмбе

       ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры вазифаларын башкаручы Сергей Демидов каршында үткән чираттагы оператив киңәшмәдә  2016 елның үткән 9 аенда республика бюджетына кергән салым булмаган табыш буенча нәтиҗә күрсәткечләре бирелде.

       Министрлыкның  икътисад бүлеге белгечләре хәбәр итүенчә, гыйнвар-сентябрь айларында республика бюджетына дәүләт мөлкәте һәм җир кишәрлекләреннән файдаланудан 656 миллион сум акча керде. Шулай итеп, бюджет йөкләмәсе 95,3 % ка үтәлде.

       Узган шимбә, 1 нче октябрь көнне, ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы хезмәткәрләре  “Урман утырту көне”дип  игълан ителгән традицион табигатьне саклау акциясе кысаларында үткәрелгән чарада катнашты. Алар Биектау участогы урманчылыгында ылыслы агачлар утыртуда активлык күрсәттеләр.

       ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы мәгълүматлары буенча акция эле 31 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Бу вакыт дәвамында Татарстанда барлыгы 350 га мәйдан җиргә чыршы, нарат, карагай, каен һәм башка агачлар утыртылачак.

ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы карамагындагы «Матди тәэмин итү» ДБУ җылыту сезонына әзерлек эшләре алып барыла. Космонавтлар урамы, 59 адресы буенча уршанкан административ бинада ел саен җылының иртә бирелүе яхшы әзерлекне раслый. Константиновка бистәсенең Корыч-агач урамындагы 60 йорт адресы буенча урнашкан административ бинада җылыткыч системалар тикшерү үтте, тикшерү режимында тикшереп каралды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International