ТР Министрлар Кабинеты боерыгы белән К.К. Сөнгатуллин милкендәге 4,3 га җир кишәрлеген сатып алу өчен акча бирелде. Җир кишәрлеге “Саескан тавы-Шәле” автомобиль юлы төзелеше өчен кирәк.
01.05.2015 көнгә Татарстан Республикасы муниципаль районнарының җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре палаталары мәгълүматлары буенча гомуми мәйданы 398,6 мең.га булган 73 894 кирәк булмаган җир өлешләре исәпләнә. Суд карарлары белән 39 муниципаль районда гомуми мәйданы 209,6 мең га җир муниципаль милек хокукын алды.
2015 елның 14 маенда гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтү буенча мәгълумати-консультация группасы Арча муниципаль районына барды.
2015 елның 15 маенда “Матди тәэмин итү идарәсе” ДБУ сакланышында булган автотранспорт чараларын сату буенча аукционда катнашу өчен гаризалар кабул итү төгәлләнә.
2014 елны ТР буенча Росреестр идарәсе тарафыннан файдаланылмаган 65 мең гектар авыл хуҗалыгы җирләре барлыгы ачыкланган. Судга кадәр хәлне көйләү нәтиҗәсендә ул 33 мең га кадәр кимеде.
ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев каршында үткән чираттагы оператив киңәшмәдә 2015 елның 4 аенда республика бюджетына кергән салым булмаган табыш буенча нәтиҗә күрсәткечләре бирелде.
Министрлыкның икътисад бүлеге белгечләре хәбәр итүенчә, 2015 елның 4 аенда республика бюджетына дәүләт мөлкәте һәм җир кишәрлекләреннән файдаланудан 370 миллион 140 мең сум акча керде. Шулай итеп, 4 айда бюджет йөкләмәсе 165,48 % ка үтәлде.
Федераль закон билгеләгән таләпләр нигезендә авыл хуҗалы җирләреннән тиешле срокта кулланылмау сәбәпле ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан “Тартып алынган җир кишәрлекләрен сату буенча аукцион үткәрү турында” боерык чыгарылды.
Бу боерык нигезендә ТР Тәтеш муниципаль районында урнашкан 30,1 га мәйданлы, шулай ук Питрәч районы территориясендәге 25 га мәйданлы авыл хуҗалыгы катерогияле җир кишәрлекләрен сату буенча аукцион үткәреләчәк.
ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы муниципаль берәмлекләр белән төзелгән килешмәләр нигезендә муниципаль милек һәм җир кишәрлекләре белән идарә итүдә сату-алу эшләре буенча мониторинг үткәрү эшен дәвам итә.
Бөек бәйрәм алдыннан ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы фойесында Бөек Җиңүгә багышланган “Алар Ватан өчен сугыштылар” исемле тематик стенд эшләнелде. Моннан тыш, “Тынычлык балалар күзлегеннән” дип аталган балалар рәсемнәре күргәзмәсе эленде. Аерым стендта Бөек Ватан сугышы ветераннары турында материаллар – министрлык хезмәткәрләренең туганнары, якыннары турында истәлекләре.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миннеханов һәм ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы йөкләмәсе нигезендә “Республика мөлкәт казнасы” ДБУ хезмәткәре тарафыннан ТР буенча картография, кадастр һәм дәүләт теркәве Федераль хезмәтенә 18 сәламәтлек саклау объектын Татарстан Республикасы милкенә теркәү өчен документлар тапшырылды. Киләчәктә бу объектлар Россия Федерациясе милкенә тапшырылачак.