ЯҢАЛЫКЛАР


1
июнь, 2015 ел
дүшәмбе

       “Республика мөлкәт казнасы” ДБУ 26.05.2015 26 трнспорт чарасы сату буенча ачык аукцион үткәрде.

       Аукционда 25 автомобиль 382 330 сумга сатылды.

       Татарстан Республикасы шәһәрләре һәм районнары территорияләрен санитар чистарту максатыннан ТР Министрлар Кабинеты тарафыннан 1 апрельдән 31 майга кадәр санитар-эколгик икеайлык игълан ителгән иде.

      


29
май, 2015 ел
җомга

       Гражданнарга бушлай юридик ярдәм күрсәтү турындагы Татарстан Республикасы Законы кысаларында 2015 елның 1 июне көнне сәгать 10.00 нан алып 14.00 кадәр ТР Юстиция министрлыгы тарафыннан Казан шәһәренең Халыклар дуслыгы йортында Балаларны яклау көненә багышлап гражданнарга юридик ярдәм күрсәтү буенча чара үткәрү оештырылачак. Хокукый ярдәм инвалид балалар, әти-әни ярдәменнән мәхрүм калган ятим балалар, аларның вәкилләре, гаиләгә асрамага, уллык яки кызлыкка бала алырга теләүчеләргә күрсәтеләчәк.

   

       Гамәлдәге закон буенча хәзерге вакытта Татарстан Республикасы катнашкан өлеше булган һәм аларга карата махсус хокук (“Алтын акция”) файдаланылган акционерлык  җәмгыятьләрендә акционерларның еллык гомум җыелышлары үтә. Акционерларның еллык гомум җыелышлары “Робот техникалары үзәге” АҖ, ПАО «Нижнекамскнефтехим», “Яңа Гасыр” ТРК” ААҖ, “Зәй ХПП” ААҖ, “Казан оргсинтез” ААҖ, “Корткачык” ХПП, “Әлмәт су каналы” ААҖ, “КОМЗ” ААҖ, “ТР җир мөнәсәбәтләре үсеше үзәге” ААҖ, “Татфлот” ААҖ, “АИКБ”Тафондбанк” ААҖ, “Интехбанк” АҖ, “Медицина фәннәре үзәге” ААҖ, “АКБ” АК БАРС БАНК” ААҖ, “Кият МПП ТКХ”ААҖ, “Горький ис. Яшел Үзән заводы” ААҖ үтте. Көн тәртибендә җәмгыятьләрнең еллык исәп-хисапларын раслау, 20414 ел эшчәнлекләре буенча бухгалтерлык исәп-хисапларын раслау, дивидентлар түләү, 2015-2016 елга җәмгыятьләрне контрольдә тоту һәм идарә итү органнарын формалаштыру сораулары каралды.


      “Ведомости” газетасы язмасы нигезендә, РФ Президенты Владимир Путин боерыгы буенча РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан Дәүләт һәм муниципаль җирләрне сәнәгать комплексына инвестицияләүче гражданнар һәм юридик затларга биш елга бушлай бирү турындагы тәкъдим эшләнелде. Бу тәкъдим Россия Федерациясе Хөкүмәтенә җибәрелде.

.

       ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы муниципаль  берәмлекләр белән төзелгән килешмәләр нигезендә муниципаль милек һәм җир кишәрлекләре белән идарә итүдә сату-алу эшләре буенча мониторинг үткәрү эшен дәвам итә.


       29.05.2015 ТР һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында ведионконференция режимында күчемсез милекне муниципаль милектән республика милкенә кабул итү, яки республика милкеннән муниципаль милеккә тапшыру сораулары буенча комиссия утырышы булды.

       Утырышта комиссия әгъзалары белән берлектә онлайн режимда республика муниципаль районнарының мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре Палаталары вәкилләре күчемсез милекне республика милкеннән муниципаль милеккә тапшыру турындагы 8 тәкъдиме каралды.


       Татарстан Республикасының Арбитраж судында Питрәч районының Пановка авылы җирлегендәге “ Питрәч – Алтын Башак”  оешма милкендәге 300 га мәйданлы авыл хуҗалыгы җирләрен максатчан файдаланмау сәбәпле тартып алу һәм аларны аукционда сату турында дәгъва карала.

       

       ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре тарафыннан муниципаль милеккә 2014-2015 елларда “Юл картасы” программасы буенча 78 яңа төзелгән мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре тапшырылды.

       2013-2015 елларда 292 универсал спорт мәйданы тапшырылды. Учреждениеләрнең барысы да “Татарстан Республикасының баш инвестицион-төзелеш идарәсе” төзеде.


28
май, 2015 ел
пәнҗешәмбе

       2015 елның 27 маенда видеоконференция режимында республиканың барлык муниципаль районнары белән муниципаль берәмлекләре Советы президиумы киңәшмәсе үтте. Аның эшендә ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары – ТР Президенты территорияләре белән эш буенча идарә җитәкчесе Илнур Гарипов, җирле узидарә һәм дәүләт төзелеше буенча ТР Дәүләт Советы комитеты рәисе Алҗберт Хәбибуллин, ТР министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, республиканың муниципаль берәмлекләре башлыклары урынбасарлары катнаштылар.

       Көн тәртибенең иң төп соравы булып җир кишәрлекләрен теркәү максатыннан хуҗалык китабыннын өземтә бирү вакытында хокук бозуларны профилактикалау турында булды.



ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International