ЯҢАЛЫКЛАР


8
май, 2015 ел
җомга

       “Дәүләт мике турындагы” боерык нигезендә ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре тарафыннан ДБУ “Матди тәэмин итү идарәсенә” 9 автостранспорт чарасы җаваплы сакланышка тапшыру турында карар кабул ителде. Бу дәүләт милкеннән нәтиҗәле файдалануны күтәрү максатыннан башкарыла.


7
май, 2015 ел
пәнҗешәмбе

       Бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы һәм башка кызыксынучан органнар вәкилләре катнашында киңәшмә үтте.

       Киңәшмәдә Татарстан Республикасының аерым муниципаль районнарында коммуналь хезмәтләр өчен торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендәге түләүләрне вакытында башкару сораулары каралды.


       2015 елның 6 маенда “Гранд Отель Казан” конференц-залында “2015 елда җир-мөлкәт мөнәсәбәтләре: җир хокукының яңа таләпләре” темасы буенча Татарстан Республикасының муниципаль берәмлекләренең җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре палаталары җитәкчеләре һәм белгечләре өчен семинар үткәрелде. Семинарны Мәскәү шәһәреннән килгән “Муниципаль берәмлекләр инновацияләре үзәге” директоры Е.А. Кодина алып барды.

     


6
май, 2015 ел
чәршәмбе

       ДБУ “Республика мөлкәт казнасы” тарафыннан ТР Әлки районындагы дәүләт милкен тикшерү үткәрелде.



5
май, 2015 ел
сишәмбе

       “Матди тәэмин итү идарәсе” ДБУ тарафыннан бәйрәм көннәрдә планнан тыш автомобиль белән чыгу мөһим булу сәбәпле законсыз чүп ташлау урыннарын ачыклау максатыннан оештырылган чаралар өчен ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгына кизү торучы автотранспорт бирелде. Региональ дәүләт экологик күзәтчелеге чаралары Казан шәһәре һәм республика районнары территорияләрен законсыз чүп ташлау урыннарын булдырмау максатыннан үткәрелә.

   ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан республикадагы газ бирү челтәрләре иминлеген тәэмин итү  максатыннан 2015 елның апрель аенда  газбүлгеч челтәр саклык зоналары чикләрен (газүткәргечләр) раслау һәм алар кергән җир кишәрлекләренә чикләүләр кую буенча эшне дәвам итә.


30
апрель, 2015 ел
пәнҗешәмбе

       ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының боерыгы нигезендә Кама Тамагы Мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасының эшчәнлеге нәтиҗәлелеген анализлау һәм мониторинглау максатыннан министрлык хезмәткәрләре тарафыннан 25-29 апрель көннәрне Кама Тамагы районына барып тикшерү үткәрелде.

       16 – 29.04.2015 көннәрне  республиканың муниципаль берәмлекләре җитәкчеләре белән зоналар буенча семинар-киңәшмәләр үтте. Бу киңәшмәләрдә ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасарлары докладлар белән чыгышлар ясадылар.


29
апрель, 2015 ел
чәршәмбе

       Бүген министр урынбасары Рөстәм Шәмеев җитәкчелегендә Түбән Кама муниципаль районының мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре идарәсе эшчәнлегендә коррупциягә каршы көрәш сораулары буенча Республика эксперт группасы тарафыннан ачыкланган сораулар буенча Түбән Кама муниципаль районының мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре идарәсе белән видеоконференция режимында киңәшмә үтте.


       27 апрель көнне Буа муниципаль районында район башлыклары өчен зоналар буенча укыту семинарлары үтте. Семинарда ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары Рөстәм Шәмеев муниципаль берәмлекләрдәге җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре сораулары буенча чыгыш яасады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International