2015 елның 3 июнендә Федерация советында “Россия Федерациясендә бәяләү эшчәнлеге турындагы” Федераль законга үзгәрешләр кертү турында закон проекты расланды.
2015 елның 23 маенда коммерцияле булмаган социаль юнәлешле оешмаларга республика милкеннән бушка файдалану (Казан шәһәре, 8 март ур., 18 йорт бинасында җиһазланган эш урыны) мөмкинлеге бирү буенча мөлкәт белән ярдәм итү республика конкурсына гаризалар кабул итү төгәлләнде.
02.06.2015 Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсендә кадастр инженерларына закон буенча куелган таләпләргә туры килүгә имтихан үткәрелде. Кадастр инженеры булырга леәк белдергән 18 кешенең имтихан бирүгә 16сы гына килде.
Бүген, 2015 елның 3 июне көнне, Икътисад, хокук һәм идарә институтында министрның беренче урынбасары Сергей Демидов һәм ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының хокукый тәүмин итү бүлеге җитәкчесе Евгения Воронина Кырым Республикасы гражданнары өчен мәгариф программаларын тормышка ашыру кысаларында “Татарстан Республикасында җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре өлкәсендә бердәм дәүләт политикасының төп юнәлешләре” темасы бунча чыгыш ясадылар. Чыгышларда таатарстан Республикасындагы дәүләт һәм муниципаль милек белән идарә итүнең төп сораулары яктыртылды, җир-мөлкәт өлкәсендәге федераль законнар үсешенә тулы характеристика бирелде.
ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан 2015 елның май аенда ТР Министрлар Кабинеты кабул иткән карарлар нигезендә авыл хуҗалыгы җирләрен сәнәгать җирләре категорияләренә күчерү турында XML форматындагы 46 документ әзерләнде.
“Республика мөлкәт казнасы” ДБУ 29.05.2015 5 трнспорт чарасы сату буенча ачык аукцион үткәрде.
Аукционда 1 автомобиль 44 000 сумга сатылды.
Җир кишәрлекләре бәясен күтәрү юлы белән сату буенча үткәреләчәк аукционга гаризалар кабул ителә.
Аукцион 2015 елның “03” июле көнне Казан шәһәре, Вишневский ур., 26 адресы буенча үткәрелә.
Законга кертелгән үзгәрешләр нигезендә 2015 елда күчемсез милеккә дәүләт теркәве үткәрү һәм кадастр исәбенә кую 10 эш көненә кадәр кыскартылды. Моннан тыш, 2018 елга дәүләт теркәве үткәрү– 7 көнгә кадәр, кадастр исәбенә кую срогы – 5 көнгә кадәр кыскарту карала.
Гражданнарга бушлай юридик ярдәм күрсәтү турындагы Татарстан Республикасы Законы кысаларында 2015 елның 1 июне көнне сәгать 10.00 нан алып 14.00 кадәр ТР Юстиция министрлыгы тарафыннан Казан шәһәренең Халыклар дуслыгы йортында Балаларны яклау көненә багышлап гражданнарга юридик ярдәм күрсәтү буенча чара үткәрү оештырылды. Хокукый ярдәм инвалид балалар, әти-әни ярдәменнән мәхрүм калган ятим балалар, аларның вәкилләре, гаиләгә асрамага, уллык яки кызлыкка бала алырга теләүчеләргә күрсәтелде.
Бүген, 2015 елның 1 июнендә министрлыкның структур подразделениеләре җитәкчеләре катнашында Министр Азат Хамаев каршында үткән киңәшмәдә “Татарстан Республикасында җирле үзидарә һәм дәүләт хакимияте органнарында идарә итү системасының нәтиҗәлелеген арттыру” проекты турында проектлар җитәкчесе GMC Consulting Илья Шубников чыгыш ясады.