ТР Бәяләүчеләр союзының чираттагы утырышы Партнерлыкның иҗтимагый инициативаларын федераль дәрәҗәдә позицияләү, тарифлар политикасына кагылышлы сорауларга багышланды.
Идарәчелек боерыгы нигезендә тарифлар политикасы буенча Комитет тарафыннан республикадагы бәяләү практикасына таянып бәяләү эшләрен башкаруга минималь бәяләр тәкъдим ителгән иде.
Гражданнарга бушлай юридик ярдәм күрсәтү турындагы Татарстан Республикасы Законы кысаларында һәм Татарстан Республикасы территориясендә 1941-1945 еллар Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 70 еллыкны билгеләп үтү уңаеннан Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм аларның гаилә әгъзаләренә бушлай хокукый ярдәм күрсәтү көне үткәрелде.
Казан шәһәрендә бу чара Халыклар дуслыгы йортында 2015 елның 28 апреле көнне үткәрелде.
2015 елның 23 апрелендә гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтү буенча мәгълумати-консультация группасы Тәтеш муниципаль районының авылларында консультация бирелде.
ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы хезмәткәрләре коррупциягә каршы көрәш буенча Республика эксперт составында Питрәч муниципаль районына бардылар.
Узган шимбә, 25 нче апрель көнне, ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы хезмәткәрләре “Урман утырту көне”дип игълан ителгән традицион табигатьне саклау акциясе кысаларында үткәрелгән чарада катнашты. Алар Кадышево бистәсендәге Биектау участогы урманчылыгында ылыслы агачлар утыртуда активлык күрсәттеләр. Бу елны агач утырту Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 70 ел тулуга багышланды.
ТР Министрлар Кабинетының “Татарстан Республикасының шәһәр һәм муниципаль район территорияләрен чистарту санитар-экологик икеайлыгы турындагы” боерыгы кысаларында “Матди тәэмин итү идарәсе” Дәүләт бюджет учреждениесе тарафыннан ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы өчен Казан шәһәре территориясендә законсыз рәвештә урнаштырылган чүп урыннарын чистарту һәм рәткә китерү буенча өмә үткәрү максатыннан өстәмә трагнспорт чарасы бирелде.
Бүген ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының барлык подразделениеләре хезмәткәрләре дә министрлык яны территориясен чистарту буенча шимбә өмәсенә чыктылар. Алар министрлыкның бинасы тирәсен тәртипкә керттеләр, тәрәзәләр юдылар, эш урыннарын җыештырдылар.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миннеханов ярдәме белән дәүләт милке базасында Казан шәһәренең 8 Март урамы, 18 йорт адресы буенча Татарстан Республикасының Иҗтимагый палатасы тарафыннан Республиканың социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмалар үзәге ачылды.
Кичә, 23 апрель көнне, ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында Татарстан Республикасы хөкүмәте контролендә булган сорауларның берсе - газүткәгечләрнең иминлеген тәэмин итү буенча киңәшмә үтте.
Киңәшмәдә гражданнар тормышы иминлеген тәэмин итү өчен күчемсез милек дәүләт кадастрына тиешле мәгълүматларны кертү максатыннан Татарстан Республикасындагы газүткәргечләр күчәреннән алып иминлекне тәэмин итә торган тиешле минималь ара зонасы чикләре турында карар кабул итү буенча сорау каралды.
Муниципаль берәмлекләр «Электр челтәрләре» ТР ДУП һәм ААҖ “Челтәр компания”се белән берлектә Татарстан Республикасы дәүләт милке Реестрында исәпкә алынмаган электр челтәре хуҗалыгы объектларны ачыклау буенча эш дәвам итә.