ЯҢАЛЫКЛАР


22
май, 2015 ел
җомга

       2015 елның 22 маенда ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министрның беренче урынбасары Сергей Демидов җитәкчелегендә бәясен игълан итмичә генә, ябык формада тәкъдимнәр кертү буенча дәүләт милке сатылды.

       Начар хәлдә булган һәм инде берничә тапкыр сатуга куелып та сатылмаган дәүләт милке бәясе игълан ителмичә генә сатуга куела.

       «Әлмәт су каналы» ААҖ 20.05.2015 еллык акционерлар җыелышы узды. Җыелышта Татарстан Республикасы исеменән ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы, ТР Әлмәт муниципаль районы җир һәм мөлкәт  мөнәсәбәтләре палатасы, ТР Президенты каршындагы дәүләт торак фонды акционерлары вәкилләре катнаштылар.

      “Бәяләүчеләрнең Россия җәмгыяте” россиякүләм иҗтимагый оешмасы Севастополҗ шәһәрендә 2015 елның 14 маеннан 15 маена кадәр Бәяләүчеләрнең XXIII Халыкара конференциясен үткәрде. Конференция барышында россия белгечләре һәм башка илләрдән килгән кунаклар мөһим сораулар буенча сөйләштеләр. Иң төп сорауларның берсе – бәяләү эшчәнлегендәге законнарга кергән үзгәрешләр турында булды.

       Пленар утырышта иң беренчеләрдән булып ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары Фәрит Мусин чыгышы тыңланылды. Аның Министрлыкның регион бәяләүчеләре белән хезмәттәшлек итүе турындагы тәҗрибә турындагы чыгышы күпләрдә кызыксыну уятты.


       2015 елның 21 маенда гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтү буенча мәгълумати-консультация группасы Арча муниципаль районына барды.

      

       “Матди тәэмин итү” дәүләт бюджет учреждениесендә сатуга 27 автотранспорт чарасы куелган дәүләт милкен сату буенча аукцион үткәрелде.

Сатуга куелган LADA 21074, ВАЗ 21154, ГАЗ-3102 маркалы автотранспорт чаралары барысы 2 015 200 сумга сатылды.

   


20
май, 2015 ел
чәршәмбе

       ТР буенча Росреестр идарәсе Кадастр палатасы һәм БТИ белән берлектә “Күчемсез милек белдермәсе” ңурналының бу елны беренче басмасын чыгардылар. Номерда гражданнарны кызыксындырган күчемсез милекне теркәү, сату-алу эшләре, дәүләт кадастры исәбе турында файдалы һәм кызыклы материаллар бастырылган.

       


19
май, 2015 ел
сишәмбе

       2015 елның 19 маенда ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында һөнәри хезмәт эшчәнлеге дәрәҗәсен бәяләү нигезендә 15 дәүләт гражданлык хезмәткәрләрен аттестацияләү буенча комиссия утырышы булды. Моннан тыш тагын 2 дәүләт хезмәткәре үз вазифаларына тәңгәл булган класслы чиннар алу максатыннан квалификацион имтихан тапшырды.

       Аттестация әгъзаларының гомуми фикере буенча, барлык хезмәткәрләр дә норматив документларны, вазифа регламентларын яхшы беләләр һәм барлык сорауларга да төгәл, ышандырырлык җаваплар бирделәр.


       ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан 2015 елның 3 июленә Казан шәһәрендә урнашкан күчемсез милек объектларын сату буенча аукцион игълан ителде.



18
май, 2015 ел
дүшәмбе

       ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы боерыгы буенча “Республика мөлкәт казнасы” ДБУ хезмәткәре н ТР буенча Росреестр идарәсенең Яшел Үзән бүлегенә Казан Епархиясе дини оешмасы вәкиле белән барып Яшел Үзән районының Осиново бистәсендәге җир кишәрлеген дини оешмага шәхси милеккә тапшыру буенча документлар тапшырдылар.


15
май, 2015 ел
җомга

       2015 елның 15 маена кадәр ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан әзерләнгән  авыл хуҗалыгы җирләрен нефть чыгару объектлары урнаштыру өчен яраклы категориягә күчерү өчен гомуми мәйданы 375 га булган 225 җир кишәрлеген күчерү турындагы  проектлары буенча ТР Министрлар Кабинеты тарафыннан 37 карар кабул ителде.



ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International