Кырым Республикасына методик ярдәм күрсәтү кысаларында министр урынбасары Фәрит Мусин рәислегендә видеоконференция режимында Кырым Республикасының Бахчасарай муниципаль районы хакимияте белгечләре һәм җитәкчеләре белән киңәшмә үтте.
ДБУ “Республика мөлкәт казнасы” тарафыннан ТР Азнакай районындагы дәүләт милкен тикшерү үткәрелде.
ТР дәүләт унитар предприятиеләренең хуҗалык кулланылышында булган дәүләт милкеннән файдалану нәтиҗәсен күтәрү, шулай ук устав капиталында 50% артык дәүләт өлеше булган акционерлык җәмгыятьләре эшчәнлегенең үтә күренмәлекләрен арттыру максатыннан ТР Министрлар Кабинетының карары нигезендә Татарстан Республикасының 100 % өлеше булган ачык акционерлык җәмгыятьләре, дәүләт унитар предприятиеләре җитәкчеләренең һәм ачык акционерлык җәмгыятьләренең дәүләт идарә органнары һәм контроле вәкилләренең исәп-хисап бирү тәртибенә үзгәрешләр кертелде.
27.05.2015 ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министрның беренче урынбасары Сергей Демидов җитәкчелегендә ТР Президентының вакытлыча вазифалар башкаручы Рөстәм Миннеханов биргән йөкләмә буенча АЭЗ “Иннополис ” социаль инфраструктурасы һәм транспорт объектлары өчен җир кишәрлеге теркәү сораулары каралды.
Министрлыкның Җир ресурслары идарәсе белгечләре хәбәр итүенчә, Татарстан Республикасында барлыгы, Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләрен исәпкә алып, 23 352 җир кишәрлеге бирелгән.
ТР буенча Росреестр идарәсе сайтында (http://rosreestr.tatarstan.ru) ТР буенча Росреестр идарәсенең территориаль бүлекләре тарафыннан июнь аенда үткәрелә торган “кайнар телефон линияләре” графигы урнаштырылган. Июнь аенда 45 “кайнар телефон линияләре” үткәрү планлаштырылган. Бу телефоннарга шалтыратып, күчемсез милекне дәүләт теркәве уздыру, Дәүләт җир күзәтчелеге сораулары буенча җаваплар ала алачакчыз.
ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары Фәрит Мусин Кремль ур, 35 адресы буенча 12-21 май көннәрендә КФУ бинасында узган дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләре өчен “Дәүләт һәм муниципаль мөлкәт белән нәтиҗәле идарә итү” квалификация күтәрү программасы эшендә катнашты.
Программа буенча дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләре мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре өлкәсендә РФ һәм ТР законнары буенча, дәүләт һәм муниципаль мөлкәтнең идарә объектлары буларак үзенчәлекләрен, аларның структураларын, идарә алымнарын, һәм милек белән нәтиҗәле идарә итү буенча белемнәр үзләштерделәр.
ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан ТР, Чистай районы, Болдыр авылы җирлегендә урнашкан “Зәңгәр ялкын” газ җибәрү станциясе һәм газүткәргече – дәүләт милке белән ышанычлы идарә килешмәсе төзү хокукына ачык аукцион игълан ителде.
Килешмә 5 елга төзелә. Тапшыру максаты - кулланучыларга магистраль газ җибәрү станциясеннән туктаусыз газ бирүне тәэмин итү.
ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан 2015 елның 3 июленә Казан шәһәрендә урнашкан күчемсез милек объектларын сату буенча аукцион игълан ителде.
ТР Министрлар Кабинетының “Татарстан Республикасы дәүләт милке Реестры турындагы нигезләмәсен раслау турында” карары нигезендә Татарстан Республикасы дәүләт милке Реестрының еллык яңартуы ахырга якынлашты.